Всемирный конгресс татар



страница7/13
Дата27.10.2016
Размер2.74 Mb.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   13
Якупов Фәрит Рәхимҗан улына Татарстан Президенты указы нигезендә Татарстан Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде. Татар милли мәдәниятен саклаудагы һәм үстерүдәге хезмәтләре өчен Чиләбе шәһәрендәге “Туган як моңнары” ансамбле җитәкчесе һәм җырчысы – Шәрәфетдинов Мәхмүт Әбдрахман улына Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә ТРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Татар халык тарихын, мәдәни һәм рухи традицияләрен пропагандалаудагы хезмәтләре һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытудагы тырышлыклары өчен Чиләбе шәһәрендәге “Дуслык” мәгълүмәт үзәге директоры Закирьянова Луиза Роберт кызына ТР Президенты указы нигезендә Тататстанның атказан мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исеме бирелде. Татар халык мәдәниятен һәм әдәбиятын пропагандалаудагы уңышлары өчен Еманжелинск шәһәрендә яшәп, иҗат итүче шагыйрь, муниципль район башлыгы урынбасары – Сабиров Ирек Нәгыйм улына Татарстанның атказан мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исеме бирелде. Татартстан белән Россия регионнары арасындагы мәдәни хезмәттәшлеккә керткән уңышлары өчен түбәндәге милләтәшләребез РФ Президенты указы нигезендә “Казанның мең еллыгы” медале белән бүләкләнделәр: Красноярск өлкәсе, Яңарыш татар автономиясе рәисе – Фәйзуллин Вәгыйз Исмәгыйл улы, Башкортостан республикасы актив җәмәгать эшлеклесе Әлфир Зиннәтулла улы Сакаев, “Батырша” музее директоры Рәфис Мулладар улы Шәйхадаров, Рафаэль Саетмагафур улы Хаҗипов.

З.Вәлиева

– Тагын бер кат барыгызны да яңа еллар белән котлап, сәламәтлек, уңышлар телим. Үзегезне саклагыз.



Р.Закиров

- Безнең тагын бер мәсьәлә каралмыйча калган. Россия күләмендә татарның үсешенә караган бер генә программабыз юк икәнне барыбыз да беләбез. Мәскәү өчен мондый программа кирәкми, ләкин без өметебезне өзмибез, якын арада шундый программаны инициатива тәртибендә булдырып, Мәскәүгә федераль органнарга җиткерергә кирәк дигән фикергә килдек. Шушы программа турында сөйләр өчен сүзне тарих фәннәре докторы, конгрессның бюро әгъзасы Дамир Мәүләвиевич Исхаковка бирәм. Рәхим итегез.



Д.Исхаков

  • Мөхтәрәм җәмәгать! Бик арыган булсак та, игътибарны мин ясаган чыгышка юнәлтергә кирәк, чөнки бу - безнең комиссиянең уртак фикере. Барыгызда күреп торасыз: вазгыять бик катлаулы һәм йомшарырга уйламый. Мин сезгә ике генә мисал китерәм: менә монда милли мәктәпләрне юкка чыгару турында әйттеләр, хәзер милли мәктәп төшенчәсе урынына яңа төшенчә кертергә уйлылар. Русские школы с неродным языком преподавания дигән. Икенче мәсьәлә - 2010нчы елда үтәсе халыкны исәпкә алу. Инде аның переписной листы килде. Родной язык дигән графасы – родной язык, җәя эчендә (язык детства) дип язылган. Мондый җөмләләрдә дөрес аңламаган кешеләр өчен зур тозак ята. Шуңа күрә җан исәбен алу чорына хәтле үк безгә халык белән бик зур эш алып барырга кирәк. Программа турында. БТКның 3нче корылтаенда без бу уңайдан карар кабул иткән идек. Аның нигезендә кайбер эшләр эшләнде һәм без 2006нчы елда “Татарская нация в 21 веке, проблемы развития” дигән китап бастырып чыгардык. Ул безнең эшчәнлекнең төп фикерләрен туплаган китапларның берсе. Ләкин шул ук 2006нчы елны без 4нче корылтайга әзерләнгәндә комиссиябез җыелып, эшләгән эшләрне тикшереп, карар кабул итте. Ләкин кайбер өлкәләрдә җитешсезлекләр дә бар иде: мәсәлән, фәнни яктан эшләнгән этноэкономика юк, демографик прогнозлар эшләнмәгән, ватандашлар белән элемтәләр мәсьәләләре начар өйрәнелгән иде. Шушы эшләрне без 2007нче елга планлаштырып өч җыентык чыгардык :

1) “Татары к 2025 г. Демографический прогноз»

2) «Татары в Татарстане в 20-21вв. Этностатистика»



3) «Современная татарская нация. Концептуальные исследования».

Соңгы китап бер никадәр дәрәҗәдә безнең хәлгә багышланган аналитик обзор булып тора. Билгеле, бу эшләрне алга таба көчәйтергә кирәк, ләкин эшләү технологиясе дигән әйбер бар. Шуны исәпкә алып, мин 2007нче елда булган 4нче корылтайда, үзебезнең фәнни-мәгарифкә багышланган секциядә, программа төзүне һәм тормышка ашыруны механизм буларак тәкъдим иттем. Россиядә практика инде кулланылган, федераль максатчан программа төзергә була (фед.цел.программа). Бу очракта мин үземнең тәкъдимдә 2007нче елның 27нче июлендә федераль законга әйләнгән РФ һәм ТРның вәкаләтләрен бүлешү турындагы килешүенә нигезләнеп эшләргә кирәк дигән фикерне әйттем. Мин, ТРның дәүләт милли сәясәте концепцияләрен эшләүчеләр башында тору сәбәпле, концепциягә татар халкының мәдәниятен, социаль-экономик үсешен күз алдында тоткан федераль үзмаксатчан программалар төзү турында пункт керттем. Концепция Татарстан Президенты указы белән 2008нче елның 3нче июлендә расланды. Безнең хәзер Татарстан тарафыннан мондый инициатива белән чыгарга мөмкинлегебез, юридик хокукыбыз бар. Ләкин бу эшнең катлаулы ягы да юк түгел. Әлеге эшне башкарганда безгә федераль органнар һәм төбәктәге идарә органнары белән эшләмичә булмый. Һәм барлык эшләр дә РФ һәм Татарстан дәүләт органнарының бергә кабул иткән карарлары нигезендә генә башкарыла ала. Ләкин андый карар булмаганлыктан, 2006нчы елда без концептуаль мәсьәләләр тирәсендә күбрәк эшләргә тиешбез дигән карар кабул иттек. Һәм шул нигездә Тарих институтының дирекциясе һәм Татарстан фәннәр академиясенең президиумы белән килешеп, этнологик-мониторинг үзәкнең планына татар милләтенең үсеш концепциясе һәм программасы 2006-2010нчы елларга хисапланган дигән план керттек. Шулай итеп, бер төркем галимнәр план нигезендә шушы документның гомуми моментларын эшләү белән шөгыльләнәләр. Шушы карардан чыгып, 2008нче елны без “Особенности современной межнациональной этнокультурной ситуации в Республике Татарстан» дигән җыентык хәзерләдек һәм бастырдык. Бу җыентыкка татарларның хәзерге үсеше буенча, шул исәптән этноэкономика, ватандашлар белән бәйләнешләренә караган материаллар тупланды. Соңгы вакытта без “Национальная история татар. Теоретико-методологическое введение” дигән тагын бер җыентык хәзерләү өстендә эшлибез. Бу китапта тарих фәне һәм милли аң арасында катлаулы бәйләнеш һәм аларның милли үзаң формалаштырудагы роле тикшерелә. Соңгы вакытта ул эш белән мин үзем шөгыльләндем. ТРда профессиональ белем бирүнең үсеше турында дәүләт программасы төзелде, ул 2009-2013нче елларга хисаплаган. Шушы рамкаларда мин югары уку йортларында милли-мәдәни компонент мәсьәләсе буенча эш алып бардым. Нәтиҗәдә зур гына аналитик материаллар хәзерләнеп, дәүләт органнарына тапшырылды һәм алга таба да яңа механизмнар барлыкка килер һәм алар, шулай ук, безнең программага керер дип уйлым. Киләсе елга «Профессиональный фактор в развитии татар» дигән фәнни хезмәт хәзерләячәкбез һәм анда татар җәмгыятендә ислам һәм башка диннәрнең роле мәсьәләсе тикшереләчәк. Ә хәзерге вакытта безнең якындагы иң төп бурычыбыз – регионнар буенча аналитиканы барлыкка китерү һәм конкрет программа булдыру. Еш кына Татарстан хөкүмәтенә төрле претензияләр белдерәләр, әмма беркемнең дә чит якларга ничә укытучы, күпме китап кирәклеген санаганы юк. конкрет программага шул хакта материаллар керергә тиеш, алардан башка гомуми федераль программа төзеп булмый. Икенче яктан, бу документның структурасы һәм төп юнәлеше буенча аермалар килеп чыкмасын өчен, комиссия сезгә методик күрсәтмәләр җибәрәчәк, алар нигезендә сез безгә программа төзеп бирергә тиеш буласыз. Әйтелгән региональ программалар 2009нчы елның ахырына төзелеп безгә җибәрелергә тиеш. Программалар үзләре 2010-2020нче елларны үз эченә алырга тиеш. Соңгы тәкъдим мондый: әгәр дә без шундый программа өстендә эшлибез дигән карар кабул итсәк, аны резолюциягә кертергә кирәк. Рәхмәт.

Р.Закиров

- Кем дә кем әле генә әйтелгән программаны эшләүдә катнашырга тели, кул күтәрүләрен сорыйм. Каршы килүчеләр һәм битарафлар юк. Димәк, 1нче майга кемнән план килми, шуларга җавап тотырга туры киләчәк. Утырыш аззакка таба бара. “Тарих рухы һәм каләм” дигән журналистлар арасындагы конкурсның нәтиҗәләрен игълан итү өчен сүзне Гөлназ Шәйхигә бирәм.



Г.Шәйхи

- Ел дәвамында БТК Башкарма комитеты һәм “Идел-пресс” акционерлар җәмгыяте “Татар рухы һәм каләм” дигән журналистлар арасында бәйге игълан итеп, бүген инде аның нәтиҗәләре белән танышырбыз. Бүләкләрне һәм мактау кәгазьләрен тапшыру өчен мин бирегә БТК Башкарма комитеты рәисе Р.Закиров һәм жюри рәисе И.Әхмәтҗановны чакырам. 35 эш кабул иттек, барысына да урын җиткереп булмый. Җиңүчеләр булып түбәндәге массакүләм мәгълүмат чаралары һәм аерым журналистлар билгеләнде:

- “Милли тормышны киң яктырткан массакүләм мәгълүмат чарасы” “Шәһри Казан” газетасы – 3 урын;


  • “Татар халкының тормышын һәм яшәешен яктыртучы” “Әзербәйҗан хәбәрләре” газетасы күзәтүчесе Галия Алиева – 3 урын ;

  • “Татар халкының танылган шәхесләрен иң күп танучы” Раушания Алтай-Төркия һәм Гөлсинә Ниязова, Төмән – 2 урын;

  • “Меценат татар эшкуарларының яшәешен киң яктыртучы” Фирүзә Әбсәләмова – Оренбург – 3 урын;

  • “БТК Башкарма комитетының эшчәнлеген киң яктыртучы “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениясенең “Хәбәрләр” тапшыруы- 2 урын;

  • “Татар халыкының тормышын һәм яшәешен иң киң яктыртучы” журналист Асия Юнысова – 2урын;

  • “Татар халыкының танылган шәхесләрен иң күп яктыртучы” Чаллыдан “Йолдызлар бакышы” тапшыруы редакторы Әхмәтова Римма – 2 урын;

  • “Меценат татар эшкуарларының яшәешен киң яктыртучы” ”Хәерле кич” тапшыруы – Удмуртия – Хәмидә Гайфуллина – 2 урын;

Шул ук номинациядә “Чишмә” тапшыруы - Рәмилә Сафина – Ульян - 2 урын;

  • “Татар яшьләренең хәрәкәтен иң киң яктыртучы” “Ирек майданы” журналисты Рима Бикмухаметова, Казан – 2 урын;

  • “Милли-мәгариф проблемаларын киң яктыртучы” Ульян шәһәренең “Өмет газетасы” – 2 урын;

  • “Милли тормышны иң күп яктыртучы мәгълүмат чарасы” – “Татарстан яшьләре”-2 урын;

2 урынга – DVD плеер.

  • “Милли тормышны иң күп яктыртучы мәгълүмат чарасы” - Сөембикә” журналы, Казан -1 урын;

  • “БТК Башкарма комитетының эшчәнлеген киң яктыртучы” - “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ , Казан -1 урын;

  • “Татар халкының тормышын һәм яшәешен иң киң яктыртучы” – “Дуслык” журналы журналисты Кутлай Амина, Украина- 1 урын;

  • “Татар халыкының танылган шәхесләрен иң күп яктыртучы” – “Атна” газетасыннан Идрисов Рәүф, Башкортостан - 1 урын;

  • “Меценат татар эшкуарларының яшәешен киң яктыртучы”- “Халкым минем” тапшыруы, Ләйсәнә Садретдинова - 1 урын;

  • “Татар яшьләренең хәрәкәтен иң киң яктыртучы” – “Саф чишмә” газетасы, Фәүрия Сафиуллина - 1 урын;

  • “Милли-мәгариф проблемаларын һәм педагогик остазларның эшчәнлеген иң киң яктыртучы”- “Яңарыш” газетасы, Төмән - 1 урын;

Бүләк алучыларны котлап кул чабып алыйк әле. Журналистлар өчен тагын бер мәгълүмат: киләсе елга да бу конкурс дәвам итәчәк. Уңышлар сезгә!

Р.Закиров

- Мин, конгресс исеменнән, Ислам Әхмәтҗановка шушы конкурсны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен рзхмәтемне җиткерәм. Мин конгрессның тагын бер иң олы бүләге – медален күп еллык хезмәте өчен Роберт Миңнуллинга тапшырырга телим. Киләчәктә дә аңа халкыбызга хезмәт итүдә уңышлар телик, армый-талмый, кайда булса да, халкыбыз белән аралашып, күңел җылысын җиткереп яшәргә язсын.

Шулай ук БТК Башкарма комитеты бюросы карары нигезендә, Актаныш районыннан Кадрия Идрисова милләтебез алдында олы хезмәтләре, татар халкыбызның телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклауда башкарган эшләре өчен БТК Башкарма комитетының ихтирам бүләге белән бүләкләнә.

БТК Башкарма комитеты бюросы карары нигезендә, милләтебез алдында олы хезмәтләрен искә алып, татар халкыбызның телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклауда башкарган эшләре өчен рәхмәт хаты белән Саба районыннан Тәлгать Самат улы Нәҗмиев бүләкләнә.

Шундый ук рәхмәт хаты Түбән Новгород өлкәсеннән мөхтәрәм Марат Кәбир улы Юрисовка, Яшел Үзән районының журналист һәм язучысы Латыйф Гатин га тапшырыла.

Безнең көн тәртибе шуның белән тәмам. Түземлегегез өчен зур рәхмәт. Утырышыбызны татарның гимны “Туган тел”не җырлау белән бетерер өчен бирегә Фердинанд Фәтхине чакырам. Рәхим итегез.



ТАТАР МӘГАРИФЕ ҺӘМ ФӘН КОМИССИЯСЕ
Азат Зыятдинов (комиссия рәисе урынбасары): Исәнмесез, хөрмәтле комиссия әгъзалары! Сезнең игътибарга “Татар мәгарифе һәм фән” комиссиясенең 2008нче ел өчен хисабын тәкъдим итәм.

Узган елның 12-16нчы декабрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының 4нче съезды булып узды һәм анда Татар мәгарифе һәм фән комиссиясенең җитәкчесе итеп Татарстан Фәннәр академиясенең президенты Әхмәт Мәзһәр улы Мәзһәров сайланды.

Дөрес, Татарстан Фәннәр академиясе, аның президенты җитәкчелегендә, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты белән бергәләп һәрвакыт бу юнәлештә эшләп килде. Шушы хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе буларак, 2007нче елның 20-21нче сентябрендә Казанда I Бөтендөнья татар галимнәре форумы уздырылды. Форумга 15 илдән, шул исәптән Япония, Америка, Австралия, Алмания, Казахстан, Литва, Украина, Әзербәйҗан, Үзбәкстаннан, Россиянең күп регионнарыннан, Татарстаннан барлыгы 350дән артык кеше җыелды. Форумның узуы Казанга фикердәшләр, Татарстандагы фәнни проблемаларны тирәннән аңлап, милли мәдәният үсеше хакында чын күңелдән борчылып яшәүчеләр җыелганлыкны тагын бер кат ассызыклады. Эш нәтиҗәләре буенча, татар галимнәренең Координация советы, Татарстанны һәм татар халкын үстерү; Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстандагы хакимият органнары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү учреждениеләре, инновацион структуралар һәм татар галимнәре арасында хезмәттәшлек урнаштыру; яңа технологияләр эшләү һәм гамәлгә куюга, милли мәдәниятне саклау һәм үстерүгә хезмәт итәрлек бердәм фәнни-тикшеренү пространствосы булдыру өчен бөтен дөньяга чәчелгән татар галимнәрен берләштерүне максат итеп куйган оешма -Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең, Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетының киңәшче оешмасы төзелде. Шулай ук форумның резолюциясе һәм ТФА каршында эшләячәк Координация Советының положениесе кабул ителде. Болар алга таба бу юнәлештә башкарылачак эшләрне билгеләргә ярдәм итте.

2007нче елны узган 4нче съезд программасы чикләрендә, 14нче декабрь көнне Татарстан Фәннәр академиясендә "Татар халкының рухи байлыгын һәм үзенчәлеген саклауда фәннең, мәгарифнең, мәдәниятнең роле" дигән түгәрәк өстәл утырышы узды, анда гуманитар фәннәр үсешенең перспективаларын билгеләү; читтә яшәүче милләттәш галимнәребезне берләштерү, республикада милли белем бирү системасын камилләштерү кебек мәсьәләләр күтәрелде, бик төгәл бурычлар билгеләнде. 2008нче ел дәвамында Татар мәгарифе һәм фән комиссиясе шушы бурычларны тормышка ашыру белән шөгыльләнде. Шуларның кайберләренә тукталып китәргә рөхсәт итегез.

Безнең өчен иң әһәмиятлесе, берничә бурычны үз эченә алган юнәлеш - татарларны өйрәнү (татароведение) фәнен үстерү, бу эшчәнлеккә читтә яшәүче татар галимнәрен дә тарту икәнлеге бәхәссез. Татарстан Фәннәр академиясендә бу эш, нигездә, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында һәм Татар энциклопедиясе институтында алып барыла. Тарих институты шушы ел дәвамында 27 төбәкара, бөтенроссия, халыкара конференцияләр үткәрде, 39 фәнни хезмәт, монография, җыентыклар чыгарды. Алар арасында татар тарихын өйрәнүче читтәге галимнәр катнашында уздырылган "Болгар шәһәрчеген археологик өйрәнә башлауга 70 ел тулу уңаеннан", "Татар ханлыкларын өйрәнү мәсьәләләре", "Шиһабетдин Мәрҗани: мирасы һәм хәзерге заман" дигән зур конференцияләр бар.

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 8 фәнни конференция үткәрелде. 2008нче ел дәвамында бу мәсьәләдә күп кенә кыйммәтле хезмәтләр басылып чыкты. Әйтик, "Тартарика. Этнография" мәгълүматый-энциклопедик басмасы, "Татар халык сөйләшләре", Р.Ягафаровның "Татарский детский фольклор", И.Бәшированың "XIX гасыр ахыры - XX йөз башы татар әдәби теле: Жанр-стильләре, аерым грамматик категорияләрдә норма һәм вариантлылык", Е.П. Казаковның «Волжские болгары, угры и финны в 1Х-Х1Ү вв.: проблемы взаимодействия» монографиясе, Н.Г. Нәбиуллинның "Джукетау - булгаро-татарский город» монографиясе, Ф.Ш. Хуҗинның "Волжская Булгария в домонгольское время (X -XIII вв.)" дигән студентлар өчен уку-укыту ярдәмлеге, З.Г. Гарипованың "Татары за пределами Татарстана" хезмәте шундыйлардан.

Уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсе булып 6 томлык татар энциклопедиясенең 3 томы, татарча беренче томның дөнья күрүе республикабыз тарихын фәнни төшенүдә мөһим этап булып тора. Бик әһәмиятле мәгълүматлар җыелмасын тәшкил иткән бу энциклопедия республикабызның күпкырлы рухи һәм матди тормышын чагылдыра, татарча басма исә татар телендә терминология булдыру, татар теленең дәүләт теле буларак ролен югары күтәрү ягыннан әһәмияткә ия.

Соңгы елларда Фәннәр академиясендә мәктәпләр һәм вузлар өчен дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары эшләүгә, мәгариф мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә аеруча Тарих институты актив эшли. Әйтик, 2008нче елны гына да Ф.Ш. Хуҗин, И.А. Гыйләҗевлар төзегән "История Татарстана и татарского народа с древнейших времен до конца XIX века" дигән 10нчы сыйныф өчен уку-укыту әсбабы, Ф.Ш. Хуҗинның 3нче курс студентлары-тарихчылар өчен археология буенча, 1нче курс студентлары өчен "Татарстан тарихы" буенча укыту-методик комплексы, Р.М. Мөхәммәтшинның "Исламоведение" дигән укыту әсбабы, А.Г. Хәйретдиновның "История арабского языка. Начальный курс (с углубленным изучением истории и культуры ислама)" дәреслеге басылып чыкты, 5-6 һәм 7-8нче сыйныфлар өчен татар халкы һәм Татарстан тарихыннан электрон дәреслекләр төзелде.

Фәннәр академиясе Татар дәүләр гуманитар-педагогика университетының стратегиясен эшләүдә, тикшерүдә актив катнашты, ТФА президенты бу документны тикшерү-экспертиза комиссиясен җитәкләде. Шулай ук комиссиянең җитәкчесе, аерым бер әгъзалары Казанда федераль университет оештыру мәсьәләсе белән дә бик актив шөгыльләнәләр.

Соңгы вакытта татар телен укыту, татар мәктәпләрен, татар классларын саклап калу проблемасы кискенләште. Бу мәсьәләләргә багышлап Казанда Татарстан Дәүләт Советы, Россия Дәүләт Думасы, Россия Фән һәм мәгариф министры Фурсенко, Татарстан Президенты М.Ш. Шәймиев, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясенең мәгарифне үстерү институты, Россиянең 21 төбәгеннән фән һәм мәгариф буенча комитет рәисләре һ.б. дәүләт органнары вәкилләре катнашында фәнни-гамәли конференция уздырылды. Ана телен укытуны, милли-мәдәни компонентны юкка чыгаруга каршы чыгышларда федераль үзәкнең бу юнәлештәге карары кискен тәнкыйтьләнде.

Бу елның 17нче декабрендә Фәннәр академиясендә әлеге мөһим мәсьәләгә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк. Ул "Татар теле һәм әдәбияты Россия Федерациясе киңлекләрендә" дип исемләнгән. Бу конференциядә Россия Федерациясе һәм Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы, Мәгарифне үстерү федераль институты, Татарстан Фәннәр академиясе, Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты катнашачак. Алга таба да Татарстан галимнәре, Фәннәр академиясе, гуманитар институтлар бу мәсьәләләрне тикшерүдән, хәл итүдән читтә калмаслар дип уйлыйм.

Өченче бурыч итеп татар галимнәренең ТФА каршындагы Координация советы эшен җанландыру, Россия Фәннәр академиясенең Казан бүлекчәсе, чит илләрдәге академияләр белән хезмәттәшлекне үстерү күрсәтелде. Бу эш узып баручы елның августында Казанда узган Ислам дөньясы Фәннәр академиясенең XVI фәнни конференциясе кысаларында җанландырылды. "Ислам дөньясының тотрыклы үсешендә фән, технология, инновацияләрнең роле (сәясәтчеләр һәм галимнәрнең якынаюы)" дип аталган бу конференция Татарстан Президенты М.Ш. Шәймиев чакыруы буенча оештырылды. Ислам дөньясы Фәннәр академиясе 1986нчы елда төзелгән, аның эшчәнлеге 57 ил - "Ислам конференциясе оешмасы" әгъзаларын колачлый һәм ул, ИКОда фәнни-техник мәсьәләләр буенча консультатив орган буларак, ел саен халыкара конференцияләрен оештырып, бөтендөнья җәмәгатьчелеге һәм сәясәтчеләре алдында мөһим фәнни проблемалар кую белән шөгыльләнә. Бу конференциягә чит илләрдән һәм Россия Федерациясе составындагы республикалардан академияләрнең җитәкчеләре, вәкилләре чакырылган иде. Аерым алганда, Бангладеш Фәннәр академиясенең президенты проф. М.Шамшер Али, Пакыстан Фәннәр академиясенең президенты проф. Ишфак Әхмәт, Үсеп килүче илләр Фәннәр академиясенең президенты проф. Мөхәммәт Хәсән (Италия), Румыния Фәннәр академиясенең президенты проф. Леонель Хайдук, Америка Милли Фәннәр академиясенең секретаре Майкл Клег, Франция Фәннәр академиясенең вәкиле Ивес Куэрэ, Чечен республикасы, Якутия (Саха), Башкортостан, Дагыстан, Төрекмәнстан һ.б. академияләр вәкилләре, дөньякүләм билгеле университетларның ректорлары катнашында хезмәттәшлекне үстерү хакында фикер алышулар, рәсми очрашулар булды, күп кенә килешүләргә кул куелды. Бу килешүләр нигезендә конкрет эшләр, уртак проектлар башкарылыр дип уйлыйбыз.

Дүртенче юнәлеш - читтә яшәүче татар диаспорасы белән бәйләнешне ныгыту. Татарстан Фәннәр академиясендә дөньяга сибелеп яшәүче галимнәребездән анкеталар җыелды һәм татар галимнәренең тормышын, эшчәнлеген чагылдырган белешмә-банкның нигезе булдырылды. Билгеле булганча, Россия төбәкләрендә 800-дән артык фән докторы - милләттәш коллегаларыбыз яши, ә чит илләрдә татар галимнәренең саны 200-ләп. Аларны Татарстанның икътисади алгарышына хезмәткә чакыру, татар галимнәренең инновацион идеяләр банкын булдыру максатыннан чыгып, Фәннәр академиясе һәм Инвестиция-венчур фонды белән берлектә "Татарстан Республикасына - 50 инновацион идея" дигән республика конкурсы кысаларында чит ил галимнәре өчен махсус номинация һәм 10 премия булдырылды. Бу хакта академия 40-лап яшь галимгә хәбәр итте. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты да барлык төбәкләргә тулы мәгълүмат җибәрде. Бу конкурс чит илдә яшәүче галимнәрнең Татарстан Фәннәр академиясе, югары уку йортлары һәм инновация оешмалары белән якынаюына бер этәргеч булыр дип ышанабыз.

Хәзер без "Чит илләрдә яшәүче ватандашларга ярдәм итү (2009-2011нче еллар)" программасына катнашыр өчен әзерлек эше алып барабыз. Анда диаспора белән бәйләнешләрне ныгытуга юнәлтелгән бик күп чаралар оештыру, уздыру күздә тотыла.

Гомумән, Татарстан Фәннәр академиясе Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты белән тыгыз элемтәдә, кулга-кул тотынып татар халкының этник бердәмлеген, милли үзенчәлекләрен, рухи һәм мәдәни мирасын саклау юнәлешендә актив эш алып бара. Безнең үзара хезмәттәшлек татар диаспорасының бердәм мәдәни-мәгълүматый дөньясын булдыру, мәдәни, интеллектуаль, эшмәкәрлек багланышларны киңәйтү, милләттәшләребезнең тарихи ватаны белән бәйләнешен ныгыту юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


Ђлфия Мирхђйдђрова (БТК Башкарма комитеты Яшел Үзән бүлекчәсенең җитәкчесе): Төбәк компоненты яңа законда юк, шушы хәлне булдырмас өчен берәр нәрсә эшләдегезме?
Азат Зыятдинов: Бу мәсьәләгә ике яктан килер идем мин. Фәннәр Академиясе әлеге проблеманы күтәреп килде, кинәт кенә килеп чыккан мәсәлә түгел бу, чөнки шушы милли компонентны бетерү безгә тел бетерү белән бер дәрәҗәдә яный. Шуңа күрә телнең нәрсә икәнен аңлаган бөтен галимнәргә тыңгылык бирми, әгәр дә аның теле булмаса, халык юк. Бу хатка Министрлар Советында да, Дәүләт Советында да сүз барды, Президентка да күп тапкыр әйтелде һәм Президентыбызның, безнең фикерләргә таянып, шушылай катгый итеп чыгыш ясавы юктан гына түгел. Монысы бер. Һәм инде конгресс эшен дә әйтеп узар идем, чөнки мин - Түбән Камада конгресс рәисе. Без күп тапкыр бу мәсьәләләрне күтәрдек, төбәкләргә хәбәр салдык. Түбән Кама – милли университет кирәк дип 11 мең ярым имза җыеп җибәргән бердәнбер шәһәр. Ул имзалар хәзер Дәүләт Советында саклана. Милли университет нинди булырга тиеш – бу мәсьәлә һаман да тикшерелә, өйрәнелә һәм, иншаллаһ, үзенең милли юнәлешен дә табар дип ышанып калабыз. Ә инде төбәкләр белән элемтәгә килгәндә, без барыбыз да милли рухыбызны күтәреп, бердәм булып чыксак кына, Россия күләмендә бу юнәлештә уңышка ирешәчәкбез, юк икән – безгә эшләү бик авыр була. Иҗтимагый үзәкнең 90нчы еллар башында алып барган милли сәясәте татар мәктәпләре, балалар бакчалары ачуны таләп итүдән гыйбарәт иде. Ләкин ул иҗтимагый үзәккә генә кирәк булып чыкты. Без башка яктан килергә булдык: сораулар төзедек, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә анкетирование үткәрдек һәм без 67% татарларга милли балалар бакчалары һәм милли мәктәпләр дә кирәк икәнен раслый алдык. Шуннан соң гына бераз тынычландылар. Без Түбән Камада ике гимназия (Бакый Урманчы һәм Муса Җәлил исемендәге), татар мәктәбе һәм бик күп балалар бакчалары ачтык. Эшләсәң эш бара, эшләмисең икән – юк. Шундый яңа матур шәһәр, ә анда бер татар урамы да юк иде, анда өч йортлык Тукай тыкырыгы бар иде. Хәзер инде Тукай, Бакый Урманчы, Сөөмбикә, Чулман, Чишмәле, Вәгыйзов урамнары бар. Шәһәрнең нәкъ уртасында безнең мәчетебез тора, ул да бит безнең ниндидер үз дөньябыз. Менә шулай бердәм булып кына эшләп була һәм, иң мөһиме, администрация белән килешеп эшләргә кирәк. Бу мәсәләләрне төрле төбәкләрдә хакимиятләр белән берлектә хәл итәргә кирәк. Моның өчен төбәкләрдә, урыннарда шушындый ук активлык белән эшләргә тиешләр. Ә инде Фәннәр академиясе дә, безнең конгресс җитәкчелеге дә, әлбәттә, бу мәсьәләнең башында торырга тиеш.
Фирая Шәйхиева (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе җитәкчесе): Башка сораулар юкмы? Сораулар булыр, сөйләшү әле башланып кына китте.
Азат Зыятдинов: Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Фирая Шәйхиева: Сүзне мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафинга бирәбез.
Данил Мостафин (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары): Хәерле кич, конгресс әгъзалары, кадерле коллегалар! Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф системасындагы максатларны, бурычларны хәл иткәндә милли сәясәт концепциясенә һәм мәгарифнең дәүләт доктринасына, Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасының башка телләре турындагы Татарстан Республикасы законына һәм программасына нигезләнеп эш итә. Бу чыгыш бәлки озынрак та булып китәр, ләкин мин төп проблемаларны чагылдырырга тырышырмын, чөнки киң күләмдә Республика турында да әйтмичә, һәм, гомумән, регионнар белән бәйле булган мәсьәләләрне, тәкъдимнәрне дә тикшермичә булмый. Белем бирү системасына килгәндә, Татарстан Республикасы, башка 21 милли регион белән чагыштырганда, үзенең хәйран зур күләмле милли мәктәпләр системасы булуы белән аерылып тора. Әгәр дә без бүген 119 вак филиал белән бергә 2313 мәктәп бар дип әйтәбез икән, аның 1138е бүгенге көндә татар телендә беле бирә. Әйтеп китәргә кирәк, татар телендә белем бирүгә генә игътибар ителми, чуаш, мари, мордва, удмурт телләре дә укытылып килә. Мәсәлән, бүгенге көндә чуаш мәктәпләре - 114, удмурт мәктәпләре - 41, мари мәктәпләре - 20, ә мордва телендә белем бирүче мәктәпләрнең саны - 5. Нинди ихтыяҗ бар - без аны кәнәгатьләндерергә тырышабыз. Республикада бигрәк тә татар телендә белем бирүгә балаларның күпме җәлеп ителүе проблемасына игътибар бирелә һәм без аны һәрвакыт күзәтеп торабыз. Мәктәпләр системасының структурасын үзгәртүдә программаларның да йогынтысы бардыр, чөнки, узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткечнең кимүе дә билгеләнде. Ләкин районнар буенча бу ситуация төрлечә. Мәсәлән, Баулы, Мөслим, Кама Тамагы, Питрәч һәм Саба муниципаль районнарын алабыз икән, бу күрсәткеч үсештә. Үзгәрешсез районнар да бар: Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә, Чүпрәле, Зәй, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Яр Чаллы, Тукай, Тәтеш, Чиремшән. Нигезсез карарлар кабул ителә, ләкин бүгенге көндә муниципаль дәрәҗәдә аның мисаллары бик күп түгел. Шулай да август яки сентябрь башына хас булган мисаллар күбрәк, аларны чишү мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, Арча районы Шепрә, Чүриле авылларында балалар рус телендә белем бирүче мәктәпләргә йөриләр, Биектау муниципаль районының “Березка”, “Бөреле” мәктәпләрендә параллель булган сыйныфларны кушу очраклары булды, ләкин бернинди дә басым ясау яки аны таләп итү булмады. Моның сәбәбе шунда: карар Республика дәрәҗәсендә кабул ителде. Берничә районда күрсәткечләрнең кимүе дә бар, аларны әйтеп китә алам. Әгерҗе, Азнакай, Апас, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Норлат, Балык Бистәсе, Чистай, Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Киров, Яңа Савин, Идел буе районнарында бүгенге көндә күрсәткечләрнең ким булуы күзәтелә. Безнең 16 район үзәге бар, алар, гомумән, татар телендә белем бирүче учрежденияләре булмаган районнар. Бүген аларның саны 14кә калды. Күпчелегендә үзгәрешкә тенденция бар, һәрбер район буенча бүген хисап тору да кирәк түгел. Мәсьәлән, бигрәк тә проблемалы районнар исәбендә Югары Ослан, Болгар, Алексеевск, Лаеш, Буа, Балык Бистәсе, Питрәч, Аксубай, Биектау, Мамадыш, Яңа Чишмә, Әлки, Чүпрәле, Әгерҗе, Чирмешән. Уңай дип, әйтеп китәргә кирәк, 16 исәбеннән алдык инде без аны, Әлкидә төп мәктәп Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә әверелде 2006нчы елда, 146 укучы анда үз ана телендә белем ала, үзебез ягыннан поддержка - матди ярдәм күрсәтергә тырыштык, интерактив такта бирелде, мультимедиа проекторы, компьютер һәм мондый әйберләр кирәк тә һәм алар булырга тиеш тә1нче сентябрьдан алып. Балык Бистәсе һәм Мамадыш муниципаль район үзәкләрендә татар балалар бакчалары ачылды һәм Алексеевскта быелгы уку елында балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп ачылды, 1нче сентябрьдан алып аның беренче сыйныфында ун бала укый башлады. Дәүләт Советында булган карауда да без яңа елдан соң гомуми комиссия белән килештек, чөнки конгресс тарафыннан әгъзалар бирелде. Кем бу комиссиягә керергә мөмкин, шул исәптән, Дәүләт Советыннан да кешеләр билгеләнде, Министрлыктан да бу мәсьәләне без яңадан күтәрергә торабыз, чөнки отчетлар булды, хәзер беркем дә безнең бу күрсәткеч болай иде, үзгәрмәде дип тә әйтерлек булмый. Безнең ашка районнардан чакыртып эшләү формасы бар иде, хәзер без катлаулы районнарга чыгып та эшлибез, монда эш формаларын төрләштерегә кирәк дигән карар бар бүгенге көндә. Безнең бит мәгариф системасына, ишеткәнегез бардыр, Артеменко Ольга Ивановнаның чыгыш ясавы да янәсе татар телендә, алай дип әйтмәде инде, туган телдә диде, ул катлаулы яки кимчелекле уку йортлары кебек кабул ителергә мөмкин, аларда ниндидер тенденцияләр дә булырга мөмкин дип, күзаллап, фаразлап, ниндидер әйберләр әйтелде, ләкин аңа каршы шунысын әйтергә кирәк: беренчедән, янәсе аның үткәргән эзләнүләре, файдаланганының бүгенге көндә табигате билгесез, анысын да белеп торырга кирәк. Бүгенге көндә безнең татар телендә белем бирүче 98 гимназия, 15 лицей, 28 аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр бар, бу әлбәттә, 1138 генә түгел. Ә алар эчендә шундыйлары да бар: сыйфат ягыннан аеруча аерылып торучы, тирәнтен белем бирүче һәм безнең балалар укырга керә алмый дип әйтеп булмый, чөнки бу мәктәпләрдән чыгучы балаларның 90 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә югары яки урта махсус уку йортларына кереп барулары факт. Монда берничек тә инкарь итеп булмый, шуңа күрә милли белем бирү системасының актуальлеген әйтеп булмый, ул актуаль мәсьәлә һәм алга таба федератив дәүләт нигезендә яклау табарга тиешле факторларның, күрсәткечләрнең берсе һәм без шуңа басым ясыйбыз да бүгенге көндә. Әгәр дә инде туган телдә республикада белем бирү түгел, ә татар телен өйрәнү мәсьәләсен алабыз икән, бу күрсәткеч абсолютка иң якын дәрәҗәдә, 99,9% дияргә була. Бүгенге көндә 108 бала буенча мәсьәлә чишелеп бетмәде, бу Спас, Лениногорск, Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Кайбыч районнарында, бигрәк тә ерак урнашкан авылларда татар теле укытылмаган очраклар бар. Агымдагы уку елы башыда бу хәйран зур сан иде, бетеп килә инде хәзер, проблема кысылып килә. Безнең позиция нәрсәдә? Субвенция бирелә, дәүләт теле билгеләнегән, аның буенча бала ниндидер формада дәүләт аттестациясе дә үтәргә тиеш кирәкле сыйныфта. Шуңа күрә бу мәсьәлә, һичшиксез, чишеләчәк һәм без чишүнең бер юнәлеше итеп челтәрле формада эшләүче укытучыларны җәлеп итүнең системасын керттек инде, берничә ел бара, чит телләрне өйрәнү буенча шундый эш алып барыла: мәсәлән, башка мәктәпләрдән килеп, берничә мәктәпкә йөреп укытучы укытучылар бар безнең бүгенге көндә, шунсыз мәсьәләне чишеп булмаган очраклар бүгенге көндә, әлбәттә, проблема. Бу тел белән генә бәйле түгел, катлаулы булган очраклар да чишелә. Ә инде технологияләр мәсәләсенә килсәк, безнең әдәбият һәм тел укытучыларының составы бик югары дип әйтергә була. 4821 татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 85 проценты югары белемле белгечләр, калганнары урта махсус белемле, бу бер дә ким әйбер түгел, чөнки махсус стандартлар бар иде моңа кадәр һәм ул стандартлар буенча бу балалар педагогия училищеларында, колледҗларында белем алып чыккан белгечләр, боларның практик әзерлеге яхшы дәрәҗәдә, шуңа күрә монда әллә ни зур проблема юк, ә инде икенче яктан караганда безнең төп проблема булып яңа заманча технологияләр куллану тора. Ишеткәнегез бардыр, безгә дә күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә, бигрәк тә рус телле балаларның ата-аналары исеменнән һәрхәлдә: “Телне өйрәнәсе килми, нәрсәгә кирәк ул?”. Монда безнең аеруча игътибар итү кирәк булган проблемаларның берсе, чыннан да, эффектив технологияләр куллану проблемасы бар җирдә дә юк, бигрәк тә без коммуникатив технололгияләр бирелергә тиеш дип әйтәбез, бу чит телләргә кагыла һәм татар телен рус телле балалар укыган сыйныфларда. Бу үз-үзен аклыйдыр, басым ясап кертмәсәк, ситуация үзеннән үзе үзгәрә торган әйбер түгел. Бу юнәлештә безнең эксперименталь эшчәнлек алып барыла, махсус әзерләнгән дәреслек буенча 101 белем бирүче учреждение, 300дән артык бала укый, 119 укытучы катнаша, һичшиксез, бу технологиянең уңай күрсәткечләре бар, чөнки балаларның тел активлыгы дәрестә берничә мәртәбә артуын күрсәткән фактлар бар һәм алга таба да дәвам итәсе бар, чөнки ул 5нче, 6нчы, 7нче, 8нче сыйныфларда дәвам итә, аны эшләп бетерәсе генә калды. Башка авторлар белән тәкъдим ителә торган технологияләр бар, мәсьәлән, Хәйдәрова дәреслеге шулай ук коммуникатив технололгияләргә нигезләнгән, монда утыра безнең Фираз Фахразович, аның коллективы шушы юнәлештә эшли, бу юнәлештә эш алып барыла, хәзер инде безгә белгечләрне әзерләгәндә дә шушы технология белгече итеп, аеруча игътибар итеп һәм булган белгечләрне дә шушы технологияләргә җәлеп итү мәсәләсе актуаль булып тора. Методик үзәкләрнең дә сүлпәнлеге турында да билгеле, аны да әйтмичә булмый, аеруча мәгълүмәти-методик үзәкләрнең бу юнәлештә эшчәнлек җитмәве безне борчый торган әйбер, мин сезнең позиция белән риза, Яшел Үзән дә шушы исемлектә, Апас, Әтнә, Балык Бистәсе, Чирмешән, Тәтеш, Саба, Кайбыч, Кама Тамагы районнарында бу проблеманы без билгелибез һәм дәүләт субвенциясенә яшәп яткан үзәкләр тулысынча законда әйтелгән вәкәләтләргә туры килеп эшчәнлек итәргә тиеш. Әгәр дә инде ватандашлар белән эшчәнлек итү мәсәләсен алабыз икән, башта уңай якларны әйтеп китәргә кирәк. Инде ел саен олимпиадалар үткәрү системага салынды. Бу олимпиадаларга укучылар 18-20 регионнан ел саен килеп торалар, иң актив регионнардан аеруча әйтер идем. Мәсәлән, Чуаш республикасы, Киров е һәм Оренбур өлкәләре. Шушы өлкәләрдән килгән балалар аеруча югары белемнәр күрсәтәләр, соңгы вакытта Ульян өлкәсеннән килүчеләрнең дә күрсәткечләр яхшыра бара. Шушы төбәкләрнең министрлыкларыннан мәгариф яклау тапмаса бу мәсәлә шушылай чишелмәс иде. Җәйге ял вакытында республика бюджеты хисабына “Займище” татар лагере эшли. Әлбәттә, болар барсы да җитәрлек әйберләр дип әйтеп булмый. Безнең беренче чиратта шуңа игътибар итәсе килә: безнең һөнәри, милли кадрлар белән эшләү мәсьәләсе, башка еллардан аермалы буларак, алдагы елда безнең паритет нигезендә башка регионнарның укытучыларның да белемнәрен күтәрү мәсьәләсен чишү мөмкинлеге була, башка регнионнарда аларның татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен күтәрү мөмкинлеге юк һәм башка татарча укытылган фәннәр буенча да аларның мөмкинлеге юк. Менә шуны республикада регионнарга чыгып әлеге мәсьәләне чишү мәсәләсе хәзер инде уңайрак чишелергә тиеш. Монда тагын бер проблема бар, без аны Ульян өлкәсендә дә очраттык. Бу мәсәләнең асылы шунда: биредә беренче сыныфларда татар теле дәресләре каралмаган, “Әлифба” да юк, югыйсә безнең яктан, министрлык ел саен уку елы алдыннан һәрбер Россия Федерациясенең төбәк министрлыкларына хат җибәреп тора, анда кем хисабына, ничек итеп региональ компонент мәсәләләрен чишеп булу турында әйтелә. Ә монда әйтлә базис укыту планы берәү генә түгел, мәсәлән 2004нче елның базис укыту планы бар. Гомумән, федераль дәрәҗәдә төп укыту планы нигез итеп бирелгән, ләкин аның рус телендә белем бирмәгән мәктәпләр өчен, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда өчәр сәгать дәрес бирү мөмкинлеге бар. Бәлки без комиссия исеменнән нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, шул турында материал әзерләп бирербез, бу икеяклап эшчәнлек итү өчен кирәк, чөнки шушы төбәктә эшләгән укытучы сорап алалмый, бәлки кайбер очракта мәктәп директоры да сорап ала алмыйдыр, аны безнең регионнарда булган милли автономия әгъзәләре аяк терәп сорый торган мәсьәләләрнең берсе, аңлатмасын биреп була, анысы проблема түгел. Ульян өлкәсендә уңай чишелеш булса да, бу мәсьәлә кайсы бер районда чишелгән, кайсында чишелмәгән иде. Бүгенге көндә мәктәпләр ачылмау яки ябылу мәсьәләсе аеруча көчле, чөнки регионнар норматив финанслау дигән әйбергә таяналар, ләкин Конституция нигезендәге милли телдә укуга хокук дигән нәрсәне исәпкә алмыйлар, мәктәпләрне ябу, сыйныфларны киметү процессы да бар. Аның икенче ягы - ата-аналар белән эшләүне таләп итә торган ягы да бар, чөнки алар, әлбәттә, рус телендә укытуга тайпылалар, бигрәк тә югары сыйныфларда, ләкин башлангыч сыйныфта, мәсьәлән, бернинди дә проблема күренми, анда туган телне өйрәнгән бала телне онытмый, актив куллана, шуңа күрә мәктәпкәчә яшькә, бигрәк тә регионнарда, аеруча игътибар бирү кирәк. Әгәр дә инде саннар белән әйтсәк, мәсәлән, 2004нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр татар телендә белем бирүчы мәктәпләр челтәре кимеп бара, мәсьәлән, 717 мәктәп булган булса 2004нче елда, бүгенге көндә узган уку елы башына 490 мәктәп калган иде. Яңадан мониторинг үткәрелә, 14 төбәктән җавап килде, мәгълүмәт килү дәвам итә, ә инде 3 ел күрсәткечләренә анализ ясасак, Мари Эл, Чуваш республикаларында, Пермь, Ставрополь, Төмән, Киров, Түбән Новгоров өлкәләрендә белем бирү эчтәлегендә этно-мәдәни компонент, татар компоненты бар, укыту татар телендә алып барыла, мәктәпләр эшчәнлек алып бара, аз гына үзгәреш бар, ләкин монда татар мохите сизелә. Мәсәлән, Чуваш республикасында этно-мәдәни эчтәлекле мәктәп быелгы уку елыннан башлап татар телендә белем бирүче мәктәп статусына ия булды, безнең республикада инде ике гимназия бар бит чуаш телендә белем бирә торган, бәлки шундый фактор да үз ролен башкарадыр. Сәгать саны аз булу да безне бик борчый, эшчәнлек ике яктан бара, бәлки андый эшчәнлектә бертөрле хәйләкәрлеге дә кирәктер, тактика мәсәләсе монда бәлки кайбер төбәкләрдә яңадан карауга зарур. Дәреслекләр фонды буенча без Фирая Разыховна белән дә сөйләшеп тордык, гомумән алганда, безнең гел дәреслек җитми. Дәреслекләр җитми дигән мөрәҗәгатьләр бик күп, чынлап та шушындый ситуация дәвам итсә, ул гел җитмәячәк, чөнки ул баланска да куелмый, без аларны бирә торабыз, алар каядыр юкка чыгып торалар. Дистәләрчә меңләгән дәреслекләр җибәрдек без соңгы елларда һәм монда беренче чиратта федераль үзәк белән килешеп була бу мәсәләдә - бердәм төп программа булырга тиеш, шушы регионнарда тел һәм әдәбият белән таныштыру буенча мәктәп программалары һәм, әлбәттә, бердәм дәреслекләр булырга тиеш. Ул дәреслек, һичшиксез, Татарстан Республикасында хәзерләнергә һәм тәкъдим ителергә тиешле әйбер һәм шуның нигезендә, хәзер бит безнең килешү нигезендә мөмкинлек тә бар андый, матди яктан яклау табып эшләнергә тиеш. Регионнарның үзләренең бурычлары да бар, мәсәлән, без бит Чувашиядән сатып алабыз, Башкортстаннан сатып алабыз, Удмуртиялән – барсыннан да кирәкле күләмдә дәреслекләр барлык фәннәр буенча да үзебезнең булган мәктәпләр өчен сатып алабыз. Һаман иске дәреслекләр, кулланыштан чыккан дәреслекләр белән генә алга таба бару дөрес булмас, чөнки бу телнең бик үк дөрес формалашуына китерер дип әйтеп булмый, монда, әлбәттә, диалектларны исәпкә алырга кирәк, бездә җәй көне Саранскийда очрашу булды, анда әйтеп кителде “без бит аеруча диалектта” дип. Чынлап та, аеруча диалектта әдәби телне шушы диалект белән сөйләшүче балаларга җиткерү ысулы нинди булырга тиеш – бу проблема ачык килеш кала бирә. Себергә китсәң ул бөтенләй башка мәсьәлә, ләкин безгә ниндидер бер юнәлеш кирәк. Әгәр дә инде стандартлар мәсьәләсенә әйләнеп кайтсак, 2007нче елның 1нче декабрендә кабул ителгән Закон нигезендә күп кенә мәсьәләләр хәл ителеп килә. Монда без шуны ассызыклыйбыз: закон гарантиясе булмаса, бернинди стандарт та беркайчан да яклый алмый. Каршы якның аңлату нигезе нәрсәдә? Беренче чиратта, без хәзер стандартлар әзерлибез, аның буенча тел дә, әдәбият та булачак. Аның эчтәлеге: стандарт – министрлык тарафыннан гына кабул ителә торган әйбер. Ул закон нигезендә кабул ителми, бүген бер министр, иртәгә икенче, бүген бер коллектив, иртәгә икенче, ничек телиләр, шулай кабул итәргә мөмкиннәр. Хәзер федераль министрлык каршында стандартларны формалаштыру буенча семинар эшләп килә, анда милли төбәкләр дә катнашалар, Татарстаннан министр белән мин үзем киңәшмәләрнең берсен дә калдырмаска тырышабыз. Безгә әле 17нче декабрьгә конференция билгеләнде, без аны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә үткәрәчәкбез. Ул татар теле һәм әдәбияты мәсьәләсен Россия җирлегендә хәл итүдә уңай бер адым булыр иде. Шулай ук укыту планнарын формалаштыруда регионнар да катнашырга, аннан соң йомгаклау аттестациясен туган телдә бирү мәсьәләсе дә каралырга тиеш. Әлбәттә, дәреслекләр мәсьәләсе дә читтә калдырылмады. Халыкларның телләре турындагы Европа хартиясен ратификацияләү процессын төгәлләргә кирәк дигән тәкъдим ясалды. Минем әйтәсе килгән фикерләрем шушы, әгәр сорауларыгыз булса рәхим итегез! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Азат Зыятдинов: Сораулар бармы?
Фирая Шәйхиева: Каралачак мәсьәләләр алдыннан киңәшмәдә катнашучыларның һәрберсе барлык мәгълүматләр белән дә танышып чыгарга тиеш.

Азат Зыятдинов: Сезгә нигезләмә таратылды, тәкъдимнәрегез бармы? Кем, нигездә, кабул итәргә риза, тавыш бирәбез. Яхшы, кабул иттек. Комиссиянең 2009нчы елга планын карап чыктыгызмы? Монда нинди фикерләр булыр? Нигездә кабул иттек. Фикер алышуны дәвам итәбез, сүз Харрисов Фираз Фахразовичка бирелә.

Фи­раз Ха­ри­сов (Та­тар дәү­ләт гу­ма­ни­тар-пе­да­го­ги­ка уни­вер­си­те­ты­ның уку-укы­ту эш­лә­ре бу­ен­ча про­рек­то­ры): Хөр­мәт­ле мил­ләт­тәш­ләр, ме­нә шу­шы та­тар мә­га­ри­фе һәм фән ко­мис­си­я­се уты­ры­шын­да кат­на­шу­чы, мил­лә­те­без өчен янып йө­рү­че без­нең мил­ләт­тәш­ләр­нең бү­ген Та­тар дәү­ләт гу­ма­ни­тар-пе­да­го­ги­ка уни­вер­си­те­тын­да чи­рат­та­гы уты­рыш­ла­рын уз­ды­ру, ми­нем­чә, ул та­би­гый хәл. Әле 2нче де­кабрь­дә ге­нә без­нең уни­вер­си­тет­та ин­де 3нче ел рәт­тән Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты бу­лып кит­те, бу аның эш ви­зи­та­сы иде. Шу­шы ча­ра­да ми­нистр­лар кат­наш­ты һәм без ме­нә шу­шы гыйль­ми со­вет­ның ки­ңәй­тел­гән уты­ры­шын­да та­тар исе­мен йөрт­кән дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­ның, 132 ел та­ри­хы бул­ган юга­ры уку йор­ты­ның ки­лә­чәк­тә үсеш ст­ра­те­ги­я­се ту­рын­да фи­кер алыш­тык. Ул до­ку­мент бу­лып ка­бул ител­де һәм бу, әл­бәт­тә, ки­лә­чәк­тә мил­лә­те­без­нең, те­ле­без­нең, мә­дә­ни­я­ты­быз­ның, та­ри­хы­быз­ның үсе­ше өчен дә бик зур этәр­геч бу­лыр дип уй­лый­быз. Мин­ти­мер Шә­ри­по­вич үзе­нең чы­гы­шын­да шу­шы до­ку­мен­ты­быз­ны хуп­ла­ды, ә ул - бик зур чы­гым­нар та­ләп итә тор­ган до­ку­мент. Чы­гым­нар бул­ма­са, Мәс­кәү “мил­ләт” ди­гән тер­мин­нан ни­чек ка­чар­га бел­мә­гән чор­да, әл­бәт­тә, ан­дый җит­ди эш­ләр­не баш­ка­ру авыр бу­ла. Без ин­де шу­шы до­ку­мент ни­ге­зен­дә 12 про­ект эш­лә­дек, һәр­бер про­ект­ның үз сме­та­ла­ры бар. Лә­кин әле бу прог­рам­ма­лар про­ект рә­ве­шен­дә ге­нә, шул ук тел­ләр ту­рын­да­гы за­кон­ның прог­рам­ма­сы­на да өс­тә­мә­ләр кер­те­лү кө­те­лә. Тел­ләр ту­рын­да прог­рам­ма бул­гач, әл­бәт­тә, бе­рен­че­дән, та­тар те­ле­нә өй­рә­тү, та­тар те­ле, әдә­би­я­ты укы­ту­чы­ла­ры­ның сый­фа­тын кү­тә­рү мәcь­ә­лә­лә­ре чит­тә кал­ма­я­чак. Ин­но­ва­ци­он тех­но­ло­ги­я­ләр­не киң­рәк фай­да­ла­ну өчен дә чы­гым­нар ки­рәк, шу­ңа да бу эш­ләр бу­ен­ча җит­ди ча­ра­лар ка­рал­ган. Без үзе­без­нең тәкъ­дим­нәр­не хө­кү­мәт­кә тап­шыр­дык, бу до­ку­мент­ны эш­ләү бер дә җи­ңел бул­ма­ды. Әгәр дә ин­де ул до­ку­мент­лар ка­бул ител­сә, без­гә дә, Та­тар дәү­ләт гу­ма­ни­тар-пе­да­го­ги­ка уни­вер­си­те­ты­на да мөм­кин­лек­ләр ачы­ла­чак һәм, ми­нем­чә, си­ту­а­ция үз­гә­рә­чәк. Мин шу­шы уку йор­тын­да ин­де күп ел­лар буе бе­рен­че про­рек­тор бу­лып эш­лим. 1990нчы ел­да Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы мөс­тә­кыйль­ле­ге ди­гән хар­тия ка­бул ител­гәч тә, без­нең уни­вер­си­тет­та шул ва­кыт­тан баш­лап мил­лә­те­без­гә ка­ра­та, те­ле­без­гә ка­ра­та фи­кер үз­гәр­де һәм ин­де та­тар те­лен укы­ту бө­тен­ләй баш­ка юнә­леш­тә алып ба­ры­ла баш­ла­ды. Без хәт­та та­тар те­лен рус ба­ла­ла­ры­на да укы­та баш­ла­дык. Без­нең уку йор­ты га­лим­нә­ре, ВУЗ дә­рес­лек­лә­ре ав­тор­ла­ры тел­ләр ту­рын­да­гы за­кон­га ни­гез­лә­неп, бар­лык фән­нәр­дән дә ике тел­дә дә­рес­лек­ләр бул­ды­ру­ны хуп­лап чык­ты­лар. Әгәр син та­тар те­лен­дә ма­те­ма­ти­ка­ны, фи­зи­ка­ны һәм баш­ка фән­нәр­не укы­та ала тор­ган спе­ци­а­лист­лар чы­гар­мый­сың икән, аның нә­ти­җә­се дә юк дә­рә­җә­сен­дә. Без­нең уку йор­тын­да 40тан ар­тык бел­геч­лек бу­ен­ча бе­лем би­ре­лә, 16 фа­куль­тет­та 15 мең­гә якын сту­ден­ты­быз бар. Без­дә груп­па­лар па­рал­лель ба­ра, дө­рес, соң­гы ел­лар­да бу мәсь­ә­лә кис­кен­ләш­те. Мо­ның сә­бә­бе шун­да: Мәс­кәү­нең ка­бул итү пла­ны бу­ен­ча груп­па­да 40 ке­ше бул­са гы­на, аны ике­гә бү­леп бу­ла, лә­кин без бу проб­ле­ма бе­лән кө­рә­шә­без һәм, нә­ти­җә­дә, сту­дент­ла­ры­быз­ның кү­бе­се без­дән та­тар­ча укы­та ал­ган бел­геч бу­лып чы­га­лар. Алай гы­на да тү­гел, шул ук ма­те­ма­ти­ка, ин­фор­ма­ти­ка яки та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­ла­ры икен­че бел­геч­лек итеп инг­лиз те­лен ала­лар. Без шун­дый юнә­леш бу­ен­ча эш­не ин­де 7-8 ел уңыш­лы гы­на алып ба­ра­быз. Без­нең уни­вер­си­тет­та әле чит тел­ләр һәм көн­чы­гыш фа­куль­тет­ла­ры да бар, лә­кин, кыз­га­ныч­ка кар­шы, авыл­лар­дан кил­гән та­тар ба­ла­ла­ры кон­курс­ны уза ал­мый­лар. Проб­ле­ма ки­леп туа: ни өчен әле без­нең та­тар ба­ла­ла­ры бү­ген­ге шарт­лар­да инг­лиз те­ле бу­ен­ча бел­геч­лек алыр­га ти­еш тү­гел? Бү­ген мил­ли тө­бәк ком­по­нен­ты ту­рын­да күп сөй­лә­не­лә, ул чын­нан да бик җит­ди проб­ле­ма. Лә­кин без үзе­без­нең уку йор­тын­да бу мәсь­ә­лә­не бик га­ди ге­нә хәл ит­тек. Юга­ры уку йор­ты­ның “ВУЗ ком­по­нен­ты” ди­гән әй­бе­ре бар һәм без, шу­ның ни­ге­зен­дә, без­гә кил­гән баш­ка мил­ләт ба­ла­ла­ры­на та­тар те­лен өй­рә­нер өчен 86 сә­гать ва­кыт би­рә­без. Cо­ңын­нан алар­га ба­ры бер за­чет һәм бер им­ти­хан тап­шы­рыр­га ту­ры ки­лә­чәк. Уз­ган ел без рус ба­ла­ла­ры ара­сын­да да олим­пи­а­да уз­ды­ра баш­ла­дык. Шун­сы сө­ен­де­рә: чит тө­бәк­ләр­дән кил­гән рус ба­ла­ла­ры шарт­ла­тып та­тар ша­гыйрь­лә­ре­нең ши­гырь­лә­рен сөй­ли­ләр, прог­рам­ма­да ка­рал­ган те­ма­лар бу­ен­ча­ и­рек­ле ара­ла­шу, аң­ла­шу алып ба­ра­лар. Ди­мәк, ты­ры­шып баш­кар­ган­да, һәр эш­нең уңай нә­ти­җә­се бар. Ми­нем­чә, Мин­ти­мер Шә­ри­по­вич шу­лай ка­ты итеп әйт­кәч, үзе­без­нең як­тан мөм­кин ка­дәр көч са­рыф итеп, бар­лык мәсь­ә­лә­ләр­не дә хәл итәр­без. Рәх­мәт!

Азат Зыятдинов: Сорауларыгыз бармы?

Наип Лаисов (БТК Башкарма комитеты Алабуга җирле оешма җитәкчесе): Фираз әфәнде, аңлашыла: татар теле 4 семестрлык ВУЗ компоненты, шулай да сез кем исәбенә сәгать аласыз?

Фираз Харисов: ВУЗ компонентында каралган анда сәгатьләр саны, анда без телне дә кертә алабыз.

Азат Зыятдинов: Шушы теманың дәвамы буларак без сүзне Министрлар Кабинетыннан Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе җитәкчесе Фирая Разыйховна Шәйхиевага бирик!

Фирая Шәйхиева: Барыгызга да хәерле кич! Безнең вакыт шулкадәр аз калды, шуңа күрә мин сүземне берничә җөмлә белән генә әйтәм. Татарстанның 2004нче елда кабул ителгән телләр турындагы Программасы бар һәм инде бер ел дәвамында ул Дәүләт Советында каралды һәм менә июнь аенда Президентыбыз указы буенча аның яңа редакциясе әзерләнде. Яңа редакциядә чаралар саны ике-өч мәртәбә артты һәм алар бүгенге көн таләпләренә җавап бирәләр. Әмма ләкин “кризис” дигән сүз килеп керү сәбәпле, яңа редакциянең финанс ягы әле дә расланмаган, Дәүләт Советы карарына кертелмәгән. Ләкин эш туктап тормый һәм менә иртәгә, мәсәлән, Президентыбызның Дәүләт Советына юлламасында берничә юл балалар бакчаларында татар телен өйрәнүгә башланырга тиеш. Балалар бакчаларында ана теленә карата уңай мөнөсәбәт юк һәм бүгенге көн шартлары да бик авыр: таләпләр булса да, базабыз әле начар, ул әле әзер база да түгел.

Тагын бер мәсьәлә - чит регионнарга китаплар, дисклар җибәрү. Яңа гына “Универсальный русско-татарский, татарско-русский словарь” басылып чыкты, без аны барлык регионнарга, Татарстан мәктәпләренә дә җиткерергә тырышачакбыз. “Татар теле, татарский язык” дигән электрон дәреслек тә эшләнеп бетү алдында. Ул татар теле турында барлык мәгълүматны үзенә җыйган электрон дәреслек булачак. Декабрьнең ахырларына филологик булмаган ВУЗлар өчен татар теле дәреслеге эшләнеп бетәчәк. Автономияләр шушы әйберне үзегезнең контрольгә алсагыз иде, Ләкин бу очракта автономияләрнең ситуацияне кулда тотулары да бик мөһим. Безнең бу сөйләшү әле дәвам итә, барлык булган тәкъдимнәрегез һәм сорауларыгызны кабул итәм, иртәгә дә безнең аралашу була. Сезнең тәкъдимнәрегез безгә бик кирәк, шуңа күрә аларны язма рәвештә бирсәгез әйбәт булыр иде.



Азат Зыятдинов: Рәхмәт сезгә! Балалар бакчаларыннан эффект булмау проблемасы бүген генә барлыкка килмәде. Татар группалары ачабыз, анда 8-10 бала була. Бераздан кемдер балалар аз дип зарлана башлый, шуннан группага бер-ике урыс баласы кертеп куялар һәм нәтиҗәдә бөтен группа урысча сөйләшә башлый. Кемнең чыгыш ясыйсы килә?

Госман Нәбиуллин (Чистай муниципаль районы җирле оешма җитәкчесе): Милли төбәк компоненты турында әйттек, бу безнең милләтебезнең тамырына балта чабу, Мәскәүнең нәрсә таләп иткәне һәрберебезгә ачык, шуңа Президентыбыз сүзләре безне бик шатландыра. Русча әйтсәң, “подушевое финансирование” - җан башыннан финанслауны уйлап җиткермибез, ләкин шәһәрләрдә татар телен укыту кимегән быел, сәбәбен мин шунда күрәм.

Данил Мостафин: Бу мәсәләне чишү өчен теләк кирәк. Быел гына түгел, алдагы елларда да реструктуризация ясагананда проблемаларны финанс управлениясе генә чишәргә тиеш түгел, мәгариф министрлыгы дигән оешма да бар.

Госман Нәбиуллин: Районнарга калдырсагыз бетте ул! Әгәр дә Казаннан йөкләмә килмәсә, районда сугышабыз да – бетте шуның белән! Андый очракларда кем өстенлек алганын Сез бик яхшы беләсез. Безнең Чистай мисалында шуны әйтә алам: мин үзем 10 ел буена мәгариф бүлеге мөдире булып эшләдем, 10 ел буе рус мәктәпләрендә татар класслары ачу өстендә эш алып бардым. Укучылар саны биш, алты, җиде, сигез генә булса да, ачтык без аларны, ә бүгенге көндә барсы да руска әйләнде дә куйды!

Данил Мостафин: Чыннан да, милли мәктәпләр турында аерым положение кирәк. Нәрсә ул милли мәктәп? Аның нормативы бар икән, милли мәктәптә ничә бала булырга тиеш? Бу сорауларга җаваплар табылыр дип ышанабыз.

Госман Нәбиуллин: Әти-әнинең теләге дигән нәрсә бар бит әле безнең! Әгәр дә 30 балалы рус классы 7-8 балалы татар классы арасында сайлау мөмкинлеге бар икән, әти-әни икенчесен сайларга тырыша, чөнки ул баласы монда яхшырак тәрбия алыр дип өметләнә. Тагы бер мәсьәлә бар. Россия математик һәм рус теленнән ЕГЭны мәҗбүри дип билгеләде, бездә ничек булачак ул? Татар телен кертәбезме, юкмы?

Данил Мостафин: Татар теленнән укучыларның ЕГЭ бирүе – безнең карар. Ә инде татар телендә башка фәннәр буенча ЕГЭ тапшыруга без эксперименталь эш дип карыйбыз.

Госман Нәбиуллин: Соравым башка төрле: татар телен ЕГЭ мәҗбүриме быел?

Данил Мостафин: Юк. Дөрес аңласагыз, ЕГЭны мәҗбүри рәвештә ике фән бергә генә тапшыралар, калганнары сайлап алына торган фәннәр була. Бүген киңәшмә булырга тиеш иде инде, нәрсә тәкъдим итәләрдер – белмим. Чөнки бүгенге көнгә кадәр Россия Федерациясе министрлыгының позициясе бик аңлаешлы түгел иде. Шуны истә тотыгыз: укучыларга татар теле буенча ЕГЭ бирү мөмкинлеге бирелә - бу инде бәхәссез, ләкин ул мәҗбүри түгел.

Госман Нәбиуллин: Бик яхшы! Мәҗбүри булса, әти-әниләр тагын: “Татар телен балам болай да начар белә, мәҗбүри икән, аның билгесе түбәнрәк булачак һәм ул медальсез калачак,” – диячәк, аларда татар теленә карата ниндидер негатив уяначак. Бүген без татар теленең статусын күтәрү турында сүз алып барабыз икән, ЕГЭны мәҗбүри итеп кертү бу эштә булышыр да кебек, ә икенче яктан, әти-әниләр ягыннан тискәре караш булачак бит.

Татар теленнән дәреслекләр чыгаручы галимнәргә шуны әйтәсем килә: аларны, зинһар, телне сындырырлык итеп эшләмәгез! Мин үзем татар теленнән югары белем алдым, без вузда укыган фәнни, катлаулы материалларны балаларга кертәләр. Алар ничек укый алсын аны? Бу минем фикерем генә түгел, укытучыларның да фикере.



Фираз Фахразович Харисов: Анысы дөрес, кагыйдәләргә, грамматикага күп урын бирелә, рус теле дәреслекләрен ачып карагыз, безнең балалар бит аны өйрәнә.

Данил Мәхмүтович Мостафин: Бүгенге халыклардан чыгып, үзгәртелгән стандарт тәкъдимнәре бар, анда, әлбәттә, тел һәм әдәбият мәсьәләләре бик күпкә җиңеләйтелгән формада, татар телле, рус телле балалар өчен дә. Ләкин позиция икенче төрлегә үзгәрә, программа дәреслектән соң төзелмәячәк, башта төзеләчәк стандарт таләпләр, ә аннан соң дәреслек. Менә сез әйткән әйберләр килеп чыкмасын өчен.

Фирая Разыйховна Шәйхиева: Бүгенге көндә Мәскәү тәкъдим иткән таләпләр, программалар гадиләштерүгә алып баралар.

Лемма Исхаковна Гирфанова Лемма Исхаковна (Мәскәү шәһәренең 118нчы этнокультур компонентлы мәктәбе директоры): Мөмкин булса, татар мәктәпләрендә 25 бала булмасын иде класста. Бездә Мәскәүдә 25 бала таләп итәләр, төреле юллар белән, алдап, шунысын әйтик, 18әр бала иде, 25не сорыйлар, 25 булмаса ябабыз классларны, нишләдек, “мертвые души” яздык, аннан соң әкрен генә кемне Дагестанга, кемне Әстерханга озаттык, нишлик соң? Мөмкин булса 18-20 бала булсын иде, минем икенче класста 15әр бала иде, яптырдылар, хәзер 32 бала класста. 32 бала белән нинди татар теле булсын?

Ђлфия Хђбировна Мирхђйдђрова: Сездә Мәскәү, ә авылларда ничек дип уйлыйсыз? Конгресста беренче көннән башлап мин, бердән, мәгарифтә, идарәдә эшлим, икенчедән, өченчедән, татар теле укытучысы. Гомеребез буе без татар мәктәбендә укыткан кешеләр утырабыз монда, карагыз әле, элекке заманда татар теле һәм әдәбияты укытылган, бүген без шундый чорга килеп җиттек, безгә татар теле кирәкми. Сәбәпләре нәрсәдә? Мин үземнең эшләү дәверендә шундый сәбәпләрне һәм киләчәктә искә алырга кирәкле булган берничә фикеремне генә әйтәсем килә. Яшел Үзән шәһәре, без Казанның нәкъ менә кабыргасы астында торабыз, иң беренче безне җәй көне үк бетерергә уйладылар, бездә 450 балалы татар гимназиясе бар, шушы гимназияне шәһәрнең арткы чигенә күчерәбез дип әйтеп халыкның китертмәделәр балаларын. Бер. Икенчедән, 16нчы фәннәрне тирәнтен өйрәнү татар мәктәбе бар, 223 балалы, бу мәктәпне ябып, башка бер рус мәктәбе астына кертәбез диделәр, шуңа күрә балалар күчеп беттеләр, шушындый әйберләрне эшләгән соң да хәзер татар белгечләрен эзәрлекләү башланды, чын дөресен әйтәм, беркем өчен дә сер түгел. Хәзер муниципаль района бирдегез министрлык, хәзер министрлыкка сорау биргәндә: “Юк, юк, моны муниципаль хәл итә”, - диләр. Ә сез? Безнең министрлыкның милли бүлеге нишли? Ни өчен безнең законнар милли бүлектә, министрлыкның үзендә соңга калып чыгалар? Нигматуллинаның “Син дә татарча яхшы бел”, курсларда булган кешеләргә республика семинары үткәрдем, быелгы сентябрьдән генә 8 республика күләмендәге семинар безнең районда, безнең шәһәрдә үткәрелде. Шушы 9 мәктәптә Нигматуллина буенча укыйлар, бу бит күпконцентраштырылган дип атала, шуның хәтле әйбәт, ә бәлки моңа безгә приказ булган булырга тиеш бит, элекеге кайчандыр чыккан беренче приказга нигезләнеп эшләргә тиеш түгел бит, яңа исемлеге булдырылырга тиеш. Рәхимов технологиясе кая югалды, кайларда калды ул? Аның белән эшләгән кешеләрнең “башын кискәч” ул технология үзеннән-үзе югалдымы? Ә безнең Осиново дигән бистәбездә технология белән эшләүче балалар бар, аларның хәлләре ничек? Министрлык моның белән нәрсә эшли? Элеккеге вакытта, узган уку елында безнең районда, шәһәрдә 17 милли мәсәләләр буенча урынбасарлар бар иде, бүгенге көндә 11гә калдылар, күрдегезме нишли? Ә ни өчен? Мин моны болай дип уйлыйм: идарә итү органнарына вертикаль буенча ике телне белгән кешеләр эшләми, алар бер генә телне, рус телен генә беләләр. Кайткач карагыз әле, безнең хакимияттә 70 процент рус кешесе, 50гә 50 ясыйлар, алар кемнәр? Ул безнең татар фамилиясе белән тулган рус милләте кешеләре, моны бит карарга кирәк! Ә безнең үзебезнең мәгариф идарәсендә? Мәгариф кешесе безнең өр-яңа кеше, икенче ел эшли, килгәч тә татар теленә бәйләнде. Мин әйтә идем: “Сез татар телен беләсезмәллә?” Килгәне бер татар теленә бәйләнә. Шул хәтле дәрәҗәгә килеп җиттек, безнең директорлар хәзер нәрсә эшлиләр? Җыелыш саен әйтә: “Татарским классам не будет субсидий, не будет субвенций”. Татар директорлары чыгалар да: “Әлфия Хәбировна, Сез ни өчен җыелышка кермисез?”- диеп сорыйлар. Ә җыелышка йөрергә куркамын, чөнки мин - директорлар алдында оятсыз кеше. Алар миннән сорыйлар: “Безгә субвенция бармы?”, - диләр. Мин юк дип әйтимме? Ни өчен безнең министрлык бу мәсьәләдә артта кала?

Данил Мәхмүтович Мостафин: Ә ни өчен Сез субвенциянең бар икәнен әйтмисез соң? Кем аны юк дип әйтте соң? Менә мин Сезне беренче мәртәбә күрәм, миңа чыгып сөйләшкәнегез бармы?

Ђлфия Хђбировна Мирхђйдђрова Ђлфия Хђбировна: Владимир Ильичка әйткәнем бар, аның бухгалтерына да. “Сез конгресс белән куркытасыз, спрашивайте у конгресса денег!”, – ди. Конгресс ул акча бирүче орган түгел. Менә тагын берсесе, икенчесе, әлбәттә, ике телне дә белә торган кешене бар җирдә дә табып бетереп булмый, һәрхәлдә мәгариф кешесен куйганда шундый кешене куярга кирәк, тәкъдим иткәндә дә шуны уйларга кирәк! Бездә эзәрлекләнеп ике мәктәп директоры алынды, сәбәп табып була, берсендә бет тапканнар, берсендә чүп тапканнар! Берсен алганнар, ә икенчесенә: “Яз гариза, язмасаң без сине статья белән алабыз”, - дигәннәр. Менә моны рус кешесенә әйтеп карасыннар әле, без бит үз җиребездә, үз республикабызда яшибез, без бит шушындый хәлгә дучар булган тиешле кешеләр түгел! Безнең обсерватория дигән мәктәпкә татар классларын карарга килгәннәр. Милли эшләр буенча эшләүче кешеләрне катнаштырмады министрлык һәм шундый итеп хат язганнар, приказ, шул приказ нигезендә миили эшләр буенча кешеләргә выговорлар бирделәр! Бу эшләрне мәгариф министрлыгы карарга тиеш бит.

Данил Мәхмүтович Мостафин: Мин бу ситуацияне Сездән күбрәк беләм, татар телендә укытмыйча субвенция алып яту, бу законга ятышлы әйберме? Белмәсәгез сөйләмәгез. Бу узган ел турында сүз бара.

Ђлфия Хђбировна Мирхђйдђрова: Аннары татар балалары татар балалар бакчаларына бармый. Ни өчен? 3 кенә балалар бакчасында безнең татар кешесе, ник башкалар татар балаларына группа ясасын? Ике телне белгән кешене куярга кирәк. Минем фикер шул.

Данил Мәхмүтович Мостафин: Куярга кирәк, анысы дөрес, ләкин белгечләрне кую мәсәләсе, куызганычка каршы, җирлектә чишелә. 81 закон без уйлап чыгарган әйбер түгел. Эзәрлеклиләр дигәннә, мин сезгә мисал китерәм, Чистайда 1нче мәктәп директорын шушындый ук формада алдылар, рус милләтеннән. Дөньяда бу гына дип уйлап тормагыз, башка әйберләр дә бар. Ләкин шул ук Зеленодольск мәктәпләре буенча уку елы башындагы ситуациядә мәгариф министрлыгы тыкшынмаса анда ситуация тагын да катлаулырак була иде, анысын да белергә кирәк. Әгәр дә информация тулысынча юк икән, аны әйтмәскә кирәк! Сезнең эшчәнлек нидән гыйбәрәт? Сез җыелышка керегә куркам дисез, керегез, безгә куркыныч түгелмени, Россия Федерациясендә урыслар арасында чыгыш ясарга куркыныч түгелмени?

Ђлфия Хђбировна Мирхђйдђрова: Шул ук Ольга Ивановна, Сезнең хәтерегездә микән, Данил Мәхмүтович, безнең районда йөрде, ә бит менә 80 процент балалар “моя родина, моя деревня, мой город, моя республика Татарстан, Россия” безнең мәктәпләрдә рус балалары әйтте бит аны.

Данил Мәхмүтович Мостафин: Мин аңа әйттем: “Сез материалларыгызны алып килегез, Сез генә научно “подкованный” кеше түгел, надо знать как задавался вопрос, кому задавлся вопрос и какой ответ был, дайте. Если не было, нечего говорить”. Аның белән сөйләшү катгый рәвештә алып барыла, аны гел кыйбласында тотмасаң, ул китә дә бара башка чыгымнан китеп, Фирая Разыйховна әйтер, Сез шимбә көнне булдыгыз, ә мин чәршәмбе көнне булдым аның белән.

Фирая Разыйховна Шәйхиева: Шимбә көнне 8 сәгать.

Ђлфия Хђбировна Мирхђйдђрова: Менә милли төбәк компоненты бетә дигән көннән бирле безнең мәктәп директорлары, бигрәк тә рус милләтеннән булган директорлар котычкыч дәрәҗәдә укытучыларына нападение ясыйлар.

Данил Мәхмүтович Мостафин: Нишләп бетсен ул, без бетә дип бер сүз әйткән юк.

Фирая Разыйховна Шәйхиева: Күп сүз сөйлисе килми, әмма Татарстан бүгенге көндә шулхәтле эзлекле эш алып бара. Ул Президнентның чыгышын карагыз, анда бит инде өзеп әйтелгән, монда инде артыгын әйтеп булмый, шуннан соң төрки телләр буенча 3 көнлек семинар, аның нәтиҗәсендә тагын бер көнлек семинар, турыдан-туры барсы да әйтелеп бара. Өстәл сугып сөйләшә башлаган кешеләргә дә: “Нет, мы такие же равные и с нами говорите по-человечески”, - дип, “родной язык” дигән термин өчен көрәшү, “этнокультурный” дигән термин ник ошамый Мәскәүгә, нигә ул терминга отказ бирергә тиешбез. Ул әйберләр шулкадәр нечкә, ул - аяк тибеп терәп тору. Беләсезме, мин милли мәгариф системасында күпъеллар эшләгән кеше, миңа күп кеше рәхмәт рәвешендә: “Фирая Разыховна, бер яхшы сүзегез бар иде, Мәскәү күргәнче эшләп калыйк әле без бу әйберләрне”, - дип әйтәләр. Эзенә басканбыз икән, чөнки чыннан да хәзер Мәскәү безнең эш турында бик күп белә, без шатлана-шатлана рәхәтләнеп сөйлибез, без рәхәтләнеп Россиядә татар теле дигән әйберне күтәрдек. Ике ел элек без регионга менә дигән әллә ничә битле хат язып җибәрдек, Хартияне ратифицировать итәргә кирәк дип, телефоннан гына җавап бирәләр, жавап та язмыйлар: “Если ратифицировать Европейскую Хартию о языках, нужно защищать России 83 языка, Россия на сегодня а это не способна”. Бу турыдан-туры безнең эшнең сәясәте, нигезе. Әйе, бик авыр, балалар бакчасында да бик авыр, җитәкчесе бу әйберне аңламаса, балалар бакчасында да бу эшне берүзеңә генә алып барырга бик авыр, Данил Мәхмүтовичка Мәскәүгә барып атна саен сөйләшү дә бик авыр, Президентка да бөтен әйберне истә тотып шул чыгышын ясау җиңел булмагандыр, башка республикадан килгән кеше Фурсенко инде киңәшмәне ябам дигән дә башка регионнардан торып басып сүзләрен нык итеп әйтү аларга да җиңел булмагандыр. Көрәш бит инде, күрәсез, аны башкача әйтеп булмый. Туган телләр турында Татарстан ничек итеп нык итеп куйды, туган телләр бит инде Россиягә карыячак, татар телен Россиядә саклап калу, бүгенге көнгә әле бу мәсьәлә ачык һәм менә Татарстан хәзер шушы көрәшкә кереп китәчәк, чөнки бу мәсьәлә әлегә чишелмәгән. Менә монда бүген хәйләкәр эшләргә дигән сүз булды, Мәскәү үзенчә хәйләкәр эшли, аннан килгән кунаклар безгә нәрсә ди: “У нас в Москве все вопросы этнокультурного образования решены, у нас вон какие татарские школы открыты!”, әйтмиләр бит Лемма Исхаковнаның җан биреп йорүе хакында гына ачыла ул мәктәпләр дип. Мәскәү ачып биргән мәктәп кебек сизелә башлый, шуңа күрә бездә еласаң, гел җылак диләр инде, ләкин көрәшнең бер яхшы ягы бар икән: Мәскәү шуның хәтле аргументлы сөйләшә, ә безнең аргументлар күбрәк безнең елауга кайтып кала. Барлык автономияләргә, барлык чит регионнарда яшәүчеләргә менә бу мәгарифкә караган, телләргә караган норматив документларның тупланмасын ясап бирергә, тиз генә арада, ул безнең бар, әнә безнең зәңгәр китабыбыз да бар, бөтен җиргә тараттык, әмма ләкин бүген ачтың-бүген сөйләштең дигән тупланмалар кирәк. Әгәр дә Ольга Ивановна кайсы законның ничәнче строчкасы, ничәнче статьясы дип сөйләшә икән, безгә дә нәкъ шулай сөйләшергә кирәк бит алар белән. Без татарлар алай итеп сөйләшергә, үзебезнең тарихыбызны белеп, фактура белән аларга нык оппозиция булып сөйләшергә әзер түгел.

Госман Әнвәрович Нәбиуллин: Җәмәгать эшендә эшләп кенә аны эшләп бетереп булмый.

Фирая Разыйховна Шәйхиева: Әмма 2008нче елның декабрендә хәлнең, сәясәтнең, вәзгыятнең нинди икәнен беләсез, нишләсәгез дә, без бүген яшибез.

Госман Әнвәрович Нәбиуллин: Безнең әйтәсе килгән фикер шул: алдагы еллардан артка чигенү бара бит!

Фирая Разыйховна Шәйхиева: Чигенүнең сәбәбен нишләтик соң? Казахстаннан киләләр: “Такие у вас документы, такие законы, такая замечательная программа!”, әмма алар мөстәкыйль дәүләт, бырыгыз да беләсез, нишләргә соң инде?

Лемма Исхаковна Гирфанова: Дөрес, бик авыр. Шатланып ятам, кризиска кадәр Мәскәү, дәүләт кешеләре белән мәктәпнең яңа бинасын салдырдым. Мәктәпнең абруе булганлыктан, без бик префект белән дуслар. Префект безгә Муса Җәлилгә багышланган көрәш турнирына кунакка килде, мин аңа шунда бу шагыйргә һәйкәл кирәклеген әйттем. 7 миллионлык һәйкәл эшләтеп куйды ул ишек алдына. Алар белән эшли белергә кирәк!

Ђлфия Хђбировна Мирхђйдђрова: Ә авыл программасы бармы безнең?

Данил Мәхмүтович Мостафин: Бар, әмма проекты гына. Әле ул министрлыкларда, анда милли мәктәпне, башлангыч мәктәпләрне үзгәртү буенча бернинди дә тәкъдим юк, районнан тәкъдимнәр булса да, ул кире кайтарылган, без аны кабул итеп тә тормадык, чөнки аның мәгънәсе юк. Бу турыда Президент та, Премьер да әйтте.

Азат Шәймуллович Зыятдинов: Әлфия Хабировна бик авыр мәсьәләне күтәрде ул, чөнки менә бездә 72 балалар бакчасы бар иде, аның 10сында гына татарча тәрбия бирелә. Чыннан да, бу мәсьәләне игътибар үзәгенә куярга кирәк. Менә педучилищеда бер 10 ел ике телле тәрбиячеләр әзерләдек без, хәзер аны да ябырлар. Бу мәсьәлә – кирәк мәсьәлә. Борчуларыгыз өчен рәхмәт, иптәшләр! Киләчәктә бергә-бергә эшләргә язсын!

Заседание Комиссии Исполкома ВКТ

по международным вопросам и правам человека

11 декабря 2008 г.

1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   13


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница