Всемирный конгресс татар



страница6/13
Дата27.10.2016
Размер2.74 Mb.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

Бу тәкъдимне без БТК Башкарма комитетының гомуми резолюциясенә кертергә тәкъдим итәбез, чөнки киләчәк 5 ел ул безнең Универсиада идеясы астында үтергә тиеш дип уйлыбыз. Һәм өстәмә тәкъдимнән тагын икесен әйтеп китәргә кирәк дип уйлыйм. Беренчесе – “Татарстан - Яңа гасыр” каналында “Татарлар” тапшыруы белән бергә "Мөһаҗирләр" ("Мигранты") дигән даими тапшыру оештырырга. Чөнки шушы миграция мәсьәлә буенча бик күп кыенлыклар, проблемалар килеп чыга. Безнең “Татарстан – Яңа гасыр” чит илләрдә дә күрсәтә. Һәм менә шушы тапшыруларда, әлеге проблемаларны күрсәтергә, яктыртырга, тәҗрибәне өйрәнергә. Икенчесе – монысын комиссия рәисе урынбасары Фәүзия ханым Бәйрәмова тәкъдим итте – комиссия каршында чит илләрдәге эмигрантларның шәхси архивларын барлау вә тарихи Ватанга кайтару группасын төзү. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Алып баручы

- Рәхмәт, Рөстәм Бадретдинович!

Хөрмәтле кунаклар, коллегалар, эшебезне давам итәбез. Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Рәхимьяновна Вәлиева җитәкчелегендәге татар мәдәнияте һәм рухи мирас комиссиясе эше хакында Татарстан Республикасы язучылары рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы Илфак Мирза улы Ибраһимов сөйләр.

И. Ибраһимов

- Хәерле көн! Кичә татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы комиссиясе үзенең утырышында 2008нчы елда башкарган эшләре турында комиссия рәисе Зилә Вәлиеваның хисап докладын тыңлады. Комиссия утырышында мәдәният һәм сәнгать учрежденияләре, уку йортлары җитәкчеләренең катнашуы сораулар һәм тәкъдимнәргә тулы җавап бирү мөмкинлеге дә тудырды. Утырышта регионнарның дәүләт һәм хөкүмәт даирәләре белән хезмәттәшлеге, аерым учрежденияләр һәм оешмалар арасындагы элемтәләр һәм хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре каралды. Бу уңайдан Пермь, Ульяновск өлкәсе, Башкортостан, Удмуртия республикалары, Чиләбе, Омск, Мәскәү өлкәләренең милли мәдәни оешмаларының эшләре, тәжрибәләре уңай дип бәяләнде; өйрәнүгә, куллануга һәм таратуга тәкъдим ителде. Милли мәдәният һәм рухи мирас комиссиясендә 2009нчы елда башкарасы эшләрнең төп юнәлеше билгеләнде һәм алар комиссиянең резолюциясенә дә кертелделәр. 2009нчы елда милләтебезнең асыл затлары Фатыйх Кәрим, Әмирхан Еники, Фәрит Яруллиннарның юбилейлары һәм 2011нче елда Габдулла Тукайга 125 ел туу уңаеннан чаралар планы эшләп, аларны бөтен төбәкләрдә дә бердәм үткәрү турында сүз барды. Бөтен өлкәләр һәм регионнарда үткәрелә торган Сабантуйларның эчтәлеген барлау, мәгънәви ягын сәнгатьчә эшләү, үстереү буенча тәкъдимнәр кертелде, комиссия утырышында 50 пункттан торган конкрет план кабул ителде. Алар безнең эшебезне киләчәктә җанландырыр дигән ышанычта калабыз.



Алып баручы

- Рәхмәт сезгә, Илфак әфәнде! Резолюциягезне безгә калдырыгыз. Аның өстендә редакция комиссиясе эшләр. Кичәге комиссияләрнең утырышларында иң күп катнашучыларны, миңа калса, массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе җыйгандыр. Хәзер аның эше турында "Идел–пресс"" акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы Ислам Галиахмәт улы Әхмәтҗанов сөйләп китәр.



И. Әхмәтҗанов

- Хәерле көн! Төрле кыйтгаларга сибелгән, чәчелгән газиз милләттәшләребезне бер йодрыкка туплау, милли мәгарифне яңа баскычка күтәрүдә, менә шушы газиз телебез, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятне саклап калуда милли матбугатның тоткан урыны элек тә зур булды һәм бу хәзер дә шулай. Менә шушы фикер кичә комиссия утырышында ассызыклап әйтелде һәм милли матбугат аеруча чит төбәкләрдә нәшер ителеүче һәм яшәп килүче массакүләм электрон чаралары киләчәктә дә игътибар үзәгендә булырга тиеш дигән фикер әйтелде. Аларның проблемаларын ничек булса да хәл итү юлларын эзләргә тиешбез дигән фикергә тагын бер мәртәбә басым ясалды. Иң сызлаткан, җанны борчыган нәрсә - ул да булса финанс мәсьәләсе. Шуңа күрә комиссиядә катнашучылар матбугатны яшәтү буенча статья кертергә кирәк дип тәкъдим керттеләр һәм комиссия әгъзалары бу фикер белән килеште.

Чит төбәкләрдә нәшер ителүче матбугатта кадрлар кытлыгы бар, шуның өчен Казан дәүләт университетының журналистика факультетында әлеге кадрларны әзерләп, ерак төбәкләргә җибәрү турында сүз бара. Булган журналистларның тәжрибәсен арттыру буенча Казанда яисә бүтән бер җирдә курслар оештыру мәсьәләсе актуаль. Аннан соң тәжрибә алмашу, безнең бөтендөнья Интернет челтәрендә татар сегментын җанландырып җибәрү, аны игътибар үзәгендә тоту мәсьәләләре дә тикшерелде һәм хупланды. Рус, инглиз, төрек телләрендә нәшер ителүче басмалар белән хезмәттәшлекне арттыру мәсьәләсе янә тикшерелеп узды һәм алар белән хезмәттәшлекне тагын да арттыру хакында килешенде. Гомумән, комиссиядә эшлекле коллегалар арасында була торган хөрмәт белән җылы бер сөйләшү булды һәм аның файдасы зур булыр дигән өметтә калабыз. Рәхмәт.

Алып баручы

- Үзегезгә рәхмәт, Ислам Галиахметович. Шунысы сөендерә: менә хәзер без дини берләшмәләрне координацияләү комиссиясе эше турында сөйләячәкбез. Һәм менә шушы комиссиягә килүчеләр саны елдан ел арта бара. Хәзер аның эше турында сөйләр өчен мин сүзне комиссияның рәисе, Россия Ислам Университетының ректоры, Бөтендөнья татар конгрессының бюро әгъзасы, фәлсәфә фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшинга бирәм.


Р.Мөмәммәтшин

- Бисмилләһир-рахманәнир-рахим. Мөхтәрәм җәмәгать, безнең комиссия, билгеле булганча, биш ел элек оешкан һәм аның төп максатларының берсе: төрле төбәкләрдәге ижтимагый һәм дини оешмалар арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да киңрәк туплау һәм берләштерү. Һәм, шуңа күрә дә, комиссия утырышында нәкъ менә шушы юнәлештә сүз барды. Әйтергә кирәк, комиссия утырышында Татарстан Диния нәзарәтенең дин әһелләре һәм галимнәр, җәмәгать эшлекләре бик актив катнашты. Комиссия утырышында 35 кеше иде. Әйткәнемчә, проблемалар арасында иң мөһимнәренең берсе – координацион формалар камилләштерү. Ләкин төп максат бер, ул –милли һәм дини традицияләрне саклап калу. Оешмалар бу юнәлештә бергә эшләргә тиешләр дигән фикер тагын бер мәртәбә ассызыкланды. Сүз, әлбәттә инде, бу формаларны камилләштерү генә түгел, төбәкләрдәге традицияләр һәм тәжрибә хакында да барды. Мәсәлән, Ижау һәм Иваново өлкәсеннән килгән безнең комиссия әгъзалары үз төбәкләрендәге тәжрибә белән уртаклаштылар. Комиссия әгъзалары мәчетләрдә, дини оешмаларда татар телен саклау проблемасының бик катлаулы булуын да ассызыклап әйттеләр. Бары тик мәчетләрдә вәгазь сөйләүне татарча гына калдыру – проблеманы хәл итү түгеллегенә дә басым ясадылар. Һәр төбәктә бу өлкәдә төрле тәжрибә бар. Һичшиксез, аларны өйрәнергә кирәк дип, бу мәсьәләгә кабат-кабат әйләнеп кайтттылар. Һәм тагын бик мөһим проблемаларның берсе – ул дини кадрлар әзерләү мәсъәләсе. Комиссиядә катнашучылар дини кадрлар әзерләү дә шактый алга киткәнлеген әйттеләр, чөнки инде бик күп төбәкләрдә, шул исәптән Татарстан, Башкортостанда, дини кадрлар әзерләнә, аларның саны шактый. Ләкин, кызганычка каршы, дини кадрлар төбәкләргә барып урнашып эшләп китә алмыйлар. Бу проблеманы киңрәк карарга кирәк. Югары уку йортлары дини һәм ижтимагый оешмалар белән бергә актив эшләргә тиеш дигән мәсьәлә куелды һәм шуңа күрә дә безнең тәкъдимнәребезнең беренчесе - координация формаларын камилләштерү, икенчесе – төбәкләрдәге тәжрибәләрне өйрәнү һәм дини кадрларны эзерләү, дини һәм ижтимагый оешмаларның эшчәнлеген бергә алып бару. Рәхмәт!



Алып баручы

- Рәхмәт сезгә, Рәфыйк әфәнде! Резолюцияне безгә тапшырыгыз. Башка еллардан аермалы буларак, быел татар яшьләре форумы да үзләренең чираттагы жыелышларын безнең менә шушы Башкарма комитетының утырыш кысаларында уздырдылар. Быел аның эше белән безне татар яшьләре бюросының рәисе Руслан Айсин таныштырыр. Рәхим итегез. Менә бу Руслан исемле егетебез быел гына сайланды. Танып, белеп калыгыз.



Р.Айсин

- Исәнмесез, хөрмәтле милләттәшләр! Шунсын әйтергә кирәк: безнең бюро утырышы бүген дә дәвам итә, чөнки әле каралмаган мәсьәләләр бик күп. Без, кызганычка каршы, елга бер мәртәбә генә җыелабыз. Шуңа күрә, мәсьәләләрне бүген карап бетерербез дигән фикердә калабыз. Бүген сәгәть 2 дә бюро әгъзалары белән конгресста җыелабыз. Татар яшьләрен борчый торган мәсьәләләрнең беренче ул, әлбәттә, татар яшьләрен милли мохиткә, милли тормышка җәлеп итү, тарту һәм берләштерү, ниндидер механизмнар, төрле технологияләр булдыру. Бу форсаттан без быел берничә чара уздырдык. Ул да булса дөньякүләм "Мин татарча сөйләшәм” акциясе һәм 4нче октябрьдә узган “Чәк-чәк” бәйрәме. Алар Россиянең 30лап шәһәрендә, берничә БДБ һәм ерак чит илләрдә узды. Мин шуны ассызыклап әйтәм: әлеге чаралар - безнең мәдәниятне популярлаштыру гына түгел, ә яшьләрне җәлеп итү технологиясе. Регионнардан килгән яшьләр безне борчый торган тагын бер мәсьәлә буенча чыгыш ясады. Ул – регионнарда милли кадрлар, татар теле белгечләре җитмәү. Мәсәлән, Себер, Урал яклары өчен шундый мәсьәләләр актуаль. Аннан соң, татар яшьләренә безнең милли бизнес бераз ярдәм күрсәтсә иде. Кызганычка каршы, акча җитмәү – бик зур проблема. Әлеге проблеманы искә алып, без икенче елга татар яшьләре һәм эшмәкәрләренең ассоциациясен төзү, фонд булдыруны планлаштырабыз. Калган мәсьәләләр исә бүген каралыр. Менә шул. Рәхмәт.



Алып баручы

- Рәхмәт, Руслан. Яшьләр оешмаларының үз җыеннарын уздыруы, әлбәттә, күркәм күренеш. Алда әйтеп кителгән “Чәк-чәк” бәйрәме очраклы әйбер түгел, алар менә татар бренды буларак алына. Татарның аның бренды булырга тиеш. Бүгенге заман шуны таләп итә, һәр милләт үзенең брендлары аркылы таныла. Аларга без: “Әле безнең өчпочмагыбызда да бар, өчпочмак бәйрәме уздырсагыз да бик әйбәт!” – дип әйтеп торабыз. Бөтен төбәкләрдә дә татар милли ашлары йортлары булырга тиеш. Моның турында без сезнең белән инде күп тапкырлар сөйләштек. Инде кайберләрегез әкрен генә булдырды да. Күп җирләрдә татар ашлары йорты, кафе, рестораннар барлыкка килгән. Бу эшне сез киләчәктә дә дәвам итәрсез дип уйлыйм һәм ул безнең милләтебезнең йөзе булачак. Нинди генә җыен, ниди генә чара булмасын, анда татар бармый калырга тиеш түгел! Әгәр аның тамак чылатып алырлык чәе, чәк-чәге булмаса, ул татар җыены буламы? Шуның өчен матур чараларны бөтен яктан да уйлап, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Анда татарның атрибутлары: сөлге, кәләпүш, калфаклар, матур киенгән, яулык бәйләгән ханымнар, апайлар, сеңлекәшләр дә булырга тиеш. Менә болар бөтенесе бәйрәмнәрнең күркәм йөзе була да инде. Без бу турыда инде күп тапкырлар сөйләштек. Яшьләрне дә шуңа этәрәбез, аларның бәйрәмнәрен сез дә хупларсыз. Һәм аларның акча дип әйтүләрен дә онытырга ярамый... Шушы чараларга ярдәм кулы сузарга кирәк.

Мин дини эшләр комиссиясе турында да берничә сүз әйтер идем. Мәчетләргә үзегезнең игътибарыгызны киметмәгез! Игътибар һәрвакыт булырга тиеш, ниндидер дин әһеленең, бигрәк тә бүгенге көндә яшь имамнарның телне белү-белмәвенә кайтып калмагыз. Телне белү-белмәү – бу техник әйбер генә. Белми икән, икенчене, белгәнрәген табырга кирәк. Чөнки мәчет намаз уку урыны гына түгел, йолалар үткәрү бинасы да. Бүгенге көндә аның бик күп йолалары тормышыбызга кире әйләнеп кайтты. Соңгы юлга озату, бәби туе, исем куштыру һ.б, һ.б. йолалары бар бит безнең милләтнең. Болар барысы да имамнарның эше, ә эшләр өчен тел кирәк. Телсез имам безгә кирәкми. Без шул турында сөйләшәбез. Менә Ислам университетына шундый таләп куйдык: әгәр университеттан татар телен белмәгән имамнар чыгарасыз икән, безнең милләтебездә аларның киләчәге булмаячак. Андый ислам безгә мәгънәле эш тәкъдим итә алмаячак. Мәчетләр тирәсендә тел бетсә, мәчетләр бит дин, тел, милләтне саклаучы түгел, милләтне үзгәртүче генә булып калачак. Ә безгә милләтне үзгәртүче дин кирәкми. Дин безгә гомер-гомергә кирәк, бездә диннең урыны бик матур. Дин белгән балалар да күпкә тәүфыйклырак һәм әдәплерәк булып үсәләр. Менә шуңа күрә дә балаларны диннән аерыга ярамый, мөмкинлек булганда, киресенчә, тартырга гына кирәк. Авыл мәчетләрендә мәктәп белән элемтә булырга тиеш. Мин комиссияләрнең эше киләчәктә дә давам итәр дип уйлыйм. Без бүгенге залга шул комиссияләрдә катнашкан кешеләрне чакырдык. Мин әле барысы белән дә таныштырып бетермәгән идем. Биредә милләтебезнең зур галиме, академик, Бөтендөнья татар конгрессы һәм безнең милләтебезнең эшчәнлегенә ярдәм итеп торучы, фәннәр академиясе президентының киңәшчесе Миркасыйм агай Госманов утыра. Ул безнең эшләргә үзенең фатыйхасын бирүче һәм төпле фикерләрен әйтә торган кешебез. Хәтерлисездер, без узган елны беренче тапкыр Бөтендөнья татар галимнәрнең форумын уздырдык. Шушы форумны оештыруда Миркасыйм агайның сүзе, оештыру эше һәм Академия ягыннан позициясе дә безгә бик зур ярдәм итте. Без сезне бу җыелышка конгресс эшләренә игътибарыгыз һәм анда бик теләп катнашуыгызны истә тотып чакырдык. Шул рәвешле, уртак эшебезне киләчәктә дә давам итергә язсын иде.

Безнең арабызда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миннуллин да бар. Роберт әфәнде, сезнең биредә катнашуыгыз безнең өчен зур мәртәбә. Шулай ук бүгенге чарабызда Фоат Әхмәтович Вәлиев катнаша. Ул бик зур этнограф, олы галим. Бүләкләү өлешендә әле аның исемен искә алырбыз. Ә хәзер чыгышларга күчәбез. Беренче сүзне Бөтендөнья татар конгрессында эшләүче Рөстәм Гайнетдиновка бирәм. Белгәнегезчә, Казанга төрле төбәкләрдән студентлар килә. Шушы эшләрне оештыручы булып, беренче чиратта, Рөстәм Бәдретдинович тора. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә буенча тулырак информацияне ул бирәчәк. Рәхим итегез, Рөстәм әфәнде.



Р.Гайнетдинов

- Уку йортларына чит төбәкләрдән студентлар кабул итү буенча программа дәүләт тарафына рәсми кабул ителмәсә дә, ул актив рәвештә эшләп килде. Әле 5 ел элек безнең ректорлар бу эшне аңламыйлар иде. Ләкин менә 5 еллык эшчәнлек нәтиҗәсендә без бу каршылыкны үтә алдык, хәзер инде бөтен ректорлар безнең белән элемтәдә торып, чит төбәк укучыларын төрле уку йортларына кабул итәләр. Ректорлар шурасы рәисе, Казан дәүләт университетының ректоры Мәгъзүм Салахов бу эшне сәясәт, ди. Чыннан да, татар балаларын Казанда укыту – мәсьәләнең әле беренче ягы гына, икенче ягы – татар мохите, татар рухында тәрбияләү. Без моны, дөрестән дә, сәясәт дип уйлыбыз. Быел Россия регионнарыннан – 61, БДБ илләреннән 70 бала укырга керде. Күпме бу, азмы? Бер яктан, ярыйсы саннар кебек, икенче яктан, безнең өчен бу бик аз. Безгә укырга килүче иң күп балалар ул, әлбәттә, Башкортостан һәм Ульяннан. Башкортостанда татар мәктәпләре күп, Ульянда да яңа мәктәпләр ачылып килә. Һәм, нәтиҗәдә, шушы төбәкләрдән килүче балалар саны да шактый. Ә менә Киров өлкәсен алып карыйк. Анда безнең татар мәктәпләре күп түгел, ләкин Киров өлкәсеннән дә һәр ел балалар килеп тора. Шулай да иң күбе Малмыж районыннан. Менә монда Камил агай Әхәтов утыра, мин аны сезгә күрсәтергә теләр идем. Чөнки Малмыж районында татар мәктәбен тәмамлаган һәр баланың максаты: “Мин Казанда укырга, бары Казанда югары белем алырга тиеш”. Байрак итеп куйганнар алар шушы эшне һәм бөтенесе безгә укырга керә; ә иң кызыгы: Камил агай имтиханнар вакытында үзе монда була. Һәм шулай ук Башкортостаннан Кифая апа Фазылҗанова, Нурмөхәммәт Хөсаенов Бәләбәй гимназиясыннан үзләренец укучыларына имтиханнар чорында теләктәшлек күрсәтәләр, ярдәм итәләр. Ләкин икенче төрлерәк мисал да бар. Оренбургта, мәсәлән, татар мәктәпләре, шулай ук Курган өлкәсендә зур татар авыллары, татар шәһәрләре бар. Ләкин бу өлкәләрдән килүчеләр бик аз, 2-3, кайвакыт алай да булмый әле. Нәрсә бу? Монда безнең милли оешмаларның җитәкчеләренә уйланырга кирәк. 2009нчы елда безне нинди шартлар һәм нинди мохит көтә? Сез беләсез: Дәүләт Думасы карары буенча, киләсе елдан бөтен имтиханнар Бердәм дәүләт имтиханы – ЕГЭ формасында үткәреләчәк һәм традицион имтиханнар инде бетереләчәк. Бу күренеш, бер яктан, уңай да кебек, ләкин, икенче яктан, безнең татар балаларына уңайсызлыклар да тудыра. Хәзер инде балалар биш-алты, кайсылары хәтта унлап уку йортына үзләренең ЕГЭ нәтиҗәләрен тапшыралар да кая кабул итәрләр икән дип көтеп утыралар. Нәтиҗәдә, якынрак һәм уңайлырак уку йортын сайлап алалар. Бөтенесе дә Казанга килми, әлбәттә. Казан уку йортларына документларын биреп уку хокукын алсалар да, кайсылары: “Менә Уфа якыннырак, Чиләбе якынырак !” – диләр дә шунда калалар. Шуңа күрә, бездә саннар кими. Икенчедән, бөтенесе бездәге бик югары таләпләрдән куркалар. Ләкин куркырга кирәкми! Сез балаларыгызны конгресска китерегез! Алар үзләре ак белемле, ата-аналары миһербанлы икән, Татарстан ЮУЙлары җитәкчеләре безгә теләктәшлек күрсәтер. Безгә килеп-китү генә әле зур батырлык түгел, үзегез белән һәрберегез 10-15 баланы да алып килсәгез начар булмас. Менә шул вакытта безнең алдыбызда йөзегез дә якты булыр.

Шушы юнәлештә минем ике тәкъдимем бар. Беренчедән, безнең КДУ базасында бик зур дистацион укыту системасы төзелде. Алар инде хәзер бер вакытта 10 фәннән 6 меңнән 10 меңгә хәтле студентны укыта алалар. Биредә 40тан артык югары белгеч ана телен укыта. Шулай ук Интернет системасы да исәпкә алынган. Хәзер инде татар телендә электрон дәреслек гамәлгә керде. Интернет системасы балаларны БДИга әзерләргә бик зур мөмкинлек бирә. Икенчедән, ул инде бигрәк тә БДБ илләре өчен актуаль. Безнең БДБ илләрендә хәзер ”Росзарубежцентр” дигән оешмалар бар. Алар яңа Федераль структурага керде, БДБда яшәгән милләтәшләр белән эшләү агенствосы да барлыкка килде. Аның җитәкчесе Фәрид Хәйруллович Мөхәммәтшин – безнең милләттәшебез. Ул Президент Медведев җитәкчелегендә эшли. Менә шушы “Росзарубежцентр” кебек оешмаларның иң зур максаты – безнең милләттәшләрне Россиядә яшәгән халыкларның теленә өйрәтү. Иң зур вазыйфалары – безнең яшьләрне рус телен, Россия тарихы, обществознание һәм үзләрендә булмаган предметлардан имтиханнарга әзерләү. Шуңа күрә безнең БДБда яшәүче милләттәшләребезнең зур мөмкинлеге бар. Менә үзбәкстанлылар аны инде ничә ел файдаланалар, быел Таҗикстанда да куллана башладылар. Ә Әзербәйҗан, Кыргызстан һәм башка илләрдә әлегә кулланмыйлар. Рәхмәт сезгә!



Алып баручы

- Сез инде аңладыгыз: Мәскәүдә чит ил ватандашлары белән эшләүче “Росзарубежцентр” агенстовасы безгә зур ярдәм итә ала. Шуны онытмагыз: заявкаларыгызны бүгеннән үк юллый башлагыз, яңа проектларыгыз булса, барысын да шушы оешмага җибәрегез, киләсе елдагы “пирог”тан өлешсез каласы булмагыз.

Балаларны укыту мәсьәләсенә килгәндә, Татар Дәүләт Гуманитар педагогик университеты ачылганнан соң яңа мөмкинлекләр барлыкка килде. Әле менә күптән түгел генә шушы университетның 7 елга үсеш стратегиясен тикшерү булды, ул чарада Президентыбыз да катнашты. Бу университетка нәкъ менә сезнең балаларны укыту, белемле халкыбызның бөтен рухи байлыгын үз эчләренә туплаган, яңа төр карашлы, конкурентлыкка сәләтле укытучылар тәрбияләү бурычы куелды. Монысы бер як булса, икенчесе – татар милләтенең рухи байлыгын сеңдергән, гомум карашлы, бөтен яктан дә сәләтле белгечләр үстерү. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, университетка сезнең балаларыгызны алачаклар. Шуны аңлагыз: бу университетка балаларыгызны җибәрү – һәрберегезнең бурычы. Без киләчәктә һәр елны меңәрләгән баланы укырга кабул итәргә һәм аларга бөтен уңайлыкларны тудырырга, яңа тулай тораклар төзетергә тиешбез. Шул вакытта гына әлеге уку йорты конкурентлыкка сәләтле, бөтен Россия Федерациясе күләмендәге университетларның берсе булачак. Без СНГ илләре өчен елга 70 кешелек квота алып киләбез, бу елны исә Мәскәүдән 100 кешелек квота сорадык. Без тагын бер чыгыштан соң тәнәфес игълан итәрбез. Мин сүзне Латвиядагы татар-башкорт мәдәният үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасе Зөфәр Зәйнуллинга бирәм. Рәхим итегез!

З. Зәйнуллин

- Ассаламалейкум! В начале своего выступления от имени татар и башкир Латвии хочу высказать свое возмущение и категорическое осуждение принципов Российской Думы, которая приняла решение об уничтожении национальных языков, в том числе нашего татарского языка. К 1991 году у нас в Татарстане осталась только одна татарская школа. Я видел, как относится Российская Дума к сохранению русского языка у нас в Латвии. Вы помните ту Ригу, которую видели по телевидению, она была правильная, ей удалось отстоять где-то 40% обучения русского языка в школах, но когда непоследовательность происходит с татарским языком, этого допускать нельзя.

О нашей жизни: в принципе, мы, татары, башкиры, живем комфортно, чувствуем такое доброе внимание к нашей культуре со стороны властей. Нас с удовольствием приглашают на все концерты, на фольклорные фестивали. У нас есть очень хорошие ансамбли в городе Марво – это Эстония, прекрасный ансамбль в г.Висагинасе, в Клайпеде, и конечно, наш ансамбль "Чишма", который участвовал во многих фестивалях. В этом году мы участвовали даже в фестивале песни, который проходит 1 раз в 4 года и где участвуют десятки тысяч певцов. Мы, конечно, имели свою площадку и прекрасно выступали. Очень хотелось бы отметить проведение Всемирного форума татарской молодежи, после которого активизируется жизнь в обществе, после чего начинает действовать татарская школа, растет общение и знакомство между молодежью всего мира. Но хотелось бы порекомендовать или высказать свое мнение о том, что форумы проходят не так часто, но можно было бы даже за счет молодежи, за их собственные счета, организовать какие-то летние лагеря. Я думаю, что молодежь поедет и будет общаться с удовольствием. Очень важно для нашей зарубежной диаспоры хотя бы раз в год проводить концерты профессиональных ансамблей, певцов и танцоров. В этом году у нас вот был Альметьевский театр. Я рекомендую пригласить их и вам. Мы бы убили сразу несколько зайцев. Ведь это и танец, это и песня... И, конечно же, хочется сказать спасибо Исполкому конгресса и Министерству культуры Татарстана, которые помогают нам все это организовать.

Если о нашем будущем, то вкратце скажу, что мы организовали и проводим ежегодно Всебалтийский Сабантуй. Он будет проходить в Риге, в этом году он проходил в Польше, в Гданьске. Собирались сначала Литва, Эстония и Рига-Латвия, сейчас уже подключается Польша, Германия, в этом году участвовал Калининград. Это будет 5й Сабантуй. Опять же мы уверены, что в культурном плане будет поддержка Татарстана. В этом году еще отмечает 20-летие старейшее общество Нарвы, на которое можно опираться. Они 15-20 лет проводят Сабантуй. Думаю, что они могут оказать помощь. У нас будет одно интересное событие. В 2010 году мы будем проводить 6-й Балтийский Сабантуй, посвященный 600-летию Грюнвальдского сражения. Это сражение произошло в Литве. Литовский князь Витаутос нанял татарское войско, которое, в принципе, помогло отстоять независимость Литвы. Из Прибалтийских стран в Литве можно сказать, местные татары чувствуют себя наиболее комфортно. У них есть свои мечети, то есть после той исторической битвы им были даны земли, которые до сих пор существуют. В принципе, можно там жить, живем хорошо и приглашаем в гости. Рахмат! Сау булыгыз!



Алып баручы

- Рәхмәт сезгә, Зөфәр әфәнде! Сезгә эшләрегездә уңышлар телибез!

Мин инде тәнәфес турында әйткән идем, тагын ике генә минутка сүз бирәсе килә. Биредә “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, безнең иң зур шагыйрьләребезнең берсе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин утыра. Равил Габдрахманович, сезгә сүз бирәбез. Рәхим итегез!

Р.Фәйзуллин

- Мөхтәрәм җәмәгать. Бирегә килгән кешеләрнең теләге бер. Ул да булса милләтне яшәтү. Әмма без бик яхшы беләбез: милләтне милләт иткән төп билгеләрнең берсе – ул туган тел. Күреп торасыз, әйтеп торалар: мәктәпләрдә эш шактый катлаулы бара. Бу проблема белән бөтен Россия буенча көрәшергә кирәк. Ләкин әле тагын уйланып җиткерәлмәгән өлкәбез бар. Ул да булса татар матбугатын, татар китабын, татар сүзен читтәге җирләрдә, читтә яшәгән милләттәшләребезгә ирештерү. Бу эшләр соңгы вакытларда шактый нык аксый. Әгәр дә без бүгенге халәтебезне моннан 20-30 ел булган хәл белән чагыштырып карасак, татар матбугатын тарату 40-50 тапкырга кимеде. Процентка түгел, тапкырга. Элегрәк, мәсәлән, “Азат хатын”, “Совет әдәбияты”, “Казан утлары” һәр ике гаиләнең берсендә булса, хәзер алар бик нык азайды. Мисал өчен, мәсәлән “Сөембикә” журналын яки “Казан утлары”н гына алып карыйк. Алар 600000 тираж белән чыккан булса, хәзер күпме дип уйлысыз? 10000! Күпмегә төшкән? Ничә тапкырга? “Казан утлары”ның тиражы 70нче еллар ахырында 100мең чамасы иде. Хәзер – 5-6 мең. Телне саклау бит безнең матбугатның вазыйфасы! Әгәр дә гаиләгә журнал-газета килә икән, аны олысы-кечесе, ягъни берсе булмаса икенчесе укып карарга мөмкин. Булмаганны укып булмый. Һәм дә, әйтергә кирәк, тел ул - урамда яисә базарда сөйләшү түгел, телнең иң классик, затлы формасы –әдәбиятта, матбугатта. Мин бик үтенеп шуны гына сорыйм: безнең матбугатыбызны күбрәк таратсагыз иде. Бу проблема инде күптәннән каралып килгән. Мәсәлән, эстоннар, үзләренең тиражларын саклап калыр өчен, бер гаиләгә бер ук журналны яисә газетаны өчәрдән ала торган булганнар. Бу – милләтнең данын күрсәтә торган фактор.

Мин үзебезнең “Казан утлары” турында берничә сүз әйтер идем. Ул Россия да иң алдынгы, иң яхшы журналлардан берсе дип исәпләнә иде. Әле менә моннан ике ел элек кенә безнең әдәби журналыбыз 1000нче санын чыгарды. Ни рус, ни грузин, ни үзбәк, ни башка халыкта юк мондый саннар, бу бит горурланырлык факторлар. Мәсәлән, шул ук “Казан утлары” Татарстанда 200 тәңкә чамасы булса, ә читтә ул 300 тәңкә тора торгандыр. Элегрәк аны саваплы эш итеп өлкәннәргә, әдәбият, тарих белән кызыксынган кешеләргә таратып була иде. Минемчә, мондый мөмкинлекләр хәзер дә бар. Агентлык оеша дип әйтәләр бит, шулай ук чит илләрдә дә безнең вәкиллекләр бар. Шулар аша да оештырырга мөмкин дип уйлыйм мин бу эшне. Шуңа күрә, телне сакларга телибез икән, без матбугатны, китапны, газет-журналны саклап калырга тиешбез. Менә шушы иде минем әйтергә теләгән төп фикерем. Рәхмәт сезгә!

Р.Закиров

- Моннан да үтемлерәк итеп әйтергә мөмкин дә түгелдер, ләкин мин дә берничә сүз өстәми булдыра алмыйм. Чыннан да, без күбебез партия заманында тәрбияләнгән, шул чор идеологиясе басымы астында эшләгән кешеләр. Сез партия заманында шул кадәрле тиражлар үзеннән-үзе барлыкка килгән икән дип уйламагыз. Мин хәтерлим: партиянең бүлекчәләрендә кем кайсы авыл, кайсы өй, кайсы гаиләдә нинди газета-журналга язылганлыкны галочка белән билгеләп баралар иде. Шуңа күрә бүгенге көндә без бар нәрсә дә үзеннән-үзе булыр дип уйлыбыз икән – бик тирән ялгышабыз. Әйдәгез сөйләшик, биредә безнең “Ак калфак” оешмасы бар. Нигә сез үзегезнең “Сөембикә” журналын шушы кадәрле мескен хәл – 10 000 тиражга калдырдыгыз? Сезнең ил буенча оешмаларыгыз җитәрлек, аларның һәрберсенә хәбәр бирегез, төзегез списогын, бирегез разнарядка, шуны контрольда тотыгыз! Ни өчен шушы мәсьәлә белән шөгыльләнмисез сез? “Татар гәиләсе” фондын кордым дип телевизордан чыгыш ясап йөрергә бик җиңел, ләкин ул гаиләнең нигезендә хезмәт булса гына чыгыш ясауның мәгънәсе бардыр дип уйлыйм мин. Оренбургта бик рәхәтләнеп Илдус Дәүләтовның немец комбайнерларын, немец культиваторларын карап йөрдем. Шаккаткыч! Ләкин ул миңа: “Менә бу – безнең Татарстан газет-журналлары!” - дип күрсәтә алмады. Без аңа бик рәхмәтле, ләкин матбугат мәсьәләсендә игътибар җитми. Димәк, әлегә хәтле без бу турыда тиешенчә сөйләшә алмаганбыз. Бу әйберләргә игътибар кирәк, әйдәгез сөйләшик! Барыбыз өчен дә мөһим мәсьәләләр бит бу; беренчесе – балаларны укырга җибәрү, икенчесе –татар матбугатын күтәрү, шул исәптән татар китапларын һәр гаиләнең дусты итү. Бу һәр кешегә кагыла. Татар газеталары, китаплары укымыйсыз икән, бер ике-өч елдан “шалтыр-шалтыр” йөри торган буш кабыкка әверелергә мөмкин бит без. Төрле җирләрдә эшләп килгән мәктәпләрнең директорлары биредә утыра. Без сезнең белән бик нык горурланабыз, ләкин балаларыгыз әле тиешле дәрәҗәгә күтәрелеп җитә алмады, бу фактор бигрәк тә Саратовка кагыла. Сезгә ярдәмне эшмәкәрләр бик әйбәт күрсәтә, без аларга бик рәхмәтлебез. Мин 15 минутлык тәнәфес игълан итәм. Ял итеп, чәйләп алыгыз.

(Тәнәфестән соң.)

Алып баручы

- Без бу елдан Татарстанның шәһәр һәм районнарында эшне нык активлаштырдык, чөнки Россия төбәкләре, чит илләр белән бәйләнешләр инде күптән үзен сиздереп килә. Тискәре яклар да юк түгел, чөнки 3 ел инде Татарстан районнарындагы татар мәктәпләре белән дә безнең проблемалар бар. Сүз Аксубай районы мәгариф бүлеге мөдире Роза Сабировага бирелә. Рәхим итегез! Аксубай район үзәгендә бүгенге көндә әле татар мәктәбе юк. Шушы мәсьәләләрне ничек хәл итү турында яхшы фикерләр һәм тәкъдимнәр ишетербез дип өметләнәбез. Рәхим итегез, Роза Гомәровна.



Р. Сабирова

  • Хәерле көн, хөрмәтле милләттәшләр! Мәҗит Думави, Хәсән Туфаннарны биргән күп милләтле Аксубай төбәгеннән барыгызга да сәламнәр ишеттерәсе килә. Башка районнардагы шикелле үк, 2008нче елдагы махсус программа нигезендә, без дә район күләмендә утырышлар оештыру, мәктәпләр, балалар бакчалары, профлицейларда милли мәгарифне үстерү эшен актив алып барабыз. Һәм бүгенгесе көндә күңелле уңышларыбыз да бар. Телләр турындагы закон кабул ителгәннән соң, бер төркем яшьләр үзләренең һөнәрләрен татар теле белән бәйле сайлап алдылар. Бүгенгесе көндә Гөлнара Сабирова эшен “Татарстан яшьләре”ндә, Радик Сабиров белән Нәфис Сафиуллин – “Шәһри Казан” газетасында, Гөлнара “Сөембикә” журналында уңышлы гына эшчәнлек алып баралар. Г.Камал сәхнәсендәге Алсу Каюмова, Кәрим Тинчурин артисты Исмәгыйль Фәрхетдинов, “Казан егетләре”ндә гармунчы Азат, яшь драматурглар конкурсында “Суган чәчәге” пьесасы белән лауреат исемен алган Илгиз Зәйниев, “Яңа гасыр” дулкынында сез ишетә торган Иркә – болар барысы да шушы мишәр төбәге Аксубайдан чыккан яшь буын вәкилләре. Һәм без бер символик бүләкне укытучы, тәрбияче, укучыларыбызга җиткерүне максат итеп куйдык. Ул – бик матур асылташлардан торган муенса. Ә бу муенса асылташларының һәрберсенең үзенең бер урыны бар. Әгәр ул муенса ташларның берсе генә үз урынын югалтса да, аның үзкыйммәте югалачак. Шушы хакыйкатьне алга куеп, бүген без эшебезне дәвам итәбез. Районыбыз күләмендә бүген 49% артык чуваш, 35% татарлар, 15% артык урыслар һәм башка милләт вәкилләре яши. Һәм һәрбер мәктәптә, балалар бакчаларында ике телне дә өйрәнү тигез дәрәҗәдә алып бару максатыннан, мәктәпләрне татар теле укытучылары белән тәэмин итүгә ирештек. Югары белеме булмаган укытучылар дистанцион уку юллары белән югары белем алдылар. Һәм бүгенгесе көндә алар үз эшләрен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында дәвам итәләр. Районыбыз күпмилләтле булганганлыктан, бүгенгесе көндә чуваш мәктәпләрендә чуваш, шул ук вакытта татар һәм рус телләрен укыту, шуның белән бергә чит телләре өйрәтү максаты куелган. Бүгенге көндә бу четерекле проблема ничек хәл ителә соң? Мәсәлән, биш авылдан килеп укучы 200дән артык татар, чуваш, рус балаларына бүгенгесе көндә лицейда 3 телдә белем бирелә. Татар, чуваш һәм рус класслары эшләп килә. Ә инде Иске Кармәт кебек 50% татарлар, 50% чувашлар яшәгән авылларда татар, чуваш һәм инглиз теле дә өйрәтелә. Моннан кала, якындагы чуваш авылларында чуваш теле белән параллель рәвештә татар телен дә өйрәнәләр. Бер генә мәктәптә дә бүген татар теле өйрәнелми дип әйтеп булмый. Безнең җирле бүлекчә тарафыннан 2007-2008нче уку елында балаларга милли белем һәм тәрбия бирү, мәктәп белән гаилә арасында элемтәләрне ныгыту максатында, барлык мәктәпләрдә дә ата-аналар җыелышлары, түгәрәк өстәл, конференция, анкетирование, әңгәмә, тематик кичә, бәйрәм, бәйге, халык педагогикасы, туган тел атналыклары үткәрелеп килә. Казан театрларына, музейларына һәр елны күмәк экскурсияләр оештырыла. Белем сыйфатларын үстерү, толерант фикерләр йөртүче шәхесләр тәрбияләү, информацион-коммуникацион технологияләр кертү, укытучыларның алдагы эш тәҗрибәсен тарату максатында педагогик укулар, республика, зона һәм районда семинарлар, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелде. Милли төбәк компонентын укыту процессында Казан, Чаллы, Чабаксардан галимнәр чакырып, ачык дәресләр, конференция, мастер-класс, семинар-практикумнар план нигезендә һәр ел үткәрелә. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатында район үзәгендә сәнгать мәктәбе, балаларга өстәмә белем бирү үзәге, түгәрәкләр, сәләмәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатында спорт, картинг клуб, Аксубай гимназиясендә отрядлар, һәр мәктәптә төрле юнәлештә спорт секцияләре эшләп килә. Районда балаларда милли гореф-гадәтләр, традицияләр, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә зур урын бирелә. Туган якны өйрәнүче мәктәп музейлары район күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә дәрәҗәле урыннар ала. Бөтенрусия күләмендә үткән “Ватан” конференциясендә Түбән Майны һәм Иске Илдерә урта мәктәпләре укучылары лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Мондый чараларда катнашу милли үзәк формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә зур йогынты ясап килә.

Алып баручы

- Роза Гомәровна, гафу итегез, монда самоотчет кирәкми. Без эшләгән эшләрегезгә ышанабыз. Проблемалар һәм аларны ничек хәл итү турында фикерләрегезне әйтсәгез иде.



Р. Сабирова

- Бүгенгесе көндә Аксубай мәктәпләрендә эксперименталь программа нигезендә чит тел һәм татар телен өйрәнү буенча тәҗрибә уңышлы гына эшләп килә. Шулай ук Чаллы педагогик белем бирү институты белән берлектә укытучыларыбызның эшчәнлеге дә мактауга лаек. Хәзерге вакытта район күләмендә Яңа Ибрай гимназиясе, Сибгат-чуваш гимназиясе һәм Аксубай рус гимназияләре эшчәнлекләрен яхшы гына алып баралар. Читтә һәм якында эшләүче өлкәләр белән эшчәнлегебезне дә актив алып барабыз диясем килә. Бүген Димитроград шәһәрендә эшләүче гимназия белән тыгыз элемтәдә яшәп, аларга, мөмкинлекләрдән чыгып, материаль-техник базаларын ныгытуга үзебездән өлеш кертәбез. Һәм менә шушы Аксубай үзәгендә татар милләтеннән булган 500 бала бар һәм алар өчен Аксубай үзәгендә татар телендә эшләүче мәктәп ачу безнең зур проблема булып тора иде. Рәхмәт, районыбызда татар конгрессының күчмә утырышы булып узды һәм анда район җитәкчесе Башкарма комитет берлектә, яңа хакимият башлыгын билгеләде. Яңа хакимият башлыгы бу проблемага йөз белән борылды, Дәүләт Советына һәм шулай ук татар конгрессына мөрәҗәгать юллады. Һәм безнең чын күңелдән район үзәгендә татар мәктәбе булыр һәм без анда тырышып эшләрбез дип өметләнеп калабыз.



Алып баручы

- Рәхмәт, безнең өчен монысы – иң куанычлысы. Моны нык конторольда тотыгыз, район җәмәгатьчелегенә дә, республика җәмәгатьчелегенә дә яңа информацияләрне һәрдаим җибәреп торыгыз. Халык аларны белеп, ишетеп торыга тиеш. Сезгә уңышлар телибез! Сүз Төмән өлкәсе татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Нурулла Саттаровка бирелә. Рәхим итегез!Без әле бу бүлекчәне бер ел элек кенә оештырдык. Әле кайчан гына, хакимиятләрнең шушы эшне эшләргә мөмкинлек бирмәүләре аркасында, Төмән өлкәсендә безнең эшләребез бик чамалы, йомшак бара иде. Ләкин менә шушы егетләр – Нурулла Саттаров һәм Ринат әфәнде килгәннән соң ситуация үзгәрә төште һәм нәтиҗәдә без Төмән татарлары конгрессын оештыра алдык. Аның президенты Нурулла Саттаров. Рәхим итегез!



Н.Саттаров

- Конгресс татар Тюменской области создан год назад. Вы спросите, зачем нужен был этот конгресс? Да потому что в Тюмени живут казанские, сибирские татары, это единая нация, но так получилось, что кто-то испокон веков, со времен хана Кучума, приехал туда и жил там. Один язык, одна культура и для единения этой культуры мы объединили, создали конгресс татар Тюменской области. И хочется отметить, огромную помощь здесь оказывает общественная организация Тобольска. Тобольск – это, вы знаете, исторический центр не только русской, но и татарской культуры.

Вот у нас в Тюмени сейчас нет ни одной татарской школы. Если бы были те школы, которые существовали раньше в деревнях, они бы привели к тому, что дети бы знали только татарский язык и когда приезжали бы в город, они не могли бы учиться в русских школах, в русских институтах. Это было бы очень тяжело, поэтому мы сейчас создаем коммуникативные структуры, которые будут учить детей и татарскому, и русскому языку. Конгресс татар создал также Сибирское издательство книг, т.е. мы издаем книги на татарском языке, чтобы те люди, которые живут в Тюменской области, могли читать на родном языке. Огромное спасибо хочу сказать и участникам нашего общественного движения, которые помогают в сборе материала. Говорить можно много, но я всего несколько слов хочу сказать о дальнейших планах. Мы хотим провести у себя в 2010 г. федеральный Сабантуй и фольклорный фестиваль. Думаю, совместными усилиями мы все это сделаем. Мы также очень много внимания уделяем молодежной организации Тюменской области. Мы их объединили в Союз молодежи, и они также вошли в конгресс татар Тюменской области. И вот подчеркиваю то, что, развивая татарскую культуру в Тюменской области, мы решили создать Тюменский областной центр культуры. Поначалу она будет существовать как общественная организация, а потом уже, я думаю, мы сможем "переделать" его как государственную. Чтобы поддержать наших ученых и интеллигенцию, мы проводим Сулеймановские, Занкиевские чтения, выпускаем газету "Сибирия". Я думаю, все движения, которые мы проводим, помогут развитию культуры татар в нашем регионе. В общем, надо работать, чтобы татарская общественность жила лучше и благополучно. Для этого, я считаю, в Тюменской области надо создать представительство республики Татарстан. Спасибо.

Алып баручы

- Спасибо. По Томской области хочу сказать только то, что вы все нам очень близки, но Сибирь и Тюменская область кажутся нам особо важными, постольку за этой организацией Тюменской области 320 000 татар. Это немалая цифра, за ними много проблемных районов. Это Заболотье, где наши села утопают в болоте и сегодня эта жизнь, по сравнению с нашей, кажется каторгой, вы об этом должны знать. У них очень много проблем, поэтому за эту работу взялись сильные ребята. Но и в их адрес я должен сказать то, что они не очень близко воспринимают деятельность Тобольских национальных организаций. Я думаю, к этому проекту потянутся и власти региона, и бизнесмены, которые хотят поднять дело. Но при этом надо и целенаправленно работать. Я не говорю, что местный конгресс бездельничает, но поддержка и с вашей стороны должны быть четкой. Спасибо за внимание.



Сүз Новосибирск өлкәсе татар милли мөхтәрияте рәисе Әмир Гәрәевка бирелә. Новосибирск шәһәрендә алар актив эшчәнлек алып баралар, бик күп чаралар үткәрәләр. Рәхим итегез!

Ә.Гәрәев

- Рәхмәт! Исәнмесез, хөрмәтле дуслар. Мое выступление – это небольшой отчет о проделанной работе двух организаций: татарской автономии и культурного центра. Новосибирск – культурный центр Сибири и центр развития национальных культур. На его территории проживает более 100 национальностей. Но не у каждой из них есть своя своя культурная автономия и татарский культурный центр. Повезло нам, потому что мы существуем более 20 лет. Однако, татарская диаспора в Сибири находится в сложном положении. Во-первых, географическая удаленность региона от исторической родины создает изолированность, а значит и трудности в организации частых взаимодействий. Вторая проблема – это отсутствие сильной материальной базы. Было сказано, что за пределами Урала нет ни одного представительства Республики Татарстан. А также не теряет актуальность объединения разнообразных групп татар, говорящих на разных диалектах, которые являются коренным населением Сибири. Это чацкие, баратинские татары, сосланные в 30ые годы из центральной части России. Таким образом, деятельность татарской автономии и культурного центра выступает как инструмент консолидации татар и защиты национальных интересов этноса в Сибири. Национально-культурная автономия и культурный центр успешно и плодотворно продолжают свою работу по сохранению, развитию и пропаганде культуры в Сибирской области в течение 2008 года. Весомое достижения особо видны в молодежной среде. Первое направление работает в целях изучения и сохранения языка, культурно-исторических и духовных ценностей, традиций татар. Было проведено более 100 мероприятий. Ежеквартально у нас проходят музыкально-литературные вечера. Также татарским молодежным клубом “Алтын йолдыз” организуются дискотеки. Продолжает свою работу детская студия татар. Проводятся воскресные курсы татарского языка для взрослых, эстрадный ансамбль “Лейсан” продолжает участвовать во всех мероприятиях, проводимых татарскими организациями и гастролировать по Сибирскому региону. Второе направление тесно связано со спортом. В целях развития национальных видов спорта в 2008 году была открыта региональная общественная организация “Федерация национальных видов борьбы”. Результатом работы стала победа одного из наших воспитанников на кубке Сибири, он также стал призером на кубке Урала, на международных соревнованиях по национальной борьбе, на кубке Президента Республики Татарстан в Альметьевске. В настоящее время наши спортсмены готовятся играм на первенство России. Оказывается методическая, материальная помощь молодым татарским дарованиям. Она проявляется в легкой атлетике, лыжных гонках в деревнях Новосибирской области. В целях воспитания подрастающего поколения в рамках национальной культуры, поддерживается работа молодого клуба “Алтын йолдыз”. Активисты клуба, это 8 человек, были направлены на дни татарской молодежи. А также была сформулирована делегация из 6 человек на 3 форума татарской молодежи в Казани. Также надо отметить, что один из наших делегатов вошел в состав бюро Всемирного форума татарской молодежи. Таким образом, ведется совместная работа с молодежью Казани. При клубе действует команда КВН “Көлке дуслар”. По субботам ребята клуба занимаются в вокально-хореографическом кружке. Центр вокального трио «Науруз» стал лауреатом 1 степени Международного конкурса «Көзге Иртыш моңнары». Для поддержки татарской молодежи было принято решение об организации проведения первого сибирского фестиваля-форума татарской молодежи. Для этого были выиграны 2 гранта, муниципальный и областной, но и этих средств было недостаточно, в связи с чем был написан проект «Молодежь Сибири в своей культуре», который объединил 2 фестиваля. Первый - Фестиваль татарской молодежи и второй – Международный фестиваль тюркских народов – «Сибирская чайхана». На проект были выделены деньги из Департамента культуры Новосибирской области. Творческий проект был успешно реализован в рамках форума молодежи Новосибирской области. С 30 октября по 2 ноября 2008 года благодаря поддержке Федеральной культурной автономии татар России, участники проекта проживали бесплатно. Делегации прибыли из Омской, Томской, Кемеровской, Иркутской, Тюменской областей, Республики Казахстан, Башкортостан, Хакасия, Алтай. Солисты, направленные Исполкомом Всемирного конгресса татар, достойно представляли Татарстан на всех мероприятиях творческого проекта. Особая благодарность директору театра им. Тинчурина Фанису Мусагитову, который для проведения мастер-классов по хореографии и актерскому мастерству направил народного артиста РТ Зуфара Харисова. В рамках проекта был проведен круглый стол, где была принята резолюция, избран молодежный комитет форума, представителем которого была выбрана Гареева Дина, член бюро Всемирного конгресса молодежи. Мы рады, что стали инициаторами Сибирского фестиваля молодежи, который имел свое продолжение в городах Сибирского региона. Так, недавно в Иркутске прошла молодежная конференция, где было создано молодежное объединение «Байкуль йолдызлары», куда вошли и Бурятия, и Бурятская молодежная организации. Молодежные мероприятия также прошли в Кемеровской области. С целью сохранения богатства родного языка и его пропаганды среди местных жителей, в этом году одним из наших меценатов учебной литературой были обеспечены школы Новосибирской области. Он также взял шефство над одной из школ Лубинского района. Член Совета автономии, методист центра Абакиров разработал методические пособия по изучению татарского языка в целях искоренения письменной неграмотности, приводящей к ограничению права, равного доступа к национальной культуре татарского народа. Благодаря усилиям наших организаций в октябре этого года удалось посадить за стол переговоров двух наших хазратов и заключить соглашение об их сотрудничестве. Таким образом, решалась задача объединения татар и мусульман, проживающих на территории Новосибирской области. Это был очень серьезный вопрос. Значимыми событиями для татар Новосибирской области стали гастроли Театра драмы и комедии им. Тинчурина, а также концертная программа Салавата Фатхетдинова, которые оставили неизгладимые впечатления на наших зрителей. Но мы столкнулись с такой проблемой, что многие люди даже не знали Салавата и только благодаря высокой цене билетов нам удалось собрать гонорар. А за исключением Новосибирска города Сибири вообще отказываются принимать звезд эстрады Татарстана, потому что все-таки надо пропагандировать, почаще приезжать в наши регионы. Региональная национальная автономия и культурный центр в разработке проведения областного проекта «Большой Новосибирск», идея которого состоит в том, что национальное культурное разнообразие – это важнейший ресурс для развития мегаполиса, ведут экспертные сессии по теме развития национальной культуры и о путях его решения. Итогом работы национальной автономии и культурного центра стало награждение руководителей этих организаций Лихомирова, Гареева памятными знаками «За труд на благо народа». Таким образом, несмотря на имеющиеся трудности, те цели и задачи, которые стоят перед автономией и культурным центром Новосибирской области в сфере сохранения самобытности, развития татарского языка, образования национальной культуры, были достойно реализованы в течение 2008 года. Рәхмәт!

Р.Закиров

- Как вы уже обратили внимание, если даже был самоотчет, я не остановил Гараева. Вы можете спросить: «Почему Аксубаевских представителей остановил, а его нет?» Я сделал это осознанно, потому что они работают в особых условиях. Я считаю, что они в Новосибирске ведут активную работу, пропагандируют татарскую культуру, хорошо организуют вечера. Если помните, в прошлом году в фестивале «Жиде йолдыз» пела сама Тихомирова. Я уверен, что к следующему приезду в Казань они уже выучат язык.

И еще хочу добавить, что 27 и 28 февраля в г.Новосибирске будет проходить фестиваль конкурса “Себер йолдызлары” и отборочный тур на молодежном телевидении “Татар моңы”, поэтому хотел пригласить вас всех поучаствовать.

Ә хәзер сүз Саба муниципль районындагы җирле оешма җитәкчесе “Саба таңнары” газетасы редакторы Тәлгать Самат улы Нәҗмиевка бирелә. Рәхим итегез.



Т.Нәҗмиев

- Рәхмәт! Хөрмәтле милләттәшләр, кунаклар, хезмәттәшләр. Мин туктатылудан шикләнеп, сүземне кыска тотырга тырышырмын. Безнең районыбыз җирле бүлекчәсе конгресс белән тыгыз элемтәдә эшли һәм яши. Моннан берничә ел элек без Россия төбәкләрендә чыга торган газеталарның мөхәррирләрен кабул иттек. Үткән ел IV съездан соң бер төркем кунаклар Саба җирендә дә булдылар һәм борынгы Саба җирен ошатып киттеләр. Сабадан 10 км. читтә, авылның иске зиратында бүген дә 1332нче елгы кабер ташы саклана. Ә 700 ел элек җирләнгән кешенең кабер ташы саклануы күп нәрсә турында сөйли. Гомумән, безнең район, башка районнар белән чагыштырганда, саф татар авылы диясе килә. Районда 96% халык – татарлар, район үзәгендә алар 98% тәшкил итә. Районда газета фәкать татарча гына чыга, 22 кешене берләштергән “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе тапшыруларны фәкать татарча алып бара. Әлбәттә, без дә ал да гөл дип кул төшереп утырсак, вертикаль сәяси шартларында бик күп проблемалар килеп чыга, алар безгә дә кагыла. Әмма ләкин без мәгариф бүлеге белән тыгыз элемтәдә яшибез. Безнең мәктәпләр, нигездә, - татар мәктәпләре, алар арасында 6 катнаш мәктәп һәм Иштуган станциясендә бер рус мәктәбе бар. Сабадагы катнаш мәктәпләрдә белем бирү ике телдә алып барыла, ә менә 4 балалар бакчасында тәрбия эшләре фәкать татар телендә генә бара. Аның уңай нәтиҗәләре дә бар, мәсәлән, узган ел “Шатлык” балалар бакчасы Каюм Насыйри исемендәге рреспублика бүлегенә лаек булды, ә Шәмәрдәндә урнашкан газпром системасындагы балалар бакчасы милли программалы конкурста призлы урын алды, аларны “Россия” телевидениесеннән күрсәттеләр. Мондый мисалларны байтак китереп була, чөнки туган телгә мәхәббәт, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләре оеткыга салынса, ул балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә дәвам иттерелә. Тагын бер куанычлы факт – мәчетләр арту. Аларның саны 40тан артты. Хәтта менә бер мисал китерә алам: Олы Шыңар дигән авылда эшмәкәр Гәрәевлар салдырган мәчеткә имам-хатиб итеп мәктәп директорын күчерә алдылар. Әлбәттә, ул дини, талантлы, композитор кеше. Хәзерге вакытта мәчет каршында төрле түгәрәкләр оешты: яшь композиторлар, әдәбиятчылар түгәрәкләре, хәтта хоккей түгәрәкләре дә бар. Менә алар дин дәресләре бирү белән беррәттән, балаларны мәчет тирәсенә тартып тәрбиялиләр дә. Бу мисалны әйбәт дип саныйбыз. Шулай ук районыбыз авылларында менә берничә ел инде “Мөселман егете”, “Мөселман кызы” кебек конкурслар үтә, ә анан районда аларның йомгаклау өлеше була. Анда без Диния нәзарәтеннән дә кешеләр чакырабыз. Җәй көне мәчетләр каршында балалар өчен лагерьлар эшләп килә. Мәктәпләрдә әхлак дәресләрен укыта торган укытучыларны ел саен аерып җыеп, Диния нәзарәтеннән вәкил чакырып, алар белән дә ачыктан ачык сөйләшү үткәрәбез. Гомумән, Башкарма комитетның менә шушы бүлекләре мәдәният, мәгариф, спорт һәм башка бүлекләре белән эшне бергә үреп алып бармаса, Татар конгрессының җирле оешмасы үзе генә бер ни дә майтара алмый.

Шулай ук музейлар темасына да бер-ике сүз әйтәсе килә. Бездә музейлар буенча күчмә утырыш та планнаштырган иде. Дөрес, әле безнең районда музей бүлмәләре кысан, ләкин шуңа да карамастан, район үзәгендәге икенче мәктәп базасында хәрби диңгез флоты музее, аннан килеп матбугат музее бар. Шулай ук танылган галим – Ә.Калимуллин исемен йөрткән китапханәдә аның музее, Шәмәрдән мәктәбендә Мөхәммәт Мәһдиев музей-бүлмәсе, Саба лесхозында урман музее бар. Менә бу музейлар буенчада эшне яхшыртасы иде. Без инде яңа бина салынганнан соң күчмә утырышны шунда үткәрегә торабыз. Кыскасы, сүземне йомгаклап, сезгә игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәтләремне җиткерәм!

Алып баручы

- Тәлгать әфәнде, рәхмәт сезгә! Менә биредә утырган халыкның күбесе сез эшләгән эшләрне эшлиләр бит, ә сез нәрсә белән шаккатырмакчы буласыз халыкны? Мәсәлән, без сез сөйләгәнәрне аңлап җиткермәдек, шаккатырлык фикерләр дә әйтмәдегез. Минемчә, әле сезнең әйтер сүзләрегез бар. Менә әле күптән түгел телевидение сезнең районда “Халкым минем” дигән тапшыру эшләде, хәтта мин шушы тапшыру аркылы гына да бүгенге көндә сезнең мәктәпләрдән балаларны өч тел өйрәтеп чыгаруыгызны белдем. Авыл җирендә инглиз телен укыталар, инновация методы белән компьютерга укыталар икән – бу зур казаныш. Уңышлар телибез сезгә!



Т.Нәҗмиев

- Рәхмәт!



Алып баручы

  • Сүз Мәскәү өлкәсе Татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ф.Мөхтасаровка бирелә.

Ф.Мөхтасаров

- Рәхмәт! Минем отчет ясыйсым килми, ә үзебезнең эш буенча кайбер үзенчәлекләрне әйтәсем килә. Кичә генә Мәдәният министрлыгы белән сөйләшеп утырганда Зилә Рәхимьяновна Вәлиева Сабантуй турында сүз кузгатты. Сабантуй – ул безнең мәдәни мәйданыбыз. Безнең Мәскәүдә Сабантуй – татар культурасын алга тарта торган локомотив. Мәскәү өлкәсе үзе бер дәүләт шикелле, анда 50 меңннән артык татар яши. Һәм аларга үзебезнең культураны җиткерү бик мөһим. Сабантуйны без традицион итеп кенә түгел, ә махсус программа буенча алып барырга тырышабыз. Һәм Мәскәү өлкәсендә гомердә дә булмаган Сабантуй, гомердә дә булмаган музейларга алып барып, анда берничә ай буена үзебезнең рухи байлыгыбызны, милли ядкәрләребезне халыкка җиткерәбез. Телевидение, көрәшкә өйрәтү, түгәрәк өстәл, күргәзмә-выставкалар – болар бөтенесе дә безнең мәдәниятыбызны татар кешеләренә җиткерергә ярдәм итә һәм аларның рухын күтәрә. Быел май аенда Мәскәү өлкәсендә биредә яшәгән халыклар ассамблеясе булды, шуның резолюциясенә, безнең тәкъдим буенча, Мәскәү өлкәсендә мәдәният үзәкләре булдыру мәсьәләсе кертелде һәм инде карар кабул ителде. Димәк, бүгенге көндә карар бар һәм ул инде закон рәвешендә шушы үзәкләрне төзүгә юл ача, үзебезнең эшләрне алып барыга шартлар тудыра. Тагын шуны әйтәсе килә: телне өйрәнү үзеннән-үзе килеп чыкмый, чөнки татарга, бигрәк тә читтә яшәгәннәренә, өйрәнергә кирәк дип кенә берни дә өйрәтеп булмый. Русча әйткәндә мотивация булдырырга, кызыксыну тудырырга кирәк. Киләсе елга үзебездә программа, планнар төзедек һәм аларның төп өлеше - кызыксындыру тудыру. “Культура” диеп кенә булмый, ә аның файдасын да күрсәтә белергә кирәк, шуңа күрә без моны бик әһәмиятле сорау дип, уйлыбыз. Шулай ук без Мәскәү татар мәдәният йорты белән эшчәнлек алып барабыз. Ул исән, исән булачак һәм йорт ишекләре барыбыз өчен дә ачык. Әлеге вакытта анда күп төрле эшләр бара, аларның һәрберсе татар халкын саклауга юнәлтелгән. Мәсәлән, безгә Сабантуйларны уздырганда бик күп ярдәмне Исполком һәм Мәдәният министрлыгы күрсәтә. Һәм килгән районарның барысын да без каршы алырга тырышабыз, бер районның да бездән үпкәләп киткәне булмады. Нәтиҗәдә, андагы кешеләр гомердә дә күрмәгән Сабантуйны күреп калалар, рәхмәт әйтәләр.

Бер конкрет тәкъдимем бар сезгә. Әгәр без ел башында ук безгә нинди коллектив, нинди район киләсен белсәк, каршы алучы як буларак, инде бер беребез белән алдан ук танышып куяр идек. Аралашу шулай җайлы гына барыр иде. Телевидение һәм радио аша без Сабантуй уздыру турында алдан ук мәгълүмат алыр идек. Минемчә, әгәр дә без шушы сорау буенча карар кабул итсәк, барыбызга да файдалы булыр иде. Бер яктан бу – информация белән алмашу, ә икенче яктан – экономик проблеманы хәл итү. Әгәр дә әлеге мәгълүмат алдан ук булган булса, бәлки экономик элемтәләр дә җайланып киткән булыр иде.

Тагын бер мәсьәлә. Быел Сабантуйны уздыргач Яшел Үзән шәһәреннән безгә партнерлык тәкъдимнәре (побратимство) белән чыктылар. Бу хакта да уйланырга кирәк . Бер ел элек конгресс IV съезда яңа исполком сайланды, һәм аңа лаеклы кешеләр керде. Ләкин һәркем проблеманы үзенә чишәргә тырыша. Бәлки беребезнең тәҗрибәсе икенчебез өчен дә файдалы була алыр иде, ләкин бу эшне әле без һаман да җиренә җиткерә алмыйбыз. Беренчедән, безнең фикеребезчә, Исполкомны сайлаганда Россиядан әгъзалар күбрәк булырга тиеш. Мәскәү өлкәсе автономиясеннән Исполкомга берәү дә кертелмәде. Ә бит автономиядә эшләүчеләр проблеманы эчтән белә. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Алып баручы

  • Соңгы сүз Ульян каласы мөхтәрияте рәисе Фәрит Шакирович Әюповка бирелә. Рәхим итегез!

Ф.Әюпов

- Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты утырышында катнашучы хөрмәле милләттәшләр! Ульян өлкә милли татар автономиясе күптән түгел генә 10 еллык юбилейын билгеләп үтте. Дмитровград һәм Ульян шәһәрләрендәге татар мәктәпләре безгә дә отчет җибәрде. Аннан күренгәнчә, бүген өлкә мәктәпләрендә белем алучы татар балаларның 56% үзенең телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү мөмкинлегенә ия. Чагыштыру өчен, берничә ел элек, бу мөһим күрсәткеч нибары 32% тәшкил итә иде. Шулай ук без Татар мәдәни үзәген һәм урта гасырның мәшһүр шәхесе, татар язма әдәбиятенә нигез салучы шагыйребез Кол Гали һәйкәлен тантаналы рәвештә ачтык. Киләсе атнада шушы әдипнең 825 еллыгы уңаеннан төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Анда Мәскәү, Казан, Уфа, Самара, Ульян галимнәре һәм тарих, ана теле укытучылары, студентлар чакырылды. Сезне дә, хөрмәтле дуслар, әлеге конференциядә көтеп калабыз.



Соңгы 10 елда Ульян өлкәсендә үткәрелүче Сабантуйларның саны икеләтә арту да безне бик шатландыра. Октябрь аенда БТК бюросының утырышында катнашучылар эшчәнлегебезне уңай бәяләделәр. Халкыбыз язмышына битараф булмаган милләтәшләребезне, татар зыялыларын, активистларны милли эшләргә җелеп итүне без бүген мөһим бурыч дип саныбыз. Автономиядә конференциядә сайланган Башкарма комитет җитәкчелек итә. 10 ел эчендә Ульян өлкәсенең барлык муниципаль берләшмәлекләрендә милли-мәдәни автономиянең район Советлары булдырылды. Алар 400 артык милләтәшләребезне берләштерә. Автономия Башкарма комитеты “Бердәм Россия” партиясы региональ бүлекчәнең сәяси Советы белән үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде. Мөхтәрият Башкарма комитеты һәм аның район Советлары хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәләр дип әйтергә тулы нигез бар. Ана телен һәм милли мәдәниятне саклап калу, үстерү мәсьәләләрен идарә органнары, мәгариф, мәдәният оешмалары җитәкчеләре каршына “кабыргасы” белән куябыз. Автономияәлеге мәсьәләләр буенча өлкәнең мәгариф идарәсе белән ел саен килешүләр төзи. Татар автономиясе инициативасы буенча мәгариф идарәсе каршында берничә ел дәвамында оператив группа эшләп килә. Аның утырышларында район мәгариф бүлекләре мөдирләре, мәктәп директорлары милли-мәдәни телләрдә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре буенча хисап тоттылар. Бу тырышлыгыбыз уңай якка үзгәрүгә тәэсир итте. Башкарма комитет президиумының бер утырышын без районнарда уздырдык, анда хакимият башлыклары һәм мәктәп директорлары катнашуында шул ук мәсьәләләр тикшерелде. БТК Башкарма комитеты бюросының күчмә утырышында ана телен үстерү мәсьәләсен тикшергәндә Ульян өлкәсе мәктәпләрендә әлифбаны бары тик 2нче сыйныфтан укытылыу ачыкланды. Күптән түгел, өлкәнең мәгариф департаменты шундый мәктәплләр санын белде һәм тиешле приказ чыгарды. 2009 елның 1нче гыйнварыннан әлифба барлык мәктәпләрдә дә 1нче сыйныфтан өйрәнеләчәк. Әлбәттә инде, автономия эшчәнлегендә җитешсезлекләр, тормышка ашыруны көткән идеяләр дә күп әле. Татар балалары өлкәбезнең бик күп мәктәпләрендә белем алалар. Кызганычка каршы, алар белән тиеш дәрәҗәдә милли-мәдәни эш алып барылмый. Ульян шәһәрендә татарча көрәш буенча спорт мәктәбе ачырга ниятлибез. Татар мәдәният үзәген ачтык, авыр булды, әмма аны тулы көченә эшләтеп җибәрүе, балалар һәм халыкны җәлеп итүе тагын да кыенрак икән. Шунысы куандыра: һәр башлаган эшчәнлегебездә без БТК Башкарма комитеты тарафыннан яклау табабыз, алар ярдәменә таянып Татарстан Республикасының мәгариф һәм мәдәният министрлыклары белән тыгыз элемтәләр урнаштырабыз. Ринат Зинурович һәм Зилә Рәхимьяновна! Һәр яклап булышлык итүегез өчен рәхмәт сезгә! Мәктәпләрдә милли төбәк компонентын бетерүгә карата конгрессның тирән борчылуын без дә уртаклашабыз. Бу мәсьәлә буенча РФ Президенты исеменә мөрәҗәгать юлладык. Чөнки без бик яхшы аңлыйбыз: милли-мәдәни компонентны бетерү ахыр чиктә безнең бөтен тырышлыгыбызны юкка чыгарачак. Дәүләт Думасына төбәкләрдән сайланган депутатлар белән уртак тел табып, милли-төбәк компонентын саклап каласы иде. Яңа ел якынлашып килә. Ульян өлкәсендә яшәүче 170 мең татар халкы исеменнән сезне шушы бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез. Шатлык-куанычлар, нык сәламәтлек, ак бәхетләр һәм туган халкыбызның телен, мәдәниятен саклап калу буенча уртак эшебездә яңа уңышларга ирешергә насыйп итсен иде! Рәхмәт!

Р.Закиров

- Амин! Шулай булсын. Менә моны без эшләгән кешенең чыгышы дип кабул иттек. Мәдәният үзәге ачылды, әле аны эшләтеп җибәрәргә тагын да авырырак. Фәрит әфәнде бик дөрес әйтә. Конкрет эшли торган кешенең сүзләре бу. Милли компонент турында әйткәннәрен дә кабул итәбез. Сез бу хакта барыгыз укып, белеп барасыз, бу мәсьәләдә инде безнең чигенер җиребез калмады. Әгәр дә милли компонентны яңадан кайтармыйбыз икән, киләсе яңа уку елыннан татарча укытуыбыз законсыз дип кабул ителәчәк, прокуратура барыбызга да килеп җитәчәк һәм тыячак. Шулай итеп, бары Ульян каласы гына аңлы рәвештә Мәскәүгә мөрәҗәгать иткән. Нигә калганнар шул турыда сөйләми, нигә авыгызга су капкан кебек утырасыз?! Татарстан Президенты үзенең сүзен өздереп әйтте. Аның фикеренчә, милли-мәгариф компоненты буенча безнең теләкләребезне, мөмкинлекләребезне, искә алмаган нормативларны Татарстан кабул итмәячәк. Сезгә дә шул ук дәрәҗәдә эш алып барырга кирәк. Үзегезнең регионнарда без Татарстаннан килеп эшне оештырып йөрмәячәкбез, үзегездә үзегез җавап бирәсез. Ә Красноярск краендагы 40 тан артык татар мәктәбендә татарча укытуны үзегездә хәл итәчәксез. Мәскәүнең мәгариф министрлыгына, федераль хакимияткә әлеге мәсьәлә буенча фикерләрегезне, позициягезне җиткерегә тырышыгыз. Бу мөһим мәсьәлә, вакыт узгач елап йөрергә калмасын. Килешәсезме шушының белән? Рәхмәт! Чыгыш ясаучылар шуның белән тәмам. Хәзер мин бер бик олы вазыйфаны үтәргә тиешмен. Безнең арабызда 90 яшенә җитеп, безнең утырышның башыннан алып ахырына хәтле тыңларга, күзәтергә көче җиткән агай – Фоат Әхмәт улы Вәлиев утыра. Без аны БТКның иң зур бүлеге - медале белән бүләкләргә дигән карар чыгарган идек. Бу безнең Себер татарларының тарихын өйрәнгән, Бөек Ватан сугышында катнашкан галим. Ул, олы яшенә карамастан, актив эш алып бара, Тарих институты белән эшли, шуңа күрә дә без мондый галимнәребез булганда татар югалмас дигән фикердә торабыз. Себер татарлары тарихын әле күптән түгел арабыздан киткән Габделбәр агай да язды, ә иң беренчеләрдән булып бу игелекле эшне Фоат ага башлап җибәрде. Шушы хезмәтләре өчен аңа конгрессның медален тапшырырга рөхсәт итегез!



Ф.Вәлиев

- Хөрмәтле дуслар! Себердә яшәсәм дә, мин Казанга, татар дөньясына омтылып яшәдем. Соңрак,40 ел элек, гаиләм белән татарның башкаласына килдем. Монда мин үземнең теләгемә ирештем, кандидатлык, докторлык, академик дәрәҗәсен алдым һәм һәр яктан миңа карата яхшы мөнәсәбәт булды. 30 ел Казан Төзү институтында эшләдем. Хәзер инде мин пенсиядә, ләкин фән белән шөгыльләнәм. Язмаларым рус, татар, үзбәк телләрендә йөзләгән китап булып дөнья күрде. Барыгызга да бик зур рәхмәт.



Р.Закиров

  • Галимнәр пенсиягә чыкмый, һәрчак сафта дип әйтегез үзегезне. Исән-сау булыгыз!

Ш.Бикмаев

  • В этом году в Мордовии прошло выездное заседание бюро Исполкома ВКТ. Действительно, руководство республики Мордовия создало такие условия для проведения Исполкома. Мы этим гордимся, нам в этом очень повезло, поднялся авторитет автономии татар в Мордовии, тоже хорошо. Я хотел сказать о другом. Сегодня мы подводим итоги года работы конгресса. Столько сделано, перечислить невозможно, в регионах мы на голову выше стали и спасибо руководству Республики и конгресса. Но я хотел бы сказать, что, согласно существующему закону, существуют коммерческие и некоммерческие организации. Цели у них разные. Цель коммерческой организации – извлечение прибыли, а некоммерческих – удовлетворение потребностей общества, населения. Так вот, если есть там показатели эффективности, т.е. извлечение прибыли, рентабельность и т.д. как оценить цифрами эффективность организации? Есть в коммерческой организации два главных вопроса – стержня, т.е. вопрос собственности и вопрос социального положения граждан, а все вопросы наматывают на эти два стержня. В общественной организации также два стержня: культура и образование, на них наматываются все остальные вопросы. Будут культура и образование - будут и поэты, и композиторы, и язык будет и т.д. Так вот на сегодня стоит вопрос: как поднять культуру и образование? На сегодня без СМИ, без телевидения и газет это невозможно. Я к чему говорю? Когда в августе 2002 года на III съезде конгресса татар группа делегатов встречалась с Президентом России В.Путиным задавался вопрос об использовании телеканала «Культура» для народов России. Позже, когда 4 декабря состоялось общение В.Путина с россиянами, я позвонил на телевидение. Задал один вопрос: “Вы рассмотрели предложение делегации конгресса татар, дали по нему поручение, но оно не выполнено”. Намерен ли теперь председатель правительства Путин выполнить задание президента Путина, вот в чем вопрос. Прошло 6 лет, сколько еще потребуется? Может у вас и ответ будет, но сегодня я предлагаю Исполкому конгресса еще раз поднять этот вопрос. Вот это и будет показатель. Вот в конгрессе мы приняли сто решений, из них 60 выполнено, значит, эффективность 60%. Из 100 допустим 80 выполнено – 80%. Четко и ясно. А в масштабе России на сегодня мы видим, что из 4 заданий Президента выполнено 0. Поэтому я хотел бы этот крик души довести до вас. У вас в Татарстане свой телеканал есть, но он не всем доступен. Спасибо за внимание.

Р.Закиров

- Бу сорауны сез бүгенге утырыш исеменә бирәсезме, Путинга җибәрегә дигән тәкъдим кертәсезме?



Ш.Бикмаев

  • Нет. Просто еще раз напомнить Путину, что такой вопрос был. Кстати, 3 года назад была у нас встреча с Абдулатиповым, тоже такую просьбу высказал, как и руководитель конгресса народов России обещал поднять этот вопрос. Лишь совместными усилиями мы добьемся вещания телеканала на всех языках народов России. Спасибо.

Р.Закиров

- Рәхмәт сезгә. Тагын бер Мәскәүдән килгән кунагыбыз, Мәскәүдән килгән Илдар Утямышев ике минутка сүз сорый. Ул – Мәскәү татар морзалары оешмасының рәис урынбасары. Данлыклы Утямышевлар нәселенең дәвамчысы. Аның әтисе безнең илебездә бик зур академик, космоска эшләгән, медицина тармагын җитәкләгән кеше. Шушы данлыклы нәселнең дәвамчысы Утямышев – профессор. Рәхим итегез!



И.Утямышев

- Хөрмәтле дуслар, хөрмәтле ватандашлар! Мин монда килүемә бик шат. Мин өч мәсьәләгә кагылып үтәргә телим. Сез мине гафу итегез, тизрәк булсын өчен русча сөйләрмен. Я бы хотел отметить, здесь много говорилось о региональном образовании. Я часто посещаю свои родные места, откуда вышли мои предки – Кукморский район. Там проходит ежегодная школьная межрегиональная конференция, которая присвоила имя моего отца, но не в этом дело. Дело в том, как она проходит. Эта конференция дает пример всем, т.е. проходя в маленьком региональном центре, доклады делаются на очень высоком уровне, они даже близки к ВУЗовскому уровню и главное, если смотреть в глаза этих детей, видно, что они заинтересованы, т.е. занятость детей, привитие им интереса к науке и к различным специальностям очень высока. Но что самое интересное, в Кукморском районе 90% татар, но и другие национальности, проживающие на этой территории, хорошо владеют татарским языком. Учитывая большой опыт и хорошо поставленную музейную работу, Президиум Российской академии естественных наук, членом которой я являюсь, принял решение об образовании этим летом отделения. Это случай – беспрецедентный, именно в районе, не в регионе, а в районе. В направление по развитию татарского языка и внеклассного образования большой вклад внес и руководитель районного отдела образования – Мансуров. А второе это то, что наши планы включили в очередную конференцию. Мы планируем провести конференции в Татарстане, в том числе и в Казани. Прежде всего наша задача заключается в том, что необходимо показать Казань, ее исторические места. Провести заседание, если конгресс нас поддержит, может быть и здесь, потому что у вас имеется колоссальный потенциал, академия наук Татарстана, много институтов и людей знающих. Поэтому это было так интересно. Ну за 2 дня мы могли бы провести его и в Кукморе. Скажем так, показать места, потому что там сохранилось очень много памятников, в частности, в дер.Мачкара восстанавливается мечеть, которая является историческим памятником республиканского значения, и в этом году будет восстанавливаться минарет, разрушенный в 1937г. И еще я хочу поблагодарить Зилю Рахимьяновну за поддержку. Работая в компании “Делоконт”, мы организуем анимационные мероприятия и участвуем в месячнике монголо-российской дружбы в Улан-Баторе и с нами сотрудничает замечательный коллектив – национальный ансамбль фольклорной музыки, возглавляемый Айдаром Файзрахмановым. Это замечательный коллектив, который показал красоту татарского народа. И я думаю, что просто необходимо организовать такие встречи, научно-технические в сочетании с культурными, пропагандировать наше национальное искусство. И это мы показали Монголии. А Монголия, это так сказать, наша прародина, потому что, как я считаю, мы кроме Булгарского компонента имеем еще и монгольский. Это было очень интересно, это освещалось в прессе, на телевидении. И я думаю в дальнейшем мы будем продолжать эту практику, надеюсь, что нас министерство поддержит, потому что мы стали большими друзьями, я думаю это надо продолжить. Спасибо.

Р.Закиров

- Рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә шулай, нәселегезнең дәвамчылары булып, башлаган эшләрегездә уңышлар телибез. Безнең чыгыш ясаучылар шуның белән бетте. Инде күптән сораулар килә, чыгыш ясаучыларны туктатырга дигән тәкъдим бар, каршылар юкмы? Безнең вакытта бетте, бүгенге киңәйтелгән утырышның резолюциясе әзерләнгән, ул сезгә таратылган иде. Бу резолюция әле проект кына, без аңа биредә әйтелгән фикерләрне кертеп, яңадан эшләп бетереп, кабул итәрбез дип уйлыйм. Нигездә кабул итергә сез ризамы? Тавышка куям. Каршылар, битарафлылар юк, бертавыштан булды. Безнең көн тәртибе буенча конгресска яңа оешмалар кабул итү каралган. Бүгенге көндә бездә 368 оешма бар, шуның өстенә 4 оешмадан бөтен докуменнтлар килгән, аларның эшчәнлеген без тикшереп караганнан соң, конгресска кабул итергә лаеклы оешмалар дигән фикергә килдек. Аларның эшләре байтак. Бу Калуга өлкәсендә Обнинск шәһәре җирли татар милли-мәдәни автономиясе, алар инде 2 елдан бирле матур гына эшләп киләләр, Сабантуйлар үткәрәләр, шуңа күрә инде без аларны кабул итергә лаеклы дип саныйбыз. Красноярск краеның Норильск шәһәре җирле татар милли-мәдәни автономиясе. Өченчесе – Башкортостан республикасының “Сәхипҗамал” исемле татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, һәм дүртенчесе – Пермь крае, Барда районы, татар-башкорт мәдәният үзәге иҗтимагый берләшмәсе. Алар күптән түгел Пермьнан килеп Татарстанда бик матур чаралар уздырдылар. Менә шушы 4 оешманы кабул итергә каршылар булмаса, мин тавышка куям. Бердәм кабул ителде. Рәхмәт. Бу оешмалар безнең конгресс составына кабул ителделәр. Мин информация формасында гына әйтеп үтәм, әле безнең узган атнада гына Казанда конгресс канаты астында якташлар җәмгыятьләренең координацион советы конференциясе булып узды. Без бөтен җирләрдән, шул исәптән Татарстан районнары, шәһәрләре һәм чит җирләрдә яшәүче якташларның җәмгыятьләрен үзебезнең карамакка беркетергә һәм шулар белән конкрет эшләргә дигән фикергә килдек. Конференциядә катнашучы 16 якташлык җәмгыятенең президентлары моны хупладылар һәм шатланып кабул иттеләр. Чыннан да, без һәрберебез үз казаныбызда кайныбыз, безгә берләшү, аралашу, фикерләр алышу кирәк. Ә конгрессның кызыксынуы – бу милләтебезне берләштерү. Без киләчәктә әле Башкортостан якташлары җәмгыяте дә барлыкка килер дип ышанабыз. Оренбург, Екатеринбург һ.б. өлкәләрдән Казаныбызда күп шәхесләр, кулларыннан эш килә торган егет-кызлар яши. Шуңа күрә, алар үзләренең якташлык җәмгыятьләрен оештырсалар, без берләшүгә юл ачачакбыз. Минем информация формасында шуны әйтәсе килә: координацион совет үз эшен башлады. Тагын бер мәсьәлә - киләсе елга эш планын барлау. Ул барыгызга да таратылды. Шушы план турында кыскача гына чыгыш ясар өчен сүзне БТК БК рәисенең урынбасары Рәмис Сафинга бирәм.



Р. Сафин

- Хөрмәтле Башкарма комитет әгъзаләре, утырыш кунаклары. Яңа эш планы хакында сөйли башлаганчы, узып баручы елга кабул ителгән эш планы үтәлеше турында бер-ике сүз әйтеп китәсем килә. Узган елның декабрендә кабул ителгән планның 94% тулысы белән үтәлде. Регионнарда планнаштырылган кайбер чаралар бездән тормаган сәбәпләр аркасында уздырылмый калды. Аларның сәбәпләре төбәкләрдәге милли-мәдәни автономияләрнең активлыгы җитешмәүдә, шулай ук җирле хакимият органнары белән уртак тел табып эшли белмәгәнлектә. Һәм инде иң соңгысы - матди мөмкинлекләрнең чикле булуы аркасында. Конгрессның уставы нигезендә, БТК Башкарма комитеты бюросы утырышлары һәр ай саен уздырылып барды. Шуларның 4-се төбәкләрдә киңәйтелгән күчмә утырыш кысаларында узды. 2009нчы елда да БТК бюросы утырышлары Казанда гына түгел, ә Казахстанда да, Астраханьда, Пенза өлкәләрендә планга куелды. Киләсе елга эш планы проекты да быелгы елның бюро утырышында җентекләп тикшерелде, ул РФ төбәкләрендәге, ерак һәм якын чит илләрдәге татар оешмаларының планнарына нигезләнеп әзерләнде. Яңа эш планы проекты Башкарма комитет әгъзаләренә таратылды, инде аның белән нигездә танышып та чыккансыздыр. Еллык эш планын төзегәндә быел мәдәни чаралар белән бергә төбәкләрдә уздырылучы фәнни-гамали конференцияләргә, яшьләр катнашуында үткәрелүче чараларга аеруча зур игътибар бирелде. Мисал: Төмәндә, Чувашстанда, Ульянда, Түбән Новгородта һ.б. төбәкләрдә үткәрелүче укулар. Аларга ел саен яңа төбәкләр өстәлә бара. Быел августа булып узган Татар яшьләре форумында катнашучы кызлар-егетләр үтенечен искә алып, яшьләр бюросы вәкилләре катнашында дистәләгән акцияләр, очрашулар, яшьләр кичәләре, төрле конкурс-бәйгеләр планга кетелде. Киләсе елга күп кенә төбәкләрдәге региональ милли-мәдәни автономияләренең конференцияләре узарга тиеш. Кайбер төбәкләрдә устав буенча сроклары да узып китте инде. 2009нчы елда бу төбәкләрдә, аерым алганда, Пермь краенда, Оренбург өлкәсендә һ.б. төбәкләрдә безнең БТК Башкарма комитеты бюро әгъзваләре катнашында отчет сайлау конференцияләре планнарга кертелде. Яңа планда яңа типтагы чараларның тулы бер программасы эшләнде, алар арасында, Казанда, төбәкләрдә яшәүче татарларның көннәрен уздыруын әйтеп китер идем. Быел нигез аңа салынды. Пермь татарлары әлеге матур традициягә 15 ел тәнәфестән соң яңа сулыш өрделәр, алар үрнәгендә киләсе елның апрель аенда Казанда Ульян татарлары көннәре уздыру күздә тотыла. Төбәкләрнең үзеннән дә, һәр ай диярлек, татар мәдәнияте һәм әдәбияты көннәре планга кертелгән. Төбәкләрдән башлап Бөтенрусия югарылыгында уздырылачак чаралар да яңа планда аерым бер урын алып торалар. Киләсе елда, республиканың Актаныш районында узачак Бөтенрусия авыл яшьләре спартакиадасы мисал булып тора. Төмәндә үткәреләчәк, “Түгәрәк уен” дип аталучы Бөтенрусия фольклор фестивале, киләсе елда да яңа талантларны һәм иҗади коллективларны ачуда лаеклы өлеш кертер дип ышанабыз. Бүген кабул ителәчәк планга байтак кына спорт чаралары, татарча көрәш буенча регионнардагы ярышлар да кертелде. Яңа план хакында кыскача гына мәгълүмәт биреп, шуны искәртәсе килә: регионнардан безгә килгән планнарда күрсәтелгән һәр чараны да конгрессның еллык эш планына кертеп булмый. Ул 100-150 битлек зур бер китапны тәшкил итәр иде. Шуңа күрә, айлык һәм еллык планнарның үтәлешен даими күзәтүче буларак, мин сезгә ышандырып шуны әйтә алам: төбәкләрдә узучы һәр чара безнең айлык планнарга кереп барачак. Ә айлык планнар белән безнең конгрессның сайтында таныша аласыз. Планнан тыш уздырылучы чаралар хакында да минем берничә сүз әйтеп китәсем килә. Менә регионнарда берәр чара планлаштыргансыз икән, сез аны безгә бер ай алдан хәбәр итсәгез иде. Бу сезнең төбәкләргә Казаннан вәкилләр, артистлар һәм гомуми иҗат төркемнәрен җибәрүне дә җайга салачак. Алдагы ел планыннан аермалы буларак, безнең яңа планга төбәкләрне татар китаплары белән тәэмин итү быел төшеп калды. Сәбәбе - соңгы ике елда бу эш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына тапшырылып килә, шуңа күрә заявкаларны шунда юлласагыз иде. Ә без үзебезнең мөмкинлегебездән чыгып, килгән делегация составын базабызда булган китаплар белән тәэмин итәрбез. Минем сүзем шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Р.Закиров

- Планга бөтен мәсьәләләр дә керде дип әйтеп булмый. Без үзебезнең позициябездән чыгып, кайда нәрсәне хупларга, нәрсәне алгарак чыгарырга кирәген бөтен коллектив белән җыелып кабул иттек. Уйланмаган дип әйтмәгез, төп мәсьәләләр уйланылган. Кайда нәрсә үтә, һәр тармак үзенә күрә урынын алган, барысы да уйланган, шуңа күрә ничек бар, шулай кабул итегез. Без исә ел барышында сездән килгән хатлар буенча айлык планнарны төзегәндә, тагын да актуальрәк күренгән әйберләрне өстәмә итеп кертә барырбыз. Мин хәзер сүзне Мәдәният министры Зилә ханым Вәлиевага тапшырам.



З.Вәлиева

– Рәхмәт! Мин кичә комиссиядә эшне алып барган кеше буларак, бүген күпмедер дәрәҗәдә сезнең чыгышларны тыңлап, безнең бүгенге көндә никадәр нәтиҗәле эшләр эшләнгәнне аңладым. Без бу конгресс төзелгәннән бирле төрле еллар кичердек, төрле вакыйгалар, заманнар булды. Алай да, бүген күзгә иң чалынганы, кайсы төбәкне алсак та, барысында да шөгыль, хәрәкәт бар. Һәм шушы эшләр милли төзелешне ныгытып бара. Без аларны бик җитди эш дип күрәбез, чөнки мәгърифәт, мәдәният мәсьәләләрен алсак та, безне берләштерә торган гомумән өлкәләрне, аларда һәр татар кешесенең үз өлеше бар. Алаларны үстерергә, киләсе көннәрдә дә тиешле шартлар тудырырга кирәк. Шуның өчен урындагы эшләрегезне хөрмәт итеп, алдагы көндә дә тырышлык, белем һәм сәләтләрен эшкә салып башкарган кешеләрне бүген зурлап, дәүләт бүләкләре белән бүләкләргә рөхсәт итегез. Һәм барыгызга да, бердәм булып, зур эшләрне башкарыгыз. Үзегез күрәсез, бердәм булганда эшләр дә күбәя, алар барысы да татар телен сакларга, ышанычлы нигез. Рәхмәт.



Р.Сафин

- Татар музыка сәнгатен пропагандалауда һәм үстерүдәге хезмәтләре өчен Троик шәһәрендәге “Тулпар” татар җыры ансамбле солисты –

1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница