Всемирный конгресс татар



страница4/13
Дата27.10.2016
Размер2.74 Mb.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

По третьему вопросу повестки дня выступил Р.Закиров.
По ходатайству региональных автономий Российской Федерации и татарских общин стран СНГ на рассмотрение членов бюро председатель внес предложение о награждении высшей наградой ВКТ - медалью Всемирного конгресса татар «За заслуги перед татарским народом» Морозова Сергея Ивановича-губернатора–Председателя Правительства ордена Ленина Ульяновской области, а также следующих активистов национального движения:

- Тазетдинова Талгата Сафиевича – муфтия, председателя Центрального

духовного управления мусульман Российской Федерации.



- Валеева Разиля Исамгиловича- поэта члена Президиума

Государственного Совета Республики Татарстан.

- Саматова Тагира Габдулхаковича- муфтия, председателя Духовного

управления мусульман Ханты-Мансийского автономного округа



- Валеева Фоата Тачахметовича – этнографа, доктора истроических

наук.


- Исхакова Госмана Гумаровича –муфтия, председателя Центрального

духовоного управления мусульман Республики Татарстан.



- Миннуллина Роберта Мугаллимовича- народного поэта Республики

Татарстан , депутата Госсовета Республики Татарстан



«За внесение значительного вклада в сохранение и развитие языка, культуры и традиций татарского народа» вручить Благодарственные письма:

-Камалиеву Нуретдин Камалиевичу, руководителю народных ансамблей «Дуслык» и «Яшь укытучылар» г. Ревда Свердловской области

- Курмаевой Назире Идиятулловне , учительнице татарского языка и литературы средней школы № 30 г.Пугачева Саратовской области.

- Хабибуллиной Зухра Рифкатовне , учительнице татарского языка и литературы СОШ № 91 с этнокультурным компонентом г.Ульяновска

- Курмакаевой Розе Имадьевне, учительнице татарской Узинской СОШ Петровского района Саратовской области

- Хамитовой Наиле Мусеевне, учительнице татарского языка

Сафаровской СОШ Дергачевского района Саратовской области



- Насыйровой Идалии Сагитовне , учительнице татарского языка

Верхазовской СОШ Дергачевского района Саратовской области



- Сайфетдиновой Румии Ахметовне, учительнице татарского языка Алтатинской СОШ Дергачевского района Саратовской области.

- Миннибаеву Назиму Нурмухаметовичу , генеральному директору ООО «Мальва» г.Ульяновск

-Абдуллиной Раисе Закировне, учительнице татарского языка Осинов-Гайской СОШ Ершовского района Саратовской области.

-Диарову Саиду Тагировичу, директору Сельского дома культуры Карсунского района Ульяновской области

-Тугушевой Алие Ильясовне , учительнице татарского языка Яковлевской СОШ Базарно-Карабулакского района Саратовской области

-Команде участников телепрограммы «Тамчы-шоу» из Нижне- Елюзанской СОШ Городищенского района Пензенской области

-Команде участников телепрограммы «Тамчы-шоу» из Нижнее- Аринской СОШ Ачитского района Свердловской области.

-Команде участников телепрограммы «Тамчы-шоу» из СОШ № 22 г.Димитровграда Ульяновской области

-Команде участников телепрограммы «Тамчы-шоу» из татарской гимназии «Яктылык» г.Самары

-Команде участников телепрограммы «Тамчы-шоу» из СОШ № 91 с татарским этнокультурным компонентом г. Ульяновска

-Команде участников телепрограммы «Тамчы-шоу» из Чайкинской СОШ Пермского края

-Команде участников телепрограммы «Тамчы-шоу» из Кочко-Пожарской СОШ Сергаческого района Нижегородской области.



-Команде участников телепрограммы «Тамчы-шоу» из СОШ № 1186 с татарским этнокультурным компонентом г. Москвы

- Осокину Александру Вячеславовичу – главе администрация муниципального образования Суксинского района Пермского края.



Решили поддержать предложение Председателя Исполкома ВКТ.

Председатель Р.З. Закиров

Секретарь Г.Ф. Шайхиева

Казан милли мәдәният үзәге 11 декабрь 2008 ел
2008нче елның йомгаклау җыелышы

ПЛЕНАР УТЫРЫШ

Р. Закиров

- Бљтендљнья татар конгрессы Башкарма комитетытыныћ кићәйтелгән утырышына чакырылган кунаклар барысы да биредә. Хәерле иртә! Башкарма комитетыныћ утырышын башлап ќибәргәнче, барыгызны да шушы көннәрдә генә узган Корбан бәйрәме белән чын књћелдән котлыйм. Илебезгә — именлек, гаиләләребезгә бәхет китерсен иде ул. Бњген без сезнећ белән Рәсәй Федерациясенећ Конституция кабул иткән көнен билгеләп њтәбез. Безнећ республикабызныћ ќитәкчеләре Мәскәњдә уза торган шушы чарада катнашалар. Шул сәбәпле, бњген биредәге утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыныныћ 32 әгъзасы гына катнаша, ләкин кворум бар. Безнећ утырышыбызда шулай ук Татарстан республикасы Дәњлљт совет депутатлары, Казан шәџәре администрациясе вәкилләре, Татарстан Президентыныћ аппарат хезмәткәрләре џәм Татарстан Президентыныћ аппарат ќитәкчесе урынбасары Булат Хәнәфиевич Зиннуров катнаша. Устав нигезендә Башкарма комитетыныћ елына бер тапкыр уздырыла торган утырышында ерак џәм якын чит илләрдән дә вәкилләр катнаша. Аларның саны 23. Шул исәптән Берләшкән Гәрәб Әмирлекләреннән, Төркия, Казахстан, Украина, Ђзербайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Беларусьтән, Латвия, Эстония џљм Литвадан ерак араларны якын итеп, ата-бабаларыбызныћ туган төбәкләренә килгән кан-кардәшләребез дә бар. Россиянећ 62 төбәгеннән безнећ оешмаларыбызныћ ќитәкчеләре, вәкилләре, дин әһелләре катнаша. Безнећ бњгенге чарабызда Татарстан дин әһелләре, Татарстан диния нәзәрәтенећ вәкилләре џәм Үзәк диния нәзәрәтенећ мөфтие Тәлгать хәзрәт Тадќетдин катнаша. Без аны сезнећ исемнән бу чарада катнашуы белән котлыйбыз џәм аның биредә булуын зур мәртәбә дип саныйбыз.

Бњгенге ќыенныћ тәртибенә тњбәндәге мәсьәләләр чыгарыла:


  1. Бөтендөнья татар конгрессыныћ  съездында куелган бурычларны њтәњ максатынан татар иќтимагый оешмаларыныћ 2008 елда башкарылган эшләренә хисап.

  2. Бөтендөнья татар конгрессыныћ Башкарма комитеты даими комиссияләренећ еллык хисабы.

  3. Милләттәшләребез яши торган төбәкләрдә татарларныћ њсеш программасын әзерләњ мәсьәләсе. (Докладчы — Дамир Исхаков)

  4. Бөтендөнья татар конгрессы иќтимагый берләшмәләре халык-ара берлегенә, Россия Федерация төбәкләререннљн џәм чит илләрдән яћа оешмалар кабул итњ.

  5. Бөтендөнья татар конгрессы каршында — Татарстан республикасы районнары џәм шәџәрләре Россия Федерациясе төбәкләрендьге якташлар оешмаларыныћ координацион шурасын төзњ.

  6. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыныћ 2009нчы елга эш планын кабул итњ.

  7. Бөтендөнья татар конгрессыныћ «Идел—пресс» ачык акционерлык ќәмгыяте белән берлектә «Татар рухы џәм каләм» Бөтенрусия журналистлар конкурсына йомгак ясау.

  8. Россия Федерациясе регионнарында, якын һәм ерак чит илләрдә татар милли хәрәкәтендә актив катнашып, югары ућышларга ирешкән кардәшләребезгә Татарстан Республикасыныћ дәњләт бњләкләрен џәм Бөтендөнья татар конгрессыныћ бњләкләрен џәм рәхмәт хатларын тапшыру

Көн тәртибе буенча башка тәкъдимнәр бармы? Юк? Көн тәртибен расларга дигән тәкъдим бар. Төп докладчыга — 35 минут, докладларга — 10 минут, чыгыш ясаучыларга — 3–5 минут вакыт бирелә. Шушы регламентны џәм көн тәртибен раслар өчен исполком әгъзаларыныћ кул књтәрњен сорыйм. Төшерегез. Каршылар, битарафлар юк. Бер тавыштан.

Ђгәр дә башка тәкъдимнәр, өстәмәләр, фикерләр булмаса, көн тәртибенећ беренче өлешенә књчәбез.



Алып баручы

- Бөтендөнья татар конгрессыныћ  съездында куелган бурычларны њтәњ максатыннан татар иќтимагый оешмаларыныћ 2008нче елда башкарылган эшләренљ хисап турында сњз Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәњләт Советы депутаты, тарих фәннәре докторы Ринат Зинур улы Закировка бирелә.


Р. Закиров

- Газиз милләттәшләр!  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сезне тарихи ватаныбыз башкаласы Казанда сәламли! Үтеп бара торган елга йомгак ясауга багышланган мондый җыеннар безнең өчен инде күркәм гадәткә әверелде. Чынлап та, татар дөньясының Татарстан белән берлеге, татар халкының бердәмлеге бүген федерация кысаларында гына түгел, дөньякүләм әһәмияткә ия.   Сез беләсез, Бөтендөнья татар конгрессы халкыбызны, аның мәнфәгатьләрен яклау ихтыяҗыннан туды. Һәм без бертуктаусыз, инде уналты ел шушы эшне алып барабыз. Бәлкем, милли оешмаларның эшчәнлеге кайбер даирәләргә ошап та бетмидер, ләкин һәр кавемнең дөньяда озак яшисе, нәселен дәвам итәсе килә. Халыклар да милли организмга тупланып шундый ук инстинктлар нигезендә яшиләр, бу да үзенә күрә табигый канун. Әмма бүген Русиядә халыкларның милләт булып яшәргә, буыннар чылбырын дәвам итәргә омтылуын, еш кына илне таркату, экстремизм, сепаратизм дип бәяләнә.

Бөтендөнья татар конгрессының IV съездыннан соң бер ел вакыт узып та китте. Олы җыеннан соңгы вазгыятьне күздән кичереп, шуны әйтергә кирәк: халкыбыз тарихына IV корылтай эшлекле конкрет мәсьәләләрне күтәрүе, аларның чишелеш юлларын күрсәтүе белән кереп калды. Җирле оешмаларда җанлану, күтәренке рух, яңа дәрт белән эшләү чалымнары ачык күренә. Без биредә Саратов, Самара, Екатеринбург, Төмән, Удмуртия, Чуашстан, Башкортостан кебек төбәкләрне һәм республикаларны күз алдында тотабыз. Шул ук вакытта илдәге вазгыятьнең милли тормышка нык тәэсир итүен дә билгеләп үтмичә булмый. Әлеге дә баягы вертикальне ныгыту шартларында федераль үзәктән милли сәясәткә кагылган хәвефле карарлар килеп тора. Без әле милли мәгарифнең хәле уңаеннан тәфсилләп әйтербез – монысы бер яңагыбызга сугу булса, әле генә Дәүләт Думасы тарафыннан Федераль автономияләр турындагы канунга керткән үзгәрешләр проекты икенче яңагыбызга тондыру булды. Бүген бу кануннан 19 матдәне, ягъни милли мохтариятләрне болай да ярым-йорты финанслау турындагы статьяны алып ташларга тәкъдим иткән проект инде җирле парламентлар карамагына төшерелде. Монда сүз , мәсәлән, сабантуйларны һәм башка зур милли-мәдәни чараларны максатчан финанслауны федераль һәм региональ бюджеттан җирле бюджетларга күчерү турында бара. Ә җирле бюджетларның мөмкинлеген сез үзегез яхшы чамалыйсыз. Турысын әйткәндә, Федераль үзәк милләтләр мәнфәгатьләре турында соңгы вакытта хәтта декларатив рәвештә дә сүз алып барудан туктады. Әйтерсең лә, бу проблема илдә бөтенләй юк.

Акылга сыймый, әле күптән генә түгел Казанда узган мәгариф мәсьәләләренә багышланган гомумрусия киңәшмәсендә федераль министрлык вәкилләре гасырлар буе яшәгән милли мәктәпне “этномобилизация институты” дип гаепләделәр. Соң, халыкларның дөньяда яшәргә хокукын таныйсың икән, аның бөтен яшәеше, буыннан буынга дәвам итүе шул “этномобилизация” бит инде ул! Аның мәгарифе генә түгел, бөтен әдәбияты да, мәдәнияте дә, дине дә, гореф гадәтләре дә, гаилә системасы да милләтне саклауга, яшәтергә юнәлтелгән. Димәк, болары да шул ук этномобилизация чаралары.

Хәер, татар тарихында төрле заманалар булды, аны кырдылар да, кистеләр дә, чукындырып та маташтылар, әмма халкыбыз сынмады, милләт булып яшәешеннән туктамады. Иманым камил, хәзерге сынаудан да халкыбыз лаеклы чагар, үзенең чын көчен күрсәтер. Әлбәттә, моның өчен бердәм булу мәслихәт.

Сер түгел, бүген милләт өчен көрәшнең төп мәйданы – мәгариф өлкәсе. Милләтләргә һөҗүм бүген шушы юнәлештән бара. Кызганыч, без моны бик соң аңладык һәм шул сәбәпле нык алдандык. Хәтерлисездер, 2002 елда Русия ил башы БТКның III съезды вәкилләре белән Казан кирмәнендә очрашуда болай диде: “Запрещать изучать родной язык – это полная дурость!” Бу сүзләр безнең йөрәкләргә май булып ятты, чөнки бик дөрес бит алар. Шуннан соң мәгариф тирәсендә сәер уеннар башланды.

Башта кармакны сай гына салдылар: имеш, мәктәпләребез “татарская школа” урынына “школа с татарским этнокультурным компонентом” дип аталсын. Без беркатлы бит, нинди куркыныч янаганын янә шәйләмәдек. Әйдә, исемен үзгәртүдән милли мәктәп шул ук милли мәктәп булудан туктамас дип, ваемсызлык күрсәттек. Әмма бераздан мәктәп биналарыннан “татар мәктәбе” дип язылган такталарны салдыра башладылар. Монысы, әлбәттә, эчне пошырды, әмма анысын да йотып җибәрдек. Инде менә Русия төбәкләрендә 1нче сыйныфка килгән татар балаларына туган телне укытуны тыйдылар. Җитмәсә, милләткә һөҗүмнең башка тарафлары да пәйда булды. Төбәкләрдә милләттәшләребезгә православие дәресләрен дә көчләп тага башладылар.

Хәтерегездәдер, мәгариф өлкәсендә шушындый ямьсез күренешләр тарала башлагач, былтыр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты август аенда махсус киңәшмә җыйды. Анда бик җитди сөйләшү булды һәм нәтиҗәдә Русия Федерациясе хакимиятләренә безнең мөрәҗәгать кабул ителде. Без аны Президентка да, Федераль хөкүмәткә дә, Федераль җыенның ике палатасына да җибәрдек. Берәр ай узгач мәгариф министрлыгыннан җавап та килде: янәсе, борчылмагыз, законнар – нормативлар кабул иткәндә сезнең ихтыяҗларны да канәгатьләндерербез. Шундый матур сүзләр әйтеп тынычландырдылар ки, күңелләрдә өмет чаткысы янә кабынды. Тагын бер айдан Русия Думасы 309-нчы номерлы Закон кабул итте, ә анда милли мәктәпне яшәтеп килгән региональ компонент бөтенләй юкка чыгарылган. Димәк, бу закон буенча, 2009 елның 1 сентябреннән туган телдә укыту Русия мәктәпләрендә тыялачак. Кызык бит, Рәсәйдә бүген законнарны бик тиз әвәлиләр: бер атнадан ошбу законны ил башы да имзалады. Менә бу инде милләтләр башына күсәк белән ору булды.

Ә бит Татарстан җитәкчелеге, Дәүләт Советы милли-региональ компоненты саклап калу кирәклеге хакында Дәүләт Думасына үзенең принципиаль мөнәсәбәтен законның проекты каралган чорда ук белдерделәр. Бүген дә бу мөнәсәбәт үзгәрмәде. Әле күптән түгел Казанда булып узган Бөтенрусия киңәшмәсендә Татарстан Президенты чыгышы хакында аерым әйтеп китәргә кирәк. Минтимер Шәймиев мәгариф реформасы бу рәвешчә дәвам итсә, республикада референдум уздырып, Татарстан Конституциясенең кайбер матдәләренә үзгәрешләр кертү кирәклеге турында белдерде. Татарстан президенты сүзләренә караганда, шул ук вакытта Русия Конституциясенә каршы килгән әлеге канунны Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп тикшертүне дә күз алдында тотарга кирәк.

“Без Татарстанда бу уйлап чыгарылган һәм зыянлы проблеманы хәл итми торып, яңа мәгариф стандартларына күчәргә җыенмаячакбыз–”, дип кистереп әйтте президент.

Безнең президентны хуплап, Башкортостан, Алтай, Коми, Саха вәкилләре дә чыгыш ясады. Ә федераль министр Фурсенко безне вакыйгаларны каралтып күрүдә гаепли башлады. Имеш, канун әле көченә кермәгән, ә республикалар тел югалту турында кычкыралар. Министр мантыйгыннан чыксаң, халыклар телләрен югалткач кына бу проблема турында сөйләргә хаклы. Казаннан киткәч, Фурсенко “Российская газета”га биргән әңгәмәсендә кабат шушы теманы күтәреп, милли телләрне өйрәнүдә үзгәрешләр кертү буенча планнар юк дип әйтеп ташлаган. Нәрсә бу, Казанга килеп, республикалар вәкилләрен җыеп, киңәшмәләр уздыру театраль тамаша гына булып чыгамы?! Әллә бу милли компонентны бетерүгә каршы ел ярым барган көрәш күзебезгә генә күренгәнме?!

Милли-региональ компонент мәсьәләсе ул милли мәктәп язмышы гына түгел. Сүз биредә Русиянең милли сәясәте турында бара. Инде ачык күренә: бүген битлекләр ачылды, илнең милли сәясәте бар. Һәм аның төп максаты Русияне бер милләтле, бер динле дәүләт итү.

Без юкка гына мәгариф мәсьәләсенә шул хәтле игътибар бирмибез, чөнки бу халкыбызның киләчәге турында кайгырту дигән сүз. Ә милли җәмәгатьчелекнең төп максаты – белемле, иманлы яшь буын тәрбияләү. Моны истә тотып, Бөтендөнья татар конгрессы яшьләр белән максатчан, эзлекле эш алып бара башлады. Соңгы дүрт елда без яшьләрнең өч форумын уздырдык. Шунысы куанычлы, форумнан форумга яшьләрнең үзаңы, фикерләү дәрәҗәсе, милли рухы артканнан арта бара.

Күп кенә төбәкләрдә дә яшьләр үзләренең көчләрен, мөмкинлекләрен аңлап, хәрәкәт итә башладылар. Бер Мәскәүдә генә дистәгә якын яшьләр оешмалары эшли. Башкортостан, Удмуртия, Төмән, Самара, Саратов һәм башка татарлар күпләп яшәгән урыннарда татар яшьләре оешмалары барлыкка килде. Яшьләрнең башлары да яңача эшли, алар көтелмәгән урында яңа идеяләр, яңа алымнар кулланып, халыкны җәлеп итә торган чаралар уздыралар. Мәсәлән, “YZEБEZ» яңа буын хәрәкәте уйлап чыгарган «Мин татарча сөйләшәм”, Татар яшьләре форумы уйлап тапкан “Чәк-Чәк party” акцияләре инде Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап уздырыла башлады. Яшьләр тырышлыгы белән татар музыка сәнгатенә дә яңа агымнар килде. Дөрес, моны бөтен тамашачы кабул итеп бетерми. Әмма, татар җыр сәнгатендә, һичшиксез, эзләнүләр булырга тиеш. Ә инде яшьләребез милли җыр сәнгатенә тартыла икән, димәк киләчәккә өметебез бар әле.

Шөкер, соңгы елларда татар әдәбиятына да яшь көчләр килә. Бу бигрәк шигъриятьтә нык сизелә. Талантлы яшьләр аралашып, бер казанда кайнашып яшьләр форумы, “Шәрыкъ” клубы тирәсендә тупланып иҗат итәләр. Хәзер инде яшь талантларның исемнәре мәгълүмат чараларында, радио-телевидение дә еш яңгырый.

Яшьләребезнең дингә тартылуын күреп тә без ихластан куанабыз. Бу, һичшиксез, өметле күренеш. Моңа дәүләт структуралары да игътибар бирә башлады. Алар ярдәме белән Ислам университеты һәм башка уку йортлары уңышлы гына эшләп киләләр.

Гомумән соңгы елларда Татар конгрессының Ислам диненә кагылышлы мәсьәләләргә игътибары бермә-бер артты. Бу теманы без һәрдаим игътибар үзәгендә тотып киләбез, чөнки динебез бүген милләтне саклый торган фактор буларак кына түгел, ул әле, галимнәр әйтмешли, халыкны берләштерүче институция дә. Конгресс каршында эшләп килүче Дин оешмаларының эшен координацияләү комиссиясен оештыру да дөрес гамәл булып чыкты. Хәзер шактый төбәкләрдә (Чуашстан, Иваново, Нижгар) дин һәм милләт эше үрелеп бара. Андый төбәкләрдә эшнең нәтиҗәсе дә югарырак була.

Бу уңайдан тагын шуны әйтергә кирәк, заманында мөхтәрәм Тәлгать Таҗетдин тырышлыгы белән башланып киткән Изге Болгар җыены да бүген халкыбызның үз иткән мәртәбәле бәйрәменә әверелеп бара. Бу җыеннарның дистәләгән мең халык катнашында узуы да шуны раслый. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бу җыеннарны тагын да камилләштерергә, төрлеләндерергә, баетырга уйлый. Әле күптән түгел генә Татарстан Президенты Согуд Гарәбстанының вәкаләтле илчесен кабул иткәндә әлеге җыенның олы мәгънәгә ия булуын искә алып, шәрыкъ илләренең Русиядәге илчеләрен киләсе елда әлеге чарада катнашырга чакырды. Димәк, республика җитәкчелеге безнең уртак чараның әһәмиятен яхшы аңлый һәм тиешле ярдәм күрсәтергә әзер. Әлбәттә, Болгар җыены хөкүмәтебез ярдәме белән тагын да зур масштабта узар, халыкара җәмәгатьчелектә, һичшиксез, киңрәк яңгыраш табар.

Безнең фикеребезчә, хөкүмәт бу эшкә алынса, иншалла, Изге Болгар тыюлыгындагы күренешне ямьсезләп торучы йортларны күчерүне дә, җитәрлек санда тәһәрәтханәләр, туклану урыннарын булдыруны да хәл итәргә мөмкинлек туар иде. Бәлки милләттәшләребез күптәннән күтәреп килгән тагын бер мәсьәлә тыюлыкта мәчет төзү эше дә башланып китәр иде. Гомумән, Шәһре Болгарда инфраструктураны яхшырту җитди мәсьәлә булып тора. Бу чаралар халыкара туризмны үстерүгә җитди нигез булыр иде.

Әлбәттә, без агымдагы елда да мәчетләребездә татар телендә вәгазь укуларга, муллаларны әзерләүгә, кайбер авылларда гыйбадәтханәләрнең ябык торуына игътибар итеп килдек. Әлегә бу юнәлешләрдә мактанырлык үзгәрешләр юк. Димәк, киләчәктә дә без моны игътибар үзәгендә тотарга тиеш. Әле бит бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Төрле төбәкләрдә православие дәресләрен кертү шаукымы кимеми, киресенчә активлаша бара. Конгрессның почтасына килгән хатлар моны ачык күрсәтә. Мондый сәясәткә без, татарлар, мөселманнар тиешле үҗәтлек күрсәтмәсәк, бик зур хилафлык кылыр идек.

Монда Пенза районының Засечный авылында мөселман җәмәгатьчелегенең, мәктәп директорының һәм Пенза мөфтиятенең принципиальлек һәм үҗәтлек күрсәтеп, православие дәресләрен татар балалары укый торган мәктәпкә керттермәвен уңай мисал дип бәяләргә кирәк. Дин кардәшләребез милли җәмәгатьчелек белән бергә бу канунсыз башбаштаклыкны прокуратура аша хәл итеп, кайбер гаепле түрәләрне җавапка тартуга ирештеләр.

Православие чиркәве тарафдарларының Самарадагы кайбер мәктәпләрдә чукындыру йоласын төрле милләт балаларына тагулары турында хәбәрләр йөри. Милләт өчен җан атып йөргән Шамил Баһаветдин сүзләренә караганда, ата-аналар бу уңайдан тавыш куптармау ягында торалар икән. Ә бит монда һәр татар, һәр дини һәм милли оешма Пенза өлкәсендәге тәҗрибәне истә тотып, бу фактлар белән эзлекле көрәшергә тиеш! Кыскасы, үрнәкне үзебездән алырга кирәк!

Татар мәктәпләрен ябу барган чорда без әлеге дә баягы ата-аналар проблемасына килеп терәләбез. Еш кына бу факторны дәлил иттереп шул юнәлештә эшләргә теләмәгән кешеләр күтәреп чыгалар. Гәрчә, күп тапкыр сөйләгәнебез бар: затлы, заманча җиһазландырылган, уңай шартлары булган өч телле милли мәктәп-гимназияләргә ата-аналар балаларын үзләре җитәкләп алып киләләр.

Менә без быел Мордовиядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышын уздырдык. Милли республикада милли мәктәпләргә караш, кем әйтмешли, почти мәскәүски күзлектән. Мәсәлән, Кривозорье авылындагы урта мәктәп катырак җил иссә ишелеп төшәргә тора. Шактый хәлле Әзүрке авылындагы мәктәп тә манаралары балкып торган күп санлы матур мәчетләр фонында бер үзе моңаеп утыра. Әлбәттә, авылның эш сөючән халкы, үзидарә җитәкчеләре бик теләсәләр әлеге манзараны үзгәртә алырлар иде. Бу уңайдан татар конгрессы җитәкче даирәләр белән дә сөйләшүләр алып барды. Инде искереп беткән татар мәктәпләрен сүтеп, алар урынына яңаларын булдырырга вәгъдәләрне республиканың иң мәртәбәле җитәкчеләре дә бирде. Ләкин, урысча әйтсәк, “воз и ныне там”. Ә менә Удмуртия җитәкчеләре шундый ук мәсьәләгә бөтенләй башкача карадылар. Татар жәмәгатьчелегенең, БТКның гозерен искә алып, җирле хакимиятләр Ижаудагы 6-нчы татар гимназиясен яңарак бинага күчерергә карар кылдылар. Нәтиҗәдә, киләсе елдан әлеге республикада 500 балага исәпләнгән зур татар мәктәбе барлыкка киләчәк. Аңлыйсыздыр, мондый бәхет күктән төшми. Моның өчен үҗәт булырга,”яткан таш астына су акмый” дигән мәкальне истә тотып гел хәрәкәт итәргә кирәк. Ләкин татарлар күпләп яшәгән Ырымбурда, Чиләбедә, Екатеринбурда, Пермьдә, Пензада, Төмәндә мәктәп ачу һаман да татлы хыял булып кына кала.

Кадерле милләттәшләр! Без хаклы рәвештә халкыбызның бай мәдәнияте белән горурланабыз. Һәм безнең бурыч - әлеге мирасны саклап, аны яңа буыннарга тапшыру. Татар яшәгән төбәкләрдә халык иҗаты чишмәләрен саектырмау йөзеннән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үзешчән коллективларны, һәвәскәр артистларны игътибар үзәгендә тота.
Сез беләсез, төбәкләрдә һәм чит илләрдә бик популяр фестивальләребез яшәп килә , алар арасында “Киев сандугачы”, “Көзге Иртыш моңнары”, “Урмай моңнары”, ”Ак хисләр”, “Таң йолдызы”, “Себер йолдызлары”, “Урал сандугачы” һ.б. Рәшит Ваһапов фестивале дә милли мәдәни тормышыбызның бизәгенә әверелеп килә. Аның төрле төбәкләрдә һәм илләрдә узуы да бу чараның масштаблары киңәюен күрсәтә. Фестиваль кысаларында татар сәхнәсендә яшь, талантлы йолдызлар балкый башлады. Кыскасы, мондый мәдәни чараларның үрнәге гыйбрәтле булды, инде бүген башка төбәкләрдә дә җыр сәнгатенә һәм халык иҗатына багышланган күркәм фестивальләр уза.

Барыбызда да бик җылы тәэсир калдырган Бөтенрусия фольклор фестивале турында аерым әйтәсе килә. Аның бишеген Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында тирбәтә башладылар. Бу изге эшнең башында Саратовта яшәүче талантлы эшкуарыбыз Эдуард Ганиев тора. Фестивальдә 400-гә якын кешенең катнашуы да һәм җиңүчеләр арасында төрле төбәк вәкилләренең булуы да безне ифрат сөендерде. Димәк, халык җәүһәрләре төрле тарафларга сибелгән булса да, югалмаган, сакланып калган һәм ул мәдәниятебезнең бер нык баганасы булып тора. Милләтебез мирасына үзенчәлек, зур җанлану кертә торган әлеге чара киләсе елда Төмәндә узачак. Һәм без мондый күркәм бәйгене милли учагыбыз кебек сүндермичә һәр елны үткәреп барырга телибез.

Шундый ук үзенчәлекле зур бәйге булып “Татар моңы” халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы өметле күренә. Ул талантлы җырчыларны һәм инструменталь башкаручыларны үстерү, аларның осталыкларын арттыру, татар эстрадасына яңа исемнәр алып килүгә юнәлтелгән. Конкурсның оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Мәдәният Фонды, “Салават” эстрада театры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе. Әлеге фестиваль татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә узачак.

1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница