Всемирный конгресс татар



страница5/13
Дата27.10.2016
Размер2.74 Mb.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

Әйе, татар халкының профессиональ сәнгате Казанда, Татарстанда яши. Ләкин талантларга бай татар дөньясы чишмәләре сәнгать дәрьясын тулыландырып тормаса, мәдәниятебез үсә алмас иде. Бу җәһәттән Татарстандагы профессиональ коллективларны гастрольләргә йөртү мәсьәләсе бик кискен тора. Аларның күбесенең татар төбәкләренә бару мөмкинлеге бик нык чикләнгән. Татар дөньясы гел аралашып яшәргә тиеш. Монда мәдәният министрлыгы, эшмәкәрләр ярдәменнән башка булмый. Мәдәният хәрәкәте ике яктан булса, бу барыбыз өчен дә отышлы. Төбәкләр тарихи ватаныбызга килергә гел ашкынып торалар. Бигрәк тә иҗат коллективлары өчен мондый сәфәрләр зур мәгънәгә ия. Әле күптән түгел генә Казанда Пермь краеннан Барда районы делегациясе килеп безне шаккаттырып китте. Йөздән артык кеше туплаган делегациядә хакимият вәкилләре дә эшмәкәрләр дә, үзешчән сәнгать коллективлары да бар иде. Алар эшлекле сөйләшүләр дә, зыялылар белән очрашулар да, зур концерт та уздырдылар. Казанда Пермь татарлары көннәре дип аталган бу мәгънәле программаны күреп, без мондый күркәм чараларны гамәлгә кертергә дигән фикергә килдек. Татарлар укмашып яшәгән төбәкләрдән елына 2-3 делегация җитди әзерләнеп, Казанга килсәләр, һәм шундый көннәр уздырсалар бу бик игелекле, күркәм гамәл булыр иде.

Соңгы елларда төбәкләрдә “Фәезханов укулары” (Түбән Новгород өлкәсе), “Хансөяр укулары” (Ульян өлкәсе, Кулатка районы), “Зәнкиев, Сөләйманов, Тумашева укулары” (Төмән өлкәсе), Искәр җыены (Тобольскийдә), “Шыгырдан укулары” (Чуашстан Республикасы) фәнни-гамәли конференцияләр рәвешендә узалар һәм милләтебезнең тарихын, мәдәниятен өйрәнүдә, халыкка җиткерүдә, милләтне берләштерү, агарту эшендә бик кирәкле вә мәгънәле чара булып торалар.

Кадерле иптәшләр!

Сез беләсез, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты өчен халыкара эшчәнлек төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Һәм бу эшчәнлекнең әһәмияте артканнан арта гына бара. Бүген чит илләрдәге татар диаспорасының саны 2 миллионга якын кешене тәшкил итә, бу зур көч һәм мөһим фактор. Шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге, беренче нәүбәттә президент М.Ш.Шәймиев, моны тирән аңлап, мәсьәләне даими игътибарда тота. Юкка гына, Татарстан президентының соңгы юлламасында “Татарстанны бүген татар дөньясыннан аерым күзаллау мөмкин түгел”, - дип әйтелмәгән. Федераль хакимиятләр дә соңгы вакытта татар факторының халыкара әһәмияткә ия булуын таный. Моның дәлиле - май аенда Казанда уздырылган Русия ватандашлары берлегенең Координацион шурасы утырышы. Анда Алмания, Казакъстан, Украина, Үзбәкстан, Беларусь һәм башка илләрдәге татар оешмалары вәкилләре катнашты.

2008 елның апрелендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үзенең күчмә утырышын Украина башкаласы Киевта уздырды. Әлеге утырыш “Туган тел” Украина татар җәмгыятенең унъеллыгына багышланган иде. Форсаттан файдаланып, без юбилейдан тыш бик җитди сөйләшү дә үткәрдек. Сез беләсез, Украина башкаласында “Татар йорты” дигән милли-мәдәни үзәк уңышлы эшләп килә. Бу барыбыз өчен дә матур үрнәк.

Шөкер, безнең чит илләрдәге милләттәшләребез җирле шартларга яраклашып, андагы хакимиятләр белән аңлашып яши беләләр. Бу уңайдан Украина, Казакъстан, Әзербайҗан, Балтия илләрендәге татар оешмаларын атап була. Ерак чит илләрне алганда, Төркия, Финляндия, Австралия, Алмания оешмаларының абруйлары югары. Мисал өчен, “Исламия” Финляндия татарлары җәмгыятенә шәрәфле кунаклар еш килеп тора. Әгәр былтыр мәхәллә бинасына кунакка ил башы Тарья Халлонен килгән булса, быел татар җәмәгатьчелеге белән Төркия президенты Абдулла Гөл очрашты һәм бу халыкара мәгълүмат чараларында да киң яңгыраш тапты.

Әйтергә кирәк, якын чит илләрдә яшәгән күпсанлы татар диаспорасының манзарасы чуарлы. Әйтик, Казакъстан республикасы татар оешмалары дәртләнеп эшли, аларның тормышы кайнап тора. Бер елдан артык республика татар ассоциациясен Тәүфыйк әфәнде Кәримов җитәкләп килә. Бер генә мисал: бу илдә һәр елны 16 өлкәдә сабантуйлар уздырыла. Һәм шунысы мөһим: һәр елны өлкәләр чиратлашып үз башкалаларында мәркәзи сабантуй үткәрәләр. Казакъстан татарлары лидеры хакимиятләр белән дә уртак тел таба белә, андагы Татарстан вәкилчелеге (И.Тарханов) белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай булырга тиеш тә, чөнки без барыбыз да бер җепкә бәйләнгән, татар мәнфәгатенә хезмәт итәбез.

Ә менә күрше Үзбәкстанда татарлар саны тагын да күбрәк, ләкин милли тормыш бер күпме җанлануга карамастан, биредәге милли оешмаларның эшчәнлеге Казакъстандагы кебек мактанырлык түгел әле. Ә бит биредә бик өметле, милли җанлы яшьләр байтак – без аларны форумнарда күрәбез. Ләкин милли оешма җитәкчелегендә ул яшь йөрәкләр нишләптер бик аз күренәләр. Берәр чара уздыра башласак, якын чит илләрдән, гадәттә, берүк олы яшьтәге кешеләр килә.

Кайбер илләрдә милләттәшләребезнең таркау булуы, бер-берсенә ярдәм итү урынына низаглашып йөрүләре дә безне бик борчый. Мәсәлән, Беларусьта ел саен үткәреп килгән Сабан туен быел уздыра алмадык. Ә Кыргызстанда матур гына эшләп килгән “Туган тел” җәмгыятенең ике оешмага бүленүен берничек тә аңлап булмый. Нәтиҗәдә ике оешма, җирле татарларны бүлгәләп, Бишкәктә ике ел рәттән икешәр сабантуе уздыралар. Әйе, кайбер милләттәшләребез “демократия шартларында оешмаларның күп булуы зыянлы түгел дип” акыл саталар. Ләкин бу очракта санның сыйфатка күчүе бик шикле. Чөнки мондый шартларда рәсми структуралар өчен дә, безнең өчен дә “кем белән эшләргә?” дигән сорау туа. Һәм иң аянычы, хакимият вәкилләрендә үзара тарткалашуны күреп “боларның берсе белән дә эшләргә кирәкми” дигән фикер кала. Менә шуны истән чыгармаска иде.

Мәгълүм ки, соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстаннан читтә яшәүче яшьләребезне республика югары уку йортларына кертү белән бик нык шөгыльләнә. Алты ел дәвамында Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 800гә якын яшь милләттәшебез Татарстан югары уку йортларына керделәр. Елдан ел бу эш камилләшә бара. Русия мәгариф министрлыгы, шөкер, бу очракта ярдәмен дә күрсәтеп килә. Республикабызның тырышлыгы аркасында хәзер имтиханнар милләттәшләребез яшәгән илләрдә безнең мөгаллимнәр тарафыннан кабул ителә. Әлбәттә, бу татар гаиләләренә матди яктан зур ярдәм булып тора. БТК Башкарма комитеты да әлеге эшне игътибар үзәгендә тотарга тырыша. Шулай ук Башкарма комитет читтән килгән студентлар белән даими элемтәдә тора, аларны милли чараларда катнаштыра. Әйтергә кирәк, әлеге яшьләр үзләре дә конгресс эшчәнлегендә актив катнашалар. Шунысы куанычлы, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. БТК Башкарма комитеты һәр елны читтән килгән татар студентларының җыенын уздыра, бу инде бер күркәм традициягә әверелде.

Форсаттан файдаланып, бу эштә булган җитешсезлекләр турында да әйтеп үтәргә телим. Гомуми саннар матур күренсә дә, без әле хөкүмәт биргән мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланмыйбыз. Һәр елны искәртеп килүгә карамастан, җирле оешмаларыбыз бирелгән квоталарны тулысынча тутыралмыйлар. Бу бер. Икенчедән, урыннарда татар оешмалары һәм гаиләләренә яшьләр белән даими рәвештә тәрбия эше алып барырга кирәк. Әйтик, шул ук юристлар, экономистлар хәзер атлаган саен. Ә күп кенә төбәкләрдә хәтта якшәмбе мәктәпләренә, мәгълүмат чараларына, мәдәният учакларына татар телен тиешле дәрәҗәдә белгән кеше таба алмыйлар. Шул ук вакытта татар теле, тарих һәм башка гуманитар факультетларда абитуриентлар кытлыгы. Елап конгресска мөрәҗәгать итү урынына, алдан ук тиешле чарасын күрергә кирәк. Мәсәлән, укытучылар кирәк икән, балаларыгызны Казанга укырга җибәрегез.

Әлеге мәсьәләләрне хәл иткәндә бүген дистанцион ысул белән укыту бик өметле күренә. Казан дәүләт университетында моның матур өлгесе дә булдырылды. Шушы көннәрдә, мәсәлән, йөзгә якын татар укучысы КДУ тарафыннан уздырылган олимпиадада катнашты. Бу олимпиада ун фәннән, шул исәптән татар теленнән дә уздырылды. Бүген инде компьютер, интернет һәр гаиләдә диярлек бар. Димәк, милләттәшләребезгә читтә яшәп, тарихи ватаннары белән элемтәдә торырга да, кирәкле белем алырга да мөмкинчелек ачыла.

Мөхтәрәм милләттәшләр! Башкортостан Республикасындагы татарларның хәле турында узган съездда да, башка чараларда да күп сөйләдек. Ләкин монда үзебезне дә, Башкортостандагы татар җәмгыятьләрен дә тәнкыйть итәрлек урын бар әле. Башкорт корылтае һәм Татар конгрессы арасында бу кыска дәвердә хезмәттәшлек җепләрен сузып, ныгыта башладык, хәтта мәгариф мәсьәләләре буенча уртак белдерүләр дә кабул иттек. Шул ук вакытта БТК Башкарма комитеты Башкортостан хакимиятләре белән дә сөйләшүләрне башлап җибәрде. Без моны дөрес дип табабыз. Кем әйтмешли, иң начар солых – сугыштан яхшырак. Ләкин Башкортостандагы татар җәмәгатьчелеге белән аңлашып, бергәләшеп хәрәкәт итәбез дип әйтергә иртәрәк әле. Ә бит сүз Башкортстандагы миллионнан артык милләттәшләребезнең халәте турында бара. Быел Башкортостан хакимиятләре андагы татарларның съездын уздырырга вәгъдә иткәннәр иде. Кызганыч, әлегә бу чара узмады. Әлбәттә, корылтай уздырып, яңа җитәкчелек белән уртак тел табып эшләсәләр Башкортостан җитәкчеләре дә күп санлы милләттәшләребездә өмет уятырлар, ике тугандаш халыкның аңлашып яшәвенә нигез салырлар иде.

Халык санын алуга килгәндә безгә үзебезгә нык уйлап, акыллы хәрәкәт итәргә кирәк. Милли оешмаларыбыз үзләре яшәгән авылларда һәм шәһәрләрдә татарлар исәбен алсыннар иде. Хәер, алга карап эш йөрткән җәмгыятьләребездә андый мәгълүматлар тупланган булырга тиеш.

Без бу эшкә битараф кала алмыйбыз, бигрәк тә 2010 елга билгеләнгән халык санын алу кампаниясе алдыннан. Узган еллардагы хәлләр кабатланмас өчен, без моңа алдан ук әзерләнеп, җитди чаралар күрергә тиеш. Әйтергә кирәк, әлеге проблема башка төбәкләрдә дә бик мөһим тора. Унынчы ел ерак әле дип, кулны кушырып утырырга һич ярамый. Монда җирле хакимиятләр белән хезмәттәшлек итү, татар гаиләләре, укучы балалар, хатын-кызлар, кыскасы, татарның барлык катламнары белән дә тыгыз эшләү мәслихәт. Акыллы чаралар, һичшиксез, узган кампаниядәге югалтуларны кабатламаска форсат бирә.

Мәгълүм ки, узган хисап чорында Татар конгрессы Идел-Урал халыклары милли оешмалары җитәкчеләренең координацион Шурасын төзеп, бу җирлектә яшәгән һәм һәр милләтне борчый торган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүне уздыра алды. Ассоциациягә кергән оешма җитәкчеләре үзләренең белдерүендә, беренче чиратта, милли мәгариф мәсьәләләрен күтәреп чыктылар. Минемчә, федератив илдә мондый ассоциация кирәк һәм без аның эшендә актив катнашырбыз дип уйлыйм.

Башкарган эшләр байтак һәм сез алар турында комиссияләрдә фикер алышкансыздыр. Әле минем чыгыштан соң сез үзегезне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырсыз. Тагын бер фикерне ассызыклап үтәсем килә. Без бик зур тырышлыклар күрсәтеп, Галимнәр форумын, Авыллар ассоциациясен, Гаилә фондын һәм башка структуралар оештырдык. Ләкин әллә игътибар җитмәгәнгә, әллә көндәлек эшләр белән мавыгып, кул тимәгәнгә без әле бу оешмаларыбызның нәтиҗәле, дәвамлы эшләп китүләренә ирешә алмадык. Әлбәттә, болар бер көнлек кенә кампания түгел һәм монда һәрберебезгә җигелеп эшләргә кирәк.

Без бүген авыз тутырып сөйли алабыз: төбәкләрдә милләткә таяныч булырлык эшмәкәрләребез үсеп чыкты. Аларның исемнәре, күркәм эшләре күпләрегезгә мәгълүм. Быел гына да Ханты-Мансийскта, Мәскәүдә Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелды. Милли җәмәгатьчелек, эшкуарлар, татар халкы өчен күп игелекле эшләр башкарган губернатор Сергей Морозов тырышлыгы белән Ульянда Татар мәдәни үзәге ачылды һәм Кол Галигә һәйкәл куелды.

Тагын бер күркәм гамәлне – Казан шәһәренең Әчтерханда Ак мәчетне торгызуы хакында аерым әйтеп үтәсе килә. Башкалабыз мэры тырышлыгы белән борынгы Казан тарихи Әчтерханда яшәүче мөселманнарга искиткеч һәдия кылды. Бу бит, җәмәгать, бүгенге кырыс шартларда башкарган эшләр!

Илдәге хәлләр, җәелеп барган финанс кризис милләтнең икътисади халәтенә игътибарны арттыруны сорый. Дөрес, халкыбыз эштән курыкмый. Гомер-гомергә татар шахталарга төшеп, корыч кайнатып, урман кисеп, иген игеп, маңгай тирен түгеп иң авыр эшләр башкарган. Әмма арабызда Акчуриннар, Хөсәеневләр, Рәмиевләр кебек, үзләренең химаячел гамәлләре белән милләт тарихында тирән эз калдырган зур эшмәкәрләр дә бар. XIX йөздән XX гасырга күчкәндә алар татарның мәдәни үсешен, милли яңарышын тәэмин итә алганнар, мәктәп-мәдрәсәләр, милли басмалар, китапханәләр ачып үз хисапларына тотканнар.

Шөкер, бүген дә эшлекле милләттәшләр чишмәсе саекмаган. Кайсы төбәккә барма, анда эшмәкәр татарларны очратырсың. Аерым урыннарда алар татар бизнесменнары клубларын корып, хезмәттәшлек, ярдәмләшү мөнәсәбәтләрен дә җайга салганнар. Бу бик өметле күренеш. Гомумән, икътисади кризис шартларында милләттәшләребез бер-берсенә аеруча дикъкатьле, миһербанлы булсыннар иде. Халкыбызның гасырлар буе оешып килгән яшәү рәвеше бит иманга, эш сөючәнлеккә, ярдәмләшүгә корылган. Тырыш, әхлаклы, аек вә зирәк татар кешесе, минемчә, бүгенге конкуренция шартларында югалып калырга тиеш түгел. Тарихтан билгеле, XX гасыр башында татарлар укмашып яшәгән урыннарда мөселманнарның ярдәмләшү, хәйрия оешмалары киң таралган булган. Бүген дә әлеге, заманча әйтсәк, формат милләттәшләребезгә файдалы булыр иде. Кризис шартларында, эшсезлек арткан чорда мөстәкыйль хәрәкәт итә белү бик мөһим. Бүген кайбер илләрдә микрокредит дигән ысул киң җәелеп килә. Без татарларга да, моны өйрәнеп, үз файдасыбызга кулланырга кирәк. Бәлки бу эшне мөселман мәхәлләләрендә, мәчетләр каршында оештырып карарга кирәктер.

Тагын бер җитди мәсьәлә – ул татар дөньясының Татарстан белән икътисади хезмәттәшлеге. Минем фикеремчә, әлегә бу өлкәдә халкыбызның чын потенциалы бик аз файдаланыла. Әйтик, еш кына хәлле эшлекле милләттәшләребез читтә торып Татарстан сәнәгатенә инвестицияләр кертергә әзер. Чынлап та, бу бит бик күркәм күренеш, мондый изге теләкләргә, югыйсә, юл ачарга, аны системага салырга гына кирәк.

Кызганыч, әлеге эшләрдә бюрократия галәмәтләре дә бик нык комачаулый. Моннан сигез ел элек без Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” дигән җыеннар уздыра башладык. Бу эшнең нәтиҗәсе буларак төбәкләрдә “Татарстан сәүдә йортлары” оешып, уңышлы гына эшләп киттеләр. Әлеге җыеннар, ел саен узып, эшлекле милләттәшләребезгә республика белән файдалы элемтәләр корырга ярдәм итте. Әмма былтыр министрлыкның җитәкчелеге алышынгач вазгыять үзгәрде. Безнең матур гына эшләп килгән эшмәкәрләр җыены былтыр узмыйча калды. Быелгысын да бик зур авырлыклар аша оештырабыз.

Безнең күпьеллык тәҗрибәбез шуны күрсәтә: мондый эшләрне фәкать милләт җанлы, булдыклы, белемле кешеләр генә алып бара ала. Татарстан хөкүмәте бу эшкә зур игътибар бирүгә карамастан, министрлык әлеге юнәлешне алып баручы структураны ни сәбәпледер кыскартып куйды.

Чыгышымның ахырында игътибарыгызны тагын бер мөһим мәсәьләгә юнәлтергә телим. Бүгенге Рәсәйдә төп проблемаларның берсе – ул җир һәм милек мәсьәләсе. Бүген җир үзе – милек. Безгә әле моны аңлау җитми. Ә бит җирсез халык – бәхетсез халык. Урысча әйтсәк, ул население. Җирдә төзелгән бина – күчемсез милек. Җиргә, милеккә ия булган милләт беркайчан да юкка чыкмас. Илдә барган кырыс шартларда бу хакта җитди уйланып, реаль гамәлләр башкарырга кирәк Бу бүген безнең стратегик мәсьәләләребезнең берсе булырга тиеш. Һәм ошбу юнәлештә һәр татар, кайда яшәвенә карамастан, тырышып, җиде кат тир салып эшләргә тиеш. Тырышкан – ташка кадак каккан, ди халкыбыз. Иманым камил, милек хуҗалары берләшеп, үзләре өчен дә, милләт өчен дә бик күп файдалы эшләр башкара ала. Татар кешесе кайда гына яшәмәсен, шәһәрдәме, авылдамы, җиргә хуҗа булырга омтылырга тиеш. Шәһәр шартларында оешма булып теркәлгәнсең икән, законнарга таянып җир алырга тырыш. Хакимиятләрнең моңа каршы торуы сылтау була алмый. Җирләре булган татар җәмгыятьләре мәчетен дә, мәктәбен дә, мәдәният үзәген дә төзи ала. Безнең күп кенә оешмаларыбыз моны аңлап эш йөртәләр. Нәкъ шулай булганда гына без игелекле максатларыбызга ирешә алабыз! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!



Алып баручы

- Рәхмәт сезгә, Ринат Зинурович. Хөрмәтле коллегалар, кемдә нинди фикер, тәкъдимнәр, сораулар бар — рәхим итегез.



Р. Закиров

- Биредә катнашучы мөфти хәзрәтләре, ќомга намазына ашыгу сәбәпле, без бераз гына тәртипне њзгәртеп, бер вазыйфаны њтәргә тиешбез. Быел Тәлгать хәзрәт Тадќетдиннећ юбилей елы. Әле књптән тњгел генә Башкорт Дәњләт опера һәм балет театры бинасында, зал тулы халык алдында, аны юбилее белән котладык. Без, Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе, әлеге чарада катнаштык. Шулай ук илебезнећ бөтен почмакларыннан килгән милләттәшләребезнећ, оешмаларыныћ делегацияләре дә шунда булды. Дин өлкәсендәге уңышларны Тәлгать хәзрәт эшчәнлегенећ ќимеше дип әйтергә кирәк. Ул 20 ел буена шушы хезмәтне алып бара. Ул башлап җибәргән Болгар ќыены да аның киңкырлы эшчәнлегенең бер мөһим юнәлеше, безнећ халкыбызныћ рухи кыйбласы. Тәлгать хәзрәт шушы мәсьәләләрне аћлап, әле күбебез бу мәсьәләгә игътибар итмәгән заманнарда, 20 ел элек шушы эшне башлап ќибәргән. Ђ 90нчы еллардан соћ, мөмкинлекләр књбәйгән заманда, без хәзрәтнећ Россияныћ књп төбәкләрендә диннећ халкыбызга яћадан кайтару өстендәге эшчәнлеген бик югары бәялибез. Без бөтен төбәкләрдә, бик књп ќирләрдә хакимиятләр белән, милли оешмалар белән элемтәдә торабыз, аралашабыз. Һәм ачыктан-ачык әйтә алабыз: Тәлгать хәзрәтнећ дини оешмалар, хакимиятләр, дини оешмалар алдында да дәрәќәсе бик зур. Ул халкыбызга бик зур хезмәт итә, халкыбызны берләштерњгә, аны иманга кайтаруга зур ярдәм күрсәтә. Без беләбез: Татарстанда мећ өч йөз өч мәчет яћадан сафка бастырылган булса, ул Русия төбәкләре буенча 3000гә якын дип әйтелә. Шул кадәрле мәчет яћадан калыккан икән — бу безнећ халкыбызныћ чыннан да иманга кайтуы. Төп мәсьәләләренећ берсе – шушы мәчетләрнећ тиешле чаралар, иман нуры белән тулуы џәм анда халыкныћ өзелмәве, яшьләрнећ булуы. Бу эшләрдә безнећ әле проблемаларыбыз бик књп, без бњген ул турыда сөйләп тормыйбыз. Кичәге комиссия утырышында Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы дин эшләре комиссиясе утырышында бу турыда бик тә тәфсилләп сөйләнелде, фикерләр алышынды. Бњгенге көндә бөтен төбәкләрдә дә Тәлгать хәзрәтебез кебек мөфтиләр бар, аларның күбесе - Тәлгать хәзрәтнең шәкертләре. Алар бөтен җирләрдә дә милли оешмалар белән бик әйбәт мөнәсәбәтләр дә яшиләр, безнең әле бер җирдә дә дини оешмалар белән милли оешмалар арасындагы низагны ишеткәнебез юк, була да күрмәсен. Шуңа күрә дә без менә шушы эшләрне һәм Тәлгать хәзрәтнең татар халкы алдындагы хезмәтләрен искә алып, Бөтендөнья татар конгрессының карары нигезендә аңа конгрессның иң зур бүләге – медале белән бүләкләргә дигән карарга килдек. Хәзер сезнең алдыгызда мин вазыйфаны үтәп медальне тапшырачакмын. Тәлгать хәзрәт, сезне олы юбилеегез белән чын күңелдән, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, биредәге залда җыелган, бөтен СНГ илләреннән килгән вәкилләр һәм залда утыручылар исеменнән котлыйбыз һәм киләчәктә дә шулай армый-талмый халкыбызга хезмәт итәрсез, халкыбызны дин юлына бастыруда зур эшләрегезне туктатмассыз дигән өметтә калабыз. Исәнлек-саулык үзегезгә!

Безнең арабызда тагын бер бүләк иясе ул – Тәлгать хәзрәтнең шәкерте, хезмәттәше, аның тарафынан билгеләнгән Ханты-Манси автономия округы мөселманнарның региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти хәзрәт Таһир Габделхат улы Саматов. Аңа да шундый ук медаль тапшырырга рөхсәт итегез. Ул Сургут шәһәрендә имамлык һәм мөфтилек итә. Ә Сургут шәһәре әлеге көндә Тәлгать хәзрәт исеменнән бөтен Себер һәм ерак көнчыгыш өлкәләрендәге дин оешмаларына күзәтчелек итә. Сезгә дә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бүген безнең Татарстан мөфтие, Госман хәзрәт биредә юк. Ул шундый ук медальгә лаек булган иде, без аны юбилее уңаеннан тапшыра алмыйча калган идек. Ул бүгенге көндә Хаҗ юлында, шуңа күрә киләсе очрашуларда әлеге бүләкне тапшырырбыз дип уйлыйм. Без мөфтиләребезне инде җомга намазына озатыйк һәм эшне дәвам итик. Рәхмәт сезгә. Исән-сау булыгыз!

Тәлгать хәзрәт

- Аллаһ рәхмәт итсен, хәерле, изге эшләрегездә олы ярдәмнәрен һәм изге дәвамнарын насыйп итсен. Амин. Сәламәт була күрегез. Рәхмәт сезгә.



Р. Закиров

- Хөрмәтле коллегалар, инде әйткәнемчә, кичә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты даими комиссияләренең утырышлары булып узды. Анда бик күп кенә кызыклы чыгышлар, эшлекле тәкъдимнәр, фикерләр әйтелде. Комиссияләрнең нигезләмәләре, ягъни русча әйтсәк, положенияләре расланды, алар комиссия әгъзалары тарафыннан кабул ителде. Әйдәгез, комиссияләрнең эшчәнлеге хакында шушы комиссияләрнең вәкилләрен тыңлап узык. Татар милләтенең үсеш стратегиясы комиссиясенең эше хакында тулырак мәгълүматны аның җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы бюросының әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Мәүләвиевич Исхаков бирер. Рәхим итегез, Дамир әфәнде. Регламентны сакласак иде.



Д. Исхаков

- Мөхтәрәм җәмәгать, безнең комиссиянең эшендә 30га якын кеше катнашты, аларның күбесе галимнөр, экспертлар иде. Без үзебезнең комиссиянең эшчәнлеген тикшереп чыгып, алга таба бераз планнар билгеләдек. Комиссиянең төп фикерен мин үземнең планда каралган чыгышымда әйтермен. Ә хәзер тәкъдим ителәсе әйбер – резолюция мәсьәләсенә тукталып китәм. Без комиссиянең эшчәнлеген тулаем алганда, уңай дип таптык, әмма алга таба эшне ничек кору турында дискуссиялар булды. Шушы дискуссиялар вакытында без сезгә алдагы эшчәнлекнең ике пунктын тәкъдим итәбез: беренчесе – киләсе елга татарлар яшәгән һәрбер төбәктә 2010-2020нче елларга перспектив үсеш программасын төзергә кирәклеге. Икенчесе – безнең Башкарма комитет исеменнән Татарстан җитәкчелегенә чыгарга, Россия буенча татарларны үстерү турындагы гомум федераль программа өстендә эш башларга дигән тәкъдим. Менә шушы ике пунктны без Башкарма комитетның резолюциясенә тәкъдим итәбез. Ә аның нигезләмәсен мин үземнең алда каралган чыгышымда биремен. Рәхмәт!



Алып баручы

- Рәхмәт! Татар мәгарифе һәм фән секциясе эше хакында комиссия рәисе урынбасары, техник фәннәре докторы, профессор, Азат Шәйхуллович Зыятдинов сөйләр. Рәхим итегез, Азат Шәйхуллович!



А. Зыятдинов

Безнең комиссия кичә утырыш үткәрде. Төп мәсьәлә буларак фәннең һәм мәгарифнең эшчәнлеген берләштерү, аны тагын да камилләштерү буенча бертавыштан карар кабул ителде. Һәм мәгариф өлкәсендә менә соңгы вакытларда барган авырлыклар, алар фәкать, безнең үзебезнең көч белән генә чишелергә мөмкин. Шул өлкәдә бөтен көчне куеп бергә эшләргә кирәк. Резолюция кабул ителде, кичә матбугатка бирелде.



Алып баручы

- Рәхмәт сезгә! Халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссиясе эшендә бик күп регионнардан килгән вәкилләребез катнашты. Бик җылы, эшлекле сөйләшү булды. Аның эше турында комиссиянең секретаре Рөстәм Гайнетдинов әйтеп узар.



Р. Гайнетдинов

- Безнең комиссиядә 40тан артык кеше катнашты, шулар арасында комиссия әгъзаләре, яшьләр, спорт һәм туризм, социаль яклау һәм хезмәт министрлыклары, федераль миграцион хезмәт җитәкчеләре, галимләр, югары уку йортлары вәкилләре, җәмәгать эшлекләре, журналистлар һәм Әзербәйҗан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Украина, Австралия һәм Берләшкән Гарәб Эмиратларыннан татар милли оешмаларының лидерлары катнашты. Җыелышта 6 мәсьәлә каралды. Шулар арасында 2013нче елда Казанда үткәрелә торган Универсиадага әзерләнү һәм шул уңайдан татар милли оешмаларның бурычлары, чит илләрдәге милләттәшләрнең Татарстанга мәҗбүри, үз теләкләре белән күчү проблемалары һәм миграцион учетка басу, гражданлык алу кыенлыклары да каралды. Россия регионнардагы һәм БДБ илләрдәге сәләтле татар яшьләрен Татарстанга укырга чакыру һәм дистацион укыту проблемалары да игътибар үзәгендә торды. Мәскәүдә үткән Бөтендөнья россия ватандашлары конференциясенең нәтиҗәләре, комиссияләрнең хокуклар саклау эше һәм чит илләрдәге олы буыннар эмиграция вәкилләрнең халәте. Соңгы проблема буенча комиссия рәисе урынбасары, танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия ханым Бәйрәмова бик зур, киң, тирән, эшлекле доклад ясады. Утырышта яңгыраган чыгышларда, бәхәсләрдә әйтелгән мәсьәләләр бик әһәмиятле, кирәкле һәм вакытлы күтәрелгән дип расланды. Комиссия 9 матдәдән карар кабул итте. Шуның берсен генә укырга телим:

Считать важнейшей задачей деятельности Испокома Всемирного конгресса татар и национально-культурных организаций татар – содействие проведению Всемирной Универсиады 2013 года в Казани, что включает в себя: пропаганду самой идеи всемирных студенческих игр в нашей столицы; достижений Татарстана; историю и культуру нашей древней столицы – Казани; а также развитие массовой физической культуры и спорта в татарской диаспоре, с тем, чтобы стать активным участником Универсиады, путем включения перспективных спортсменов в состав страновых и региональных сборных команд. Для этого провести в 2009 году в татарских общинах, диаспоре молодежные форумы, собрания с повесткой дня о подготовке к Универсиаде. Второе – организовать пропаганду идеи Универсиады, истории, культуры Казани, спортивных и других достижений Татарстана в СМИ стран и регионах проживания. Третье – выявить наличие перспективных спортсменов из числа соотечественников, способных достижениями войти в состав сборных команд, всячески содействовать их спортивному росту.”

1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница