Татарстан Республикасы Буа шәһәре М. М. Вахитов исемендәге гимназия



страница1/26
Дата14.11.2016
Размер6.11 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26
“Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М.Вахитов исемендәге гимназия”

Гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе




Каралды”

Методик берләшмә

җитәкчесе:

______ Хәсәнҗанова М.А.

Беркетмә №1

“___” август 2014 ел.



Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча

директор урынбасары:

_______Сафиуллина Э.Ф.

“____” август 2014 ел.


Расланды”

Директор:

______ Зиннатуллин Л.Б.

Боерык №


“___” август 2014 ел.



1 НЧЕ Б СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИ УКУДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Кадыйрова Фирдәүсә Сәгыйт кызы,

башлангыч сыйныф укытучысы

Педагогик киңәшмә

утырышында кабул ителде.

Беркетмә №______

“ ____” август 2014 нче ел
2014 -2015 нче уку елы

Аңлатма язуы

Укыту программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1б сыйныфына адреслана.



Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. РФ һәм РТ “Мәгариф турында”гы Законы (гамәлдәге редакциядә);

2.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль);

3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);



4. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән Федераль һәм региональ дәреслекләр исемлеге; (2014-2015 нче уку елына ТРның дәүләт аккредитациясе булган гомумбелем бирү учреждениесендә куллану өчен тәкъдим ителгән региональ дәреслекләр исемлеге);

5. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р., Әлифба. 1 сыйныф. Дәреслек. – К: Мәгариф/Вакыт, 2011;

6. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф. Дәреслек. — К, Мәгариф/Вакыт, 2011;

7. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормалар (СанПиН 2.4.2. 2821-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях» (3 март 2011нче ел, регистрация №19993).

Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнде.

Төп идеяләр берничә, һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча максатка ирешергә мөмкин түгел.

Беренче идея. Уйдырмалар(мифлар), халык авыз иҗаты, авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла.

Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә ашыкмыйча гына әдәби образ төшенчәсе кертә барырга кирәк, (әдәби образ термины,билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру,капма-каршы кую һ.б. таныштырырга кирәк.

Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты жанрларын,ә соңыннан әдәби жанрларны аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгели белергә өйрәтү дә таләп ителә.

Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Актуальлелек: “Перспектив башлангыч мәктәп” системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Курсның максаты: Әлифба укыганда укучыларны татар теленең график системасы төзелеше закончалыклары белән таныштыру нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.

Балалар Әлифбадан әдәби укуга сиздермичә эзлекле күчәргә тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары аңлап укуның беренчел күнекмәләрен алалар, халык авыз иҗатының жанрлары белән танышалар һәм аларны тормышта кулланырга өйрәнәләр. Аптыраткыч-алдавыч,әйләнмәле чылбыр әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аералар, авторларның чәчмә һәм шигъри текстлары белән танышалар. Халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре аша юл ахырындагы охшаш сүзләргә нигезләнеп рифма, кабатлаулар, сәнгатьлелек турында беренчел кузаллау булдырыла.

Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.

Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла,проза һәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, “автор”, “әсәрнең исеме” төшенчәләре бирелә, әсәрдәге персонажларны танып әйтә беләләр.



Төп принциплар: Грамотага өйрәтүнең нигезен традицион аналитик-синтетик аваз принцибының заманча чагылышы тәшкил итә. Уку процессында бу принцип - катлаулы фонема-хәреф табигатьле һәм ишетеп кабул ителгән, әйтелгән сүзләрнең аваз анализы; язу процессында аларның аваз формасын график формага һәм, уку процессында киресенчә, график форманы аваз формасына үзгәртү, шулай ук әйтелә торган тел берәмлекләре - сүз, сүзләр тезмәсе, җөмлә һәм текстның мәгънәсен аңлау кебек график эшчәнлек аша тормышка ашырыла. Грамотага өйрәтү чорында график эшчәнлекне үзләштерү - беренче сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:

Сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һэм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату. Телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү.

Уку елы ахырына әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү; текст эчтәлеген аңлау;проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү; фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)тексттагы кабатланулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану;“Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу. Беренче сыйныфны тәмамлаганда бала текстны аңлап укырга һәм аның эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белергә тиеш ( дәреслектә бирелгән конкрет сорауларга җавап бирү формасында).

Һәр бүлектән соң телдән тест эшләнә.



Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы: укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә. Мәсәлән: “Яхшы!”, “Бик яхшы!”, “Искиткеч!”, “Дөп-дөрес!”, “Яхшы эш!”, “Мактыйм”, “Син бик тырышкансың” һ.б.

Шартлы тамгаланыш:

УУГ – универсаль уку гамәлләре.

ШУУГ – шәхси универсаль уку гамәлләре.

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре.

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

ТБУУГ – танып – белү универсаль уку гамәлләре.



Укыту предметына гомуми характеристика

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

- Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М.Я., Мөхәммәтҗанова Ә.Г., Хәсәнова Ф.Ф. «Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы.- Казан, 2011.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныфында укучылар аваз белән хәрефләрне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы турында башлангыч мәгълүмат алалар. Балалар сөйләм берәмлеге буларак җөмлә турында төшенчә ала, терминнарны әйтмичә генә, җөмләдәге баш кисәкләрне, өстәмә предметны белдергән сүзләрне һәм ярдәмче сүзләрне табу һәм урынын билгеләү кебек эш төрләренә өйрәнә. Дәресләрдә җөмләләрне төрле тавыш (интонация) белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре булдырыла.

Әдәби уку – башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес кузаллый алырлык сизгер була (әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне - кешеләр һәм табигать дөньясына да) Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.

Грамоталылыкның башлангыч нигезе әлифба чорында салына. Грамотага өйрәтү төп ике чорга бүленә: укый-яза белергә әзерләү чоры – «Әлифбагача чор» һәм укый- яза белергә өйрәтү чоры – «Әлифба чоры».

Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процесыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

Аваз, хәреф - тану берәмлеге, иҗек-уку берәмлеге, сүз –аңлау берәмлеге, җөмлә – мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

Әдәби уку дәресләренең төп максаты - уку елы дәвамында балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Беренче сыйныфтагы төп бурыч –укуга кызыксыну тәрбияләү һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру.

Бурычлары: Аваз, хәреф - тану берәмлеге, иҗек-уку берәмлеге, сүз –аңлау берәмлеге, җөмлә – мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге икәнен гамәли аңлауларына ирешү.

- балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш)

- җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән үк, балалар бакчасында йөрсә бигрәк тә таныш була)

- әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле,чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре һәм кыска хикәяләр белән танышалар);

- җиде яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң актуаль булып тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияли.)

Укыту процессының төп характеристикасы

Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль; дәрес- экскурсия, дәрес – конкурс, дәрес – уен, дәрес – фантазия.

Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.
Предметның укыту планындагы урыны

Әдәби уку филология фәннәре өлкәсенә керә.



Программа 2014 – 2015 нче уку елына атнага 1 сәгать исәбеннән барысы 33 сәгатькә төзелә.
Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре:

Патриотизм, гражданлык кыйммәте – Туган якка, татар халкына, Татарстанга мәхәббәт хисе; Ватанга хезмәт итү.

Табигать кыйммәте – туган җир; табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш хисе.

Матурлык кыйммәте – матурлык, гармония; кешенең эчке дөньясы; эстетик үсеш.

Яхшылык кыйммәте – кайгыртучанлык һәм йомшак мөгамәлә; кешеләрне, тормышны ярату хисе.

Хезмәт, уку процессына иҗади якын килү кыйммәте - хезмәткә хөрмәт; максатчанлык, сакчыллык, сабырлык кебек сыйфатларны булдыру.
Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре
Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

- сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

- сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;

- сүздән тыш та калын һәм нечкә сүзыкларны дөрес эйтү;

- сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

- сүзләрне иҗекләргә бүлү;

- җөмләләрне сүзләргә таркату; - әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;

- текст эчтәлеген аңлау;

- проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;

- фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр);

- тексттагы кабатланулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану;

- “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;

- бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.
Укучылар белергә тиеш:

- туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллана;

- төрле авторларның 3-4 әсәрен яттан;

- укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белергә тиеш.


Шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр
Шәхси нәтиҗәләр:

  • кешеләрнең теге яки бу адымнарын, тормыштагы төрле очракларны гомум кабул ителгән нормалардан һәм кыйммәтләрдән чыгып бәяләү; яхшы һәм начарны аера белү;

  • текст эчендә “яшәү”, үзеңнең хис – тойгыларыңны белдерү;

  • башкаларның хис – тойгыларын аңлау, борчылу, кайгы – шатлыгын уртаклашу;

  • үз – үзеңне үстерүгә омтылыш булдыру;

  • авырлыкларны җиңеп, куйган максатка омтылу;

  • үз фикереңне белдерә һәм яклый белергә омтылу.


Метапредметлы нәтиҗәләр:

  • укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм формалаштыру;

  • иллюстрация белән эш вакытында үзеңнең фикереңне, күзаллауыңны әйтергә өйрәнү;

  • укытучы тәкъдим иткән план буенча эшләргә өйрәнү;

  • дәреслек белән эшләү күнекмәсе булдыру;

  • шигырьне сәнгатьле уку һәм хикәяне эзлекле сөйли алуга ирешү;

  • үз фикерләреңне телдән һәм язмача белдерергә өйрәнү;

  • уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү;

  • уңышсыз уку эшчәнлегенең сәбәпләрен аңлау һәм конструктив эш итү.


Предметлы нәтиҗәләр:

  • укытучы, укучы сөйләгән текстны аңлап кабул итү;

  • сүзләрне дөрес, аңлап уку;

  • укыган әсәр буенча укытучы соравына җавап бирә алу;

  • текстны тулы итеп сөйләү;

  • картина буенча телдән хикәя төзи алу;

  • зур булмаган шигырьне яттан сөйләү;

  • автор, әсәр һәм геройларны туры китереп әйтә белү;

  • хикәя һәм шигырьне аера белү.


Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;

- тексттан билгеләнгән өзекне табу;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

- дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү.


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.


Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую).


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

Укыту предметының эчтәлеге

Бүлек исемнәре, сәгатьләр саны




Бүлек исеме

Барлык сәгатьләр

1

Әлифбагача чор

2

2

Әлифба чоры

19

3

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият

3

4

Әсәрнең эмоциональ тоны

3

5

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

3

6

Әдәби жанрлар

3




Барлыгы

33



Укыту предметының эчтәлеге
1.Әлифбагача чор (2 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Текст турында башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация буенча җөмләләр төзү. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү. Укытучы укыган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү. Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең өлге элементлары белән танышу.



Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сөйләү, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, рәсем, график модель кулланып, 2-4 сүздән торган җөмләләр төзи белергә тиешләр.



Милли төбәк компоненты: Татар халык әкиятләре белән танышу.

2.Әлифба чоры (19 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле.сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү. Схемада сузык авазны башта түгәрәк, ә тартыкларны квадрат, соңыннан транскрипция билгесе белән күрсәтү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өлге элементы ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни “киеме” буларак образлы күзаллау булдыру. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Табышмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сөйләү, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар татар теле авазларының сузык һәм тартык авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә, тартыкларның яңгырау һәм саңгырау булуын, сүзнең иҗекләргә бүленүен, сүзләрнең предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтен белдерүләрен, ярдәмче сүзләрне белергә тиешләр. Һәр укучы, үзенә генә хас темпта, басма текстларны орфоэпик нормаларга туры китереп укый.



Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу.

3.Халык авыз иҗаты һәм әдәбият (3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау. Авторларның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик үзләштерү. Аптыраткыч әкиятләр сере. “Саескан” әкияте.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикерләре(әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе)

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера, бишек җыры, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләрнең берничәсен яттан, әкиятләрнең кыскача эчтәлеген белергә тиеш.



Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу.
4.Әсәрнең эмоциональ тоны(3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне телдән кычкырып, ятлап укыганда эмоциональ характерын чагылдыру.Тавыш төсмерләре- интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнар.

М. Галиев «Кайтаваз». Ш.Галиев «Чагу», «Таяк». Л.Лерон “Буталмышлар илендә”. Х.Халиков “Бии белмәгән аю ”. Татар халык әкияте “Аю белән өч кыз”. “Песәй “ әкияте. Яңгыравык шигырьләр. Р.Бәшәр “Бал корты”, “Авазлар”. Э.Шәрифуллина “Бәйрәм ашы-кара каршы”. Шаян шигырьләр. Р.Корбан “Көчек”,”Яӊгыр яуганда”. ”Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый”.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар әсәрләрне укыганда яки сөйләгәндә тавыш төсмерләрен күрсәтә белергә тиешләр.



Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Якташ татар язучылары иҗаты белән танышу.
5.Әдәби сәнгатьлелек чаралары(3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.

Х.Халиков “Әллә ул да белә микән?”. Р. Вәлиева “Урман әкияте”. Әдәбиятта фантазия. Р.Кутуй “Төнге әкият”. З.Хөснияр “Шүрәле”. Р.Миңнуллин “Шүрәлесез урман”, Х.Халиков “Әгәр күрә белсәгез”, “Тартар белән сөйләшү”, “Аксак кәҗә”. Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”.

Эш формалары: иҗади эш, төркемдә һәм парларда.

  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница