Сәиф Сараи ГӨлестан бит-төрки кереш



Скачать 307.31 Kb.
Дата01.05.2016
Размер307.31 Kb.
Сәиф Сараи


ГӨЛЕСТАН БИТ-ТӨРКИ

Кереш


...Гөл теләсә хатыйрең тулы табак,

Бу "Гөлестан"ымдан укы бер вәрәкъ[1].

Гөл җәмалы[2] берничә көндә кичәр, –

Бу "Гөлестан" даимә[3] күңел ачар.

Бу гаҗәиб кем гараиб[4] монда бар, –

"Хөсрәү вә Ширин"[5] эчендә, – канда[6] бар?!

Төркигә кылыб гаҗәмдән[7] бу китаб,

Мәгърифәткә ачты сиккез төрле баб[8]...

Бу "Гөлестан"га тамаша кылган ир.

Дәмбедәм мәгънә йимешен тазә йийр[9]...

Игү аты калса ирнең яхшырак.

Соңра калгинча тулы алтун рәвак[10].

Ядкаре калса кемнең игү ат, –

Үлмәс ул ир, – кемдә булса бу сыйфат...

Беренче баб

Патшалар тормышы турында

* * *

Фетнә йөзле раст[11] сүздән бул ерак,

Мәслихәтле ялган андан яхшырак.

Гакыйл[12] ул-сүзне йирендә сүзләгәй

Һәм җавабыны менасиб күзләгән[13].

Кем мөхалиф[14] булса солтан сүзенә,

Килтүрүр ул күб бәлаләр үзенә.

Сыйгар бер хөҗрәгә уникке миһман,

Бер иклимә сыйгышмас икке солтан[15].

* * *

Бүренең баласы булыр гакыйбәт[16]

Атасы кеби ул хәрами[17] бүре.

Ничә күб йидырсаң[18], сәңа бер көн ул

Орыр зәхм[19], андан саклана йөре.

Тотыб мескен кешенең пәнҗәсене[20]

Аермак көч белән-гайне[21] хатадыр.

Игеб золм орлыкны хәйр эстәгәнләр

Җәһәннәм утына үзен якадыр.

Котылмага теләсәң хәүф илендән,

Рәгыять[22] халенә яхшы бакадыр[23].

* * *

Нәсыйхәт тотмаган гафил[24] кем ирсә[25]

Төшәр даим мәшәккатьнең кынына.

Белерсән: зәхменә[26] чөн такәтең юк,

Кулыңны сукмагыл гакрәб[27] өненә.

* * *

Әйа, гаклы тиңиз, сүзе гөһәрбар[28],

Утырсаң, күзем өстендә йирең бар.

* * *

Ничә кем фәһме[29] мескен ишәкнең

Күтәрмәк берлә йөкне – кыйммәте бар.

Ишәк ул адәмидән яхшырак, кем

Кылыр даим кешенең күңлен азар[30].

* * *

...Дәгый мескен кешеләргә көч итмә,

Аларның аһы утындан хәзәр кыл[31].

Хикайәт [Залим хаким]

Бер залим хаким бер галим иргә сорды[32] кем: "Гыйбадәтләрдә фазыйлрагы[33] кайсы торыр?" Әйтте: "Зөһер[34] вактын оемак, хәтта ул заман эчендә халыкны азар кылмагайсән[35]".

Күрдем өвлә[36] вакыт бер залим оер.

Әйттем: Ул фетнә оеса яхшырак.

Даим илгә золым кем кылса, аның

Үлмәге яхшы хәятындан бирак[37].

* * *

Дүгелдер дустың-нигъмәтдә һәркем

Мәхәббәт лафыны орса янында.

Хакыйкать[38] дустың-ярыңдыр ул кем,

Кулың тотса аякдан төшкәнендә.

Екар булсаң дәгый бер гәз күңелне[39].

Күңел аһы сәне кау[40] тик якар бел.

Кәйхөсрәү[41] таҗының өстендә бу икке бәйтне языб торырлар:

Башымыз өстендә бу халкы җиһан,

Сәйр иткәйләр[42] йир үзә[43] күп заман.

Илдән илгә[44] килде безгә мәмләкәт,

Илля һәм киткәй килеб илдән рәван[45].

Хикайәт [Көрәшче пәһлеван]

Бер көрәшче пәһлеван өч йөз алтмыш төрле көрәш гыйльмен[46] белер иде. Тикмә бер көн[47] бер төрле гыйлем белән көрәшер иде. Шәкердләреннән бер сахибҗәмал[48] углан белән хатыйре мөтәгаллекъ булып[49], өч йөз илле тукыз төрле көрәш гыйльмен аңа үгрәтте. Углан ул гаятькә йитте кем, бу вилаятьдә[50] ни кадәр көрәшче бар иде, барчасын басты. Бер көн солтан хедмәтенә килеб, йир үбеп әйтте: "Остадымның мәнем үзә тәрбият хаккы бар. Юкса, куввәтдә вә санәгатьдә[51] мән андан артыкмән". Бу сүз солтанга хуш килмәде, боерды кем: "Көрәшсенләр!" Мәкам[52] тәртиб кылдылар. Әркане дәүләт вә әгъйане хәзрәт, өмәра вә вөзәра хазыйр булдылар[53]. Углан исрүк фил кеби мәйданга кереб, тәссаувыр итте[54] кем, тимердән таг булса, йирендән купаргаймән. Остады дәгый белде кем, үзендән артык торыр. Ул бер гыйлемне кем мондан гизләп иде[55], аны гамәлгә китерде. Углан дәфегъ итә[56] белмәде. Угланны күтәреб, һавадан йиргә орды. Халыкдан гари кубты[57]. Солтан боерды: остадына хилгать[58] вә нигъмәт бирделәр дәгый угланны мәламәт[59] кылдылар кем: "Сән үз остадың белән дәгъви кылдың, дәгъвиең батыйль[60] булды". Углан әйтте: "Ул мәнем үзә куввәт белән галиб[61] булмады, бәлки көрәш тәгълимендән бер дәкыйканы[62] гизләмеш. Аның белән галиб булды". Остады әйтте: "Бәли, ул дәкыйкалы бу көн өчен гизләб идем. Гакыйллар мәсәле[63] торыр: "Дустка ул кадәр яри[64] кылгыл кем, дошман булса, сиңа зафәр[65] табмагай".

Шигырь

Йа вафа[66] юк торыр бу галәмдә,

Йә кеше кылмады җиһанда аны.

Мәндән ук гыйльмен үгрәнеб киткән

Гакыйбәт[67] кылды ул нишанә[68] мәне.

* * *

Тимер түккән беләк мең корла[69] яхшы,

Ул илдән кем күкесендә биккә каршы[70].

Икенче баб

Дәрвишләр әхлагы турында

* * *

Алныңда – юаш бикин мешфик яр[71],

Артыңда бүре кеби тиреңне ертар.

* * *

Бер әбләһ уртада кылды яманлык,

Ничә гакыйлларга тигде зыяны.

Тулы булса бер олы биркә[72] мавәрәд[73]

Кылыр бер эт төшеб мордар[74] аны.

* * *

Кичә бер хәстә өчен саг ирнең

Таң аткинча күздән яшь килде.

Таң атты. Хак Тәгалә әмре берлә

Сүкәл[75] ир саг булды, саг үлде.

Хикайәт [Әдәпне әдәпсезләрдән өйрәндем]

Локман Хәкимгә сордылар: "Әдәпне кемдән үгрәндең?" Әйтте: "Әдәпсезләрдән. Бактым аларның әфгаленә[76], кайсы хәрәкәт кем миңа хуш килмәде, андан ихтираз кылдым[77]".

Әгәр уйнаб бер кеше бер хәрф[78] әйтсә,

Алыр андан белек әһле нәсыйхәт.

Килер ахмак коланына уенчак[79],

Укыр булсаң йөз илле баб хикмәт.

* * *

Сән игү бул, яман дисен хәлаик[80],

Яман булып сәңа яхшы дигәнче.

Хикайәт [Авыр сүзне күтәрү авыр]

Бер салих[81] ир күрде: мең батман таш күтүргән[82] пәһлеванны. Газаби килеб, агызы күбекләнеб утырыр. Сорды: "Моңа ни булып торыр?" – диб. Бер кеше әйтте: "Боңа фәлан кем ирсә сүкте"[83]. Әйтте: "Бу әбләһ мең батман ташны күтүрүр, дәгый бер сүкенечне[84] күтәрә алмас".

Бу ирлекдә үкенеп лаф орырсән,

Ничөн бәс нәфсеңә гаҗиз булур сән.

Дәгел ирлек агызга йомрык[85] ормак,

Ир исәң кой агызга бал вә каймак.

* * *

Күңел бирмә күңел бирмәс кешегә,

Ашыккан ир белән юлдаш булма...

Өченче баб

Аз белән канәгать булуның хәере

Төрш йөзленең илиндән йийкинча бал вә тәр каймак[86],

Көләч йөзленең илиндән алыб хәнзал[87] йийсә хушрак.

* * *

Йөзеңне төрш[88] итеб китмә кешегә,

Аның күңлен дәгый гамьгин[89] кылырсән.

Көләч йөз белә кем хаҗәт теләсә,

Эше багланмас[90] ул ирнең, белерсән.

* * *

Сусамыш ирнең агзында җәваһир[91]

Сәдәф берлән сәвадыр[92], и газиз ир.

Аның кем азукы юктыр, кугәрмеш

Коры итмәк табып сөккәр[93] бикин йийр.

* * *

Төшеб бер көн атындан бу мәсәлне

Бәдиһә назым итте[94] Хуҗа Исхак[95]:

Җиһан сәүгән кешенең күзләрене.

Канәгать тулдырыр йә, үлсә, тубрак.

* * *

Ка(й)чан җан алгыйчы[96] дошман ирешсә,

Әҗәл баглар йөгергәннең аягын.

* * *

Күзен баглар дәраһим[97] гакыйл[98] ирнең,

Тәмәгъ[99] салыр очар кошны тозакка.

Дүртенче баб

Дәшми торуның файдасы

* * *

Гөлдер бу Сарай Сәйф, ләкин

Дошман күзенә тикән[100] күренер.

* * *

...Икке җаһил[101] качан орыш башлар –

Йөз бозарлар орыб, ярыб башлар.

* * *

Мәҗалисдә[102] утырган ир сүзенең,

Белерсән, әүвәленең ахыры бар.

Качан сүз башласа сөхбәтдә бер ир,

Китермә уртага сүз анда, зинһар.

Сүзен ул йирдә сүзләр һәр белекле,

Ки сакит булгай анда җөмлә гөфтар[103].

Бишенче баб

Мәхәббәт һәм яшьлек турында

* * *

Бар иде хуҗаның уздан[104] колы,

Ул иде мәхбуби йари, шәнгәли[105].

Чөнки сәүде хуҗа җандан колны бик,

Хуҗасы кол булды, колы булды бик.

* * *

Күреп ул ай бикин (кебек. – X. М.) йөзне сәңа булыб мән кол,

Янә оныттым үземне булып сәңа мәшгуль.

* * *

Нине күңлең теләсә, бар аны кыл,

Вафасыз[106] дилрәба[107] сән, и биле кыл.

* * *

Килеб үлтер мәне имди, фида кылдым сәңа җан уш,

Мәңа сәнсез терелгинчә, синең алныңда[108] үлсәм хуш.

* * *

Сулды кызыл гөл яңакың, и санәм,

Шивәләрең рәүнакы булды гадәм[109].

Хөкмең ишетер иде солтане Чин[110],

Имди бу көн сүзең ишетмәс чебен.

Җәүр ничә гашыйкыңа кылгасән[111],

Җан вә күңелне ни белән алгасән.

Кичте җәмалың[112] гөленең нәүбәте,

Кылма тәсаувыр дәгый ул дәүләте[113].

Баргыл аңа, кем сиңа җаным дигәй,

Наз аңа кылгыл ки-сәне эздәгәй[114].

* * *

Сиңа бу шивәләр[115] берлән күңел алмак кем үгрәтте!

Җәмалыңны күреп заһид тотыб гыйшкың юлын кисте[116].

Мәнем каум-у кабиләмнең[117],камусы[118] галим ирделәр,

Синең бу гыйшкың остады миңа шагыйрьлек үгрәтте.

* * *

Күңелне баглама бер йиргә, зинһар,

Янә мөшкелдер андан алмак, и йар.

* * *

Мин кирәк үлгәй идем, и гөле бәдән[119], сәндән борын[120],

Та күзем сәнсез җәһанны күрмәгәй иде бу көн.

* * *

Йомрык[121] синең илеңдән[122] татлы килер агызга,

Үзгә кеше илендән шәһд-ү шәкәр йийгинча[123].

* * *

Бер эшне кем үфкә белән эшләгәй,

Кылыб хәйф, соңра илен тешләгәй[124].

Хикайәте мәнзумә[125]

Ишеткел бу хикайәтне-хәбәрдер:

Ари[126] юлда йөргән бу егет ир.

Бер ай йөзле белән баглаб мәхәббәт

Кылур йирдә һәмишә[127] пакь сөхбәт.

Торыб бер көн ул икке яр-у мәүзүн[128]

Кимәдә ултырыб киттеләр аркун[129].

Каза нагяһ мөхалиф йил китерде[130],

Кимәне мәүҗ орыб суга борды[131].

Алар төште тирән су игрәменә[132],

Бер узгучы бакыб ул гамь дәменә[133]

Аларның беренә әйтте: "Илең сон[134],

Янә кылмак теләсәң гыйш[135] һәр көн".

Ул әйтте: "И, каләми җаныма кот,

Мәне куй, барыб ул ярым илен тот".

Хакыйкать гашыйк ирнең мәзһәбе ул,

Теләсәң булмага гашыйк, – алай бул.

Йакарлар ул кешене утка йарын[136],

Куеб михнәт эчендә китсә йарын.

Белер Сәйф Сарай гыйшык рәсмен[137],

Ничек кем белсә һәр остад кыйсмен[138].

Алтынчы баб

Картлык вә зәгыйфьлек турында

[Йөз яшьлек картның үлем алдыннан әйткән сүзләре]

Теләдем бер заман күрсәм җиһанны,-

Дәрига[139]! Булды күзем бәбәге хәс[140].

Бер-ике хуш нәфәс әрмәк[141] теләдем, –

Нәфәс юлы тотылды, булдым әхрәс[142].

Җиһан ханының әлван нигъмәтеңдәй[143]

Биш-алты локмә йийдым, әйттеләр: Бәс!..[144]

...Бер кешенең тешен чәкиб җәррах[145]

Чыкарыр булса, бел – нидер хале.

Кил, кыяс ит[146], ни булгай ул сәгать

Татлы җан чыкса, калса тән хали[147].

* * *

Вафа эстәмәгел[148] былбылдан, и йар,

Ки һәрбер гөл үзә[149] төрле сайрар.

Хикайәт [Ананың үпкә сүзләре]

Бер көн Рөстәм[150] анасына каты сүзләде. Аның күңеле агрыб, еглап әйтте: "Мәгәр кечелекне оныттың кем, олуглык итәр сән..."

Анасы инҗенеп[151] Рөстәмгә әйтте:

"Әйа күргән озын гайрәтле арслан,

Әгәр булса иде, йадында ул көн.

Кем илемдә идең бер яшь углан.

Бу көн буйлә[152] миңа җәүр итмәс идең,

Ки сән-бер пәһлеван, мән карый җан".

Җиденче баб

Тәрбиянең тәэсире турында

Кечелекдә әдәб үгрәнмәгән ир

Олы булса, бел, андан хәйр килмәс.

Игелер яшь агач ничек теләсәң,

Коры игри агач утсыз төзәлмәс[153].

* * *

Мөгаллим булмаса һәйбәтле[154], и яр,

Сакалындан тотып угланлар уйнар.

* * *

...Һәр ки нәфсен йиңәр-бәһадур ул,

Пәһлеван булсаң – аның биге бул.

Булмаса кырык яшәрдә гакыл вә әдәб,

Дәгел инсан[155] дисәң аны ни гаҗәб.

Ирлек ул эш дәгел-күңел еккай.

Йә кеше гайбене күреб чаккай.

Ир кирәк күңле кинәдән хали[156],

Үзе әлҗак вә һиммәте гали[157].

[Кабер ташына язылган сүзләр]

Шад булыр күңел ничә күрсә,

Җөмлә[158] сәхра йөзен чичәк[159] тотмыш.

Килсәң, и дуст, күргәсән элек яз,

Тубракым өстенә яшь ут бөтмеш[160].

* * *

Сәхиләрнең илендә бер дәрәм юк,

Ганиләрдә дәраһим чук, кәрәм юк[161].

Сигезенче баб

Сөхбәт әдәбе турында

Эчереб илгә кашык берлә шурба,

Чүмеч сабы белән күзен чыгарма.

Хикмәт

Ике кеше файдасыз рәнҗ чикте дәгый тохмңы шүрә йиргә икте[162]: бер – ул, кем мал йигды, дәгый йиймады[163], икенче – ул, кем гыйлем укыды, дәгый гамәл кылмады.

Сүзең бу дорыр ки: мән фәлан галим мән,

Чөн юк гамәлең янә һаман җаһил[164] сән.

Моның мәсәле ушул ишәккә охшар,-

Белмәс ки, йөге утынмыдыр йә дәфтәр.

Хикмәт

Өч нимә даим калмас: бере – тиҗарәтсез[165] мал, икенчесе – бәхәссез гыйлем, өченчесе – сәясәтсез мөлк[166]. Әмма яманларга рәхим кылмак игүләргә җәүр итмәк булыр. Дәгый залимнәрдән гафу итмәк фәкыйрьләргә золым кылмак булыр.

Яманга игелек кылсаң, сонып[167] кул,

Илендән дәүләтнең алмак теләр ул.

Хикмәт

Ул кеше, кем дошманлар белән солых кылыр, дуслары андан азар булыр[168]...

Илең йу ул монафикъ[169] дустдан, кем

Йөрер дошманларың берлән булыб яр.

Нәсыйхәт

* * *

Адәми күңлен екар сүз сүзләмә,

Солх иясендән хосумәт[170] күзләмә.

* * *

Кыл хәзәр дошман сүзендән, и рәфикъ[171]

Ни кем ул әйтсә, аның сән гаксен[172] ит.

Күргүзсә саг йаны юл сәңа[173],

Сән аның сүзен ишетмә, сулга кит.

* * *

Холкы яман кем ирсә качса бәла илендән,

Кортылмагай[174] ничә кем, ул холк аның беләдер[175].

Нәсыйхәт

Ул эш кем күңелләр азар кылыр[176], сән аны эшләмәгел, үзгәләр эшләсен.

Әйа килгән җиһанга игелек ит,

Яман эшне яманларга куеп кит.

Хикмәт

Ун кеше бер сөфрәдә[177] йимәк йийр дәгый артыр. Ике эт бер мордар[178] өчен бер-берен ертар.

Хикмәт

Белексез кешегә сөкүтдән[179] яхшырак юк. Әгәр бу мәслихәтне белсә иде, белексез булмагай иде.

Кәмале фазл[180] сәндә чөнки юктыр,

Телеңне сакла агзында, утыр тик.

Кылыр ирне теле даим фәзыйхәт[181],

Черек кузны[182] ничек кылса йөңүллек[183].

Хикмәт

Арслан белән пәнҗә тотмак[184], дәгый кылычка йомрык ормак гакыйллар эше дәгел.

Хуш әйтте моны ул әдибе зариф:

Мәликкә булырмы каләндәр хәриф[185]?!

Үз иле белән үз кулын сындырыр,

Кави[186] берлә пәнҗә тотышкан зәгыйфь.

* * *

Тере ирне иңән асан[187] орып ук берлә үлтермәк,

Вәликен үлене мең кем ирсә тергезә белмәс.

Әйа, ук аткучы, яхшы сагышлаб элек[188], андан ат,

Белүрсән ук качан ядән[189] чыкар булса, янә килмәс.

* * *

Җаһилләр ара галим ултырса, аңа охшар:

Бер шәмгы мөнәүвәрдер күзсезләр арасында[190].

Нәсыйхәт

Газиз гомрең хәрҗ итеб[191], татлы җан бикин дуст хасыйл иттең, дәгый бер сәһл[192] сүз белән аның күңлен агрыттың[193].

И ничә көнләр кирәк кем гүрә булса татлы аш[194]!

И ничә еллар кирәк кем ләгыль[195] булса асыл таш!

Сән аны бер сүз белә сындырмагыл, йаре чөст[196]

Кем пиалә сынса, мөшкелдер янә кылмак дөрест.

* * *

...Теләсәң игү атың мәңгү калгай,

Аякдан төшкән илен тотгучы бул[197]!

* * *

...Бер кешене мең арслан үлтермәс,

Килмәенчә аңа казаи әҗәл.

Хикмәт

Солтан хилгате[198] ничә кем газиз исә, һәрбер кешегә үз туны андан газизрәк торыр.

Ни кадәр кем бикләр ашы татлы булса, и кунак,

Ярлы-юксылга коры итмәке андан яхшырак.

* * *

Сөхбәт итмәймән[199] кеше берлән,

Ни кадәр пакь исәң мөнәҗҗәс итәр[200].

Көнәш анча биеклеге берлән

Бер әйача болыт күренмәс итәр[201].

* * *

Хатага нисбәт итмәс кем ишетсә,

Сүзе даим аның кем раст булгай.

Һәр ир ялган белән мәшһүр булса,

Кем аны раст диб икърар кылгай[202]?

* * *

Тоз-итмәкне онытмас кәлб[203] гәр йөз

Куар булсаң, янә кайтармас ул йөз.

Монафикъ[204] Сөхбәтендә нигъмәтең йийр,

Чыкыб дошманларыңа гайбәтең дийр.

Хикмәт

Имам Газзалига[205] сордылар: "Монча мәнзиләткә[206] ни белән йиттегез?" Әйтте: "Аны кем белмәс идем, сорамага гарь кылмас идем".

Гарь күрмә белмәгәнне сормага,

Сормаенча гыйлем үгрәнмәс кеше.

Гыйлем укыб һәркем гамәл кылды исә,

Җәннәт эчендә тәфәрреҗдер[207] эше.

* * *

И ничәләрне күрептер бу җиһан,

И ничәләрдән дәгый артыб калыр!

Сән алардан алмасаң гыйбрәт бу көн,

Таң белә сәндан болар гыйбрәт алыр.

[Гөлестан бит-төрки"нең ахыры]

Бер нәсыйхәт шартын уш кылдык бәян,

Кем ишетмәс булса безгә ни зыян.

Ул белекле кем, ишетеб эш итәр,

Ляҗәрем[208] Максудына асан йитәр.

Юл өчен азык анык итмәк кирәк,

Чөн бу Мәнзилдән[209] күчеб китмәк кирәк.

Монда даим игелек иткән кеше,

Җәннәт эчендә тамашадыр эше.

Мөддәте һиҗрәт йиде йөз туксан өч[210],

Ел иде кем аз иде гыйльмендә[211] көч.

Әүвәле шәүвәл[212] иде кем, и газиз,

Хәтем улды[213] бу "Гөлестан" намәмез[214].

Камил ир гайб эстәмәс, күзләр һөнәр,

Мөддәгый[215] күзләб һөнәр гаибен күрәр.

Дәмбедәм[216] бу рәнҗ эчендәдер хәсуд[217],

Күргезер даим мөрәүвәт әһле җуд[218].

Йа иляһи, сән морадын бир аңа,

Кем бу мескенне дога берлә аңа.

Хәйр үзә тот бу китабәт кятибен[219],

Рәхмәтең берлән гани кыл[220] сахибен...

...Кыл нәзар[221] Сәйф Сарайи ярлыга,

Гафу итеб йазукларын ярлыга[222].

Ул куеб китте җиһанда ядгяр,

Бу "Гөлестан"ны тари чөн нәүбәһар[223].

"СӨҺӘЙЛ ВӘ ГӨЛДЕРСЕН" (1394)

Тәрҗемә **

Бу язма бер хыял җимеше түгелдер,

Ике гашыйк турында, булган эш бер.

Дәвернең сөйлим аглап бер җәфасын,

Бер ирнең кыйссасын, газап-хафасын.

Тимерләнг Үргәнечкә яу китергәч,

Колак тонды, ә күзләр булды күрмәс.

Сугыштан купты бар галәмдә туфан,

Агызды, су кебек, җир өстенә кан.

Игенче өйләрен яндырды утта,

Бодай тапталды, туфрак булды ботка.

Үлеп калды[224] сугышта Туктамыш хан,

Туганнан аерылып калды туышкан.

Сөһәйл – гаскәр башы әсир ителде,

Бу хәл һәркемгә зур кайгы китерде.

Сугышчылар кылалмый калды чара,

Бу кайгы булды бар күңелгә яра.

Йосыфтан да егет матур чырайлы,

Йөзендә балкыйдыр алманың алы.

Гаҗәп сыйфатлары бар, сүзе татлы,

Гашыйк итәр Шириндәй пәри-затны.

Ләкин язмыш ташы төшеп башына,

Башын салган егет гаме кашына[225].

Залимнәрдән рәхим-шәфкатьме тапсын,

Моңын кемгә сөйләп, эчен бушатсын!

Моны күргәннәр аһ итә, елаша,

Очар кошлар аның хәлен сораша.

Гөлестан җырчысы-былбыл тыналмый,

Өзеп моңлы итеп сайрый да сайрый.

Башын игән тулып алтын башаклар,

Башакларны җыярга җитте чаклар.

Игәр илгә дип ашлык гел игенче,

Аның бар иккәне-бәхет һәм энҗе!

Агачларда үсәр татлы җимешләр...

Бу җирне бик дөрес оҗмах димешләр.

Сөһәйл юлдан бара, йөзе ваемлы,

Кара көйгән җаны, күзләре дымлы.

Аның күңеле боек, йөзендә яшьләр,

Күренми күзенә гөлләр, агачлар...

Сөһәйлнең чокырда ятуы

Аяк-кулы аның чылбыр-богауда,

Кадакланган баганасы да янда.

Төшерделәр тирән зинданга аны,-

Колакка кермәде һич аһ вә зары:

Кояш дөнья йөзеннән җиргә батты,

Өзелгән гөл кара туфракка ятты.

Күренмидер чокырда яктылык-нур,

Үлек черер урын бу, җанлыга – гүр.

Ләкин чын ир-егет һич монда үлмәс,

Батыр җаннарга бер дә курку килмәс.

Бу дөнья әйләнеп, вакыт килер бер,

Гаделлек орлыгы чәчәк бирер бер!

Сөһәйлнең төш күрүе

Сөһәйл зинданда. Бик кыйналды җаны,

Хәле китеп, йокысы килде аның.

Йокыда күрдеге дәһшәтле төштән

Югалтты ул исен, еш язды һуштан.

Бусында бер пәри кызы күренде:

Җыя-җыя чәчәкләр багда йөрде.

Сөһәйл әйтте: "Нигә гөлләр җыясың?

Үзең – гөл, кайсы гөл тиңдәш сиңа соң!

Затың кем, әйт, пәриме йә адәм-зат?

Атыңны әйт миңа, мәңге итим яд.

Кылам Аллага мин мең-мең шөкерләр,

Миңа биргән өчен кояш кебек яр".

Җавап көтте, гыйшыктан мае булып (исереп.-X. М.) ул,

Ә тәкъдир чыкты тиз бирмәс булып кул.

Гүзәл кыз чапты да күздән югалды,

Сөһәйл җанын кабызды – утка салды.

Сөһәйл чапты төшеп сылу эзенә,

Җитәм дип ай кебек пәри кызына.

Җиталмый ай чырайлы мисле хурга (хур кызы кебеккә.-X. М.),

Йөгергәндә барып төште чокырга.

Уянып белде шунда төш икәнен,

Сагыш уты йөрәгенә тигәнен.

Шаһ кызы Гөлдерсеннең аны күрүе

һәм гашыйк булуы турында

Чирәмдә шаһ, гүзәл чатыр эчендә,

Җиңүдән шат, масайган үз көченә.

Бар иде шаһ кызы Гөлдерсен атлы,

Тел әйләнмәс: гаҗәп сылу сыйфатлы.

Табылмас гөл бу Гөлдерсеннән артык,

Йөрәгендә гыйшык диңгездән артык.

Сәер итеп (күңел ачып. – X. М.) утырганда багында,

Ничә яраннары берлән янында.

Китерделәр чокырга дип батырны,

Күреп, кыз әмерен әйтте: бар да тынды.

Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,

Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли[226].

Сөһәйлне-былбыл, үзен гөл санады,

Сөйде, тагын күрергә булды аны.

Ләкин читлектә бит былбыл, ни чара!

Чәчәк тә ихтыярсыз шул, бичара.

Сөяр былбыл гөлен, гөл былбылын гел,

Күзен яшьле итәрме һич аның гөл?! –

Килә кыз күңеленә кинәт бу сүзләр,

Үтә көннәр-моңа чара ул эзләр...

һәм эзләп шундый яхшы чара тапты:

Савытка салды икмәк, дару якты;

Аны сакчыга ул бирергә булды,

Сөһәйл ярын шулай күрергә булды.

Гөлдерсеннең чокырга төшеп, Сөһәйл белән сөйләшүе

Кичен сакчы янына кыз йөгерде,

Теләген әйтте аңа, нанны бирде.

Йокыга чумды ашап сакчы ашын,

Карады кыз чокырдагы кояшын.

Ни күрсен күзләре: туфракта шул чак

Ята аунап Сөһәйл, ал гөлгә охшап.

Елап бу хәленә аның гүзәл кыз,

Янына килде, куйды йөзенә йөз.

Сөһәйл башын күтәрде – күрде аны,

Әсирдән патшага әверелде җаны!

Өнендә төштәген күргәнгә ул шат,

Сынык күңеле сатыштан булды азат.

Алар куешты шунда йөзгә йөзне,

Алалмыйча юнәлтеп күзгә күзне.

Вә Гөлдерсен диде: "Сиңа фидамын!"

Сөһәйл аңа: "Ә мин – синең гидаең.

Әгәр син булмасаң – галәм караңгы

Үлем дә куркыталмас безне мәңге.

Җаным мең булса да – сиңа, сөйгән яр!"

Шушы дуслыктан артык җирдә ни бар?!

Сөһәйл белән Гөлдерсеннең чокырдан чыгып качулары

Бу кич сиңа да миңа килде бер киз[227], –



Диде Сөһәйлгә Гөлдерсен, торып тиз,-

Чокырдан без чыгып ерак качаек,

Бу җирдә агламый, күңел ачаек.

Сөһәйл киде торып кызлар киемен,

Чокырдан карады-юк иде беркем.

Алар икәү аяк атлады юлга,

Тирәне алтын ай күмгәндә нурга.

Икәүләп китте гашыйклар еракка,

Эләкми юлдагы корган тозакка.

Юлыкты сахрага ике адашкан, –

Җәһәннәмдәй иде сахра кояштан.

Юк анда су һәм икмәк алларында,

Мәгәр булса да акча яннарында.

Очып килмәс иде кошлар бу җиргә,

Табылмас бер йотым аһ орган иргә.

Сусап егылды ач Гөлдерсен анда,

Бу чүлдә кем бирер ярдәм аларга?!

Сөһәйл азык, сусын эзләп юл алды:

Яры җан биргәнен күрми дә калды...

Сөһәйл шул буш далада калды ялгыз,

Бу хәлне күрде тик ай һәм дә йолдыз.

Миңа кирәк,-диде,-яр берлә үлмәк,



Газаплар берлә калмак кемгә кирәк?!-

Шулай дип орды ул хәнҗәр үзенә:

Күренми калды киң галәм күзенә...

Сөһәйл аһ итте,-купты ком бураны,

Каралтып күк йөзен япты тузаны.

Алар өстен күмеп комнар өелде...

Бу хәлне бары тик бер сахра күрде.

Сөһәйл ирләрчә үлде, куркусыз-шәп!

Ни хәл итәр иден гәр калса йомшап?

Булыр микән сөю моннан да көчле,-

Ике корбан хәяттан бергә күчте...

Хатын – дустыр, газиз ир, син сөеп дәш,

Авыр чакларда бергә ул, чын иптәш.

Дусы бул син аның, күңел биреп сөй,

Акыл-киңәшләрен-җәүһәрләрен җый.

Килеп күңелгә Мәҗнүн, Ләйлә яды,

Бу сүзләрем кәгазь өстенә яуды.

Булыр бу сүзләрем тарихка ядкарь,

Аларның ялганы юк, бар да хаклар.

Минем язмамны укыр барлык илләр,

Сөһәйл вакыйгасен шуннан белерләр.

Бу Сәйфи Сарайны, тәңре, кызган,

Фани дөньяңны коткар син золымнан.

Җиде йөз туксан алты (1394 ел-X. М.) нәүрүз ае,

Төгәлләде моны Сәйфи Сараи.

* * *

Сагышлар диңгезенә кермә, Сәйфи,

Беренчелекне бер дә бирмә, Сәйфи.

* * *

Моны җитмеш беренчедә[228] алыстан[229]

Якын телгә күчерде Н. Арслан*.

Әман, тәкъсир! Каты күңелле булма

Маһирлекне үзенчә дәгъва кылма.

Кабул ит, мин-фәкыйрь алдында зари,

Ерактагы бабам Сәйфи Сараи.

[Күзләрең] (газәл)

Корыб кашы йәсен[230] кара күзләрең,

Атар керпек укын мәңа күзләрең.

Бер ук берлә Рөстәмне атдан йыкар,

Ничә атса, кылмас хата күзләрең.

Каракчы бәла кылса төз йазида[231],

Кылыр даим илдә бәла күзләрең.

Алыр сабыр җандан, күңелдән карар,

Кемә бакса бер киз[232] кыйа[233] күзләрең.

Күңелләрне баглаб кара зөлфенә[234],

Усанмасмы[235], җанлар ала күзләрең.

Ни йулдан бу Сәйф-е Сарайиның уш,

Түкеб канын эчәр кана[236] күзләрең.

Әгәр "һай!" димәсәң, җәһанны хараб

Кылыр гамзә[237] белән йәнә күзләрең.

_______________________

[1] Вәрәкъ – кәгазь; бит.

[2] Җәмал – матурлык.

[3] Даимә (даимән) – һәрчак.

[4] Гаҗәиб... гараиб – гаҗәеп... күрелмәгән.

[5] Биредә Котбның "Хөсрәү вә Ширин" (1342) әсәре күздә тотыла булса кирәк.

[6] Канда – кайда.

[7] Гаҗәм – фарсы.

[8] Баб – бүлек.

[9] «Берөзлексез мәгънә җимешен җыеп торыр».

[10] Рәвак – сарай.

[11] Раст – дөрес.

[12] Гакыйл – монда: акыллы.

[13] Мөнасиб күзләгәй – урынлы бирер.

[14] Мөхалиф – каршы.

[15] "Бер бүлмәгә унике кунак сыяр, (Әмма) бер илгә ике солтан сыймас".

[16] Гакыйбәт – ахыр чиктә, барыбер.

[17] Хәрами – карак, явыз.

[18] Йидырсаң – ашатсаң.

[19] Орыр зәхм – һөҗүм итәр.

[20] Пәнҗә – кул чугы, биш бармак.

[21] Гайн – күренеп торган, ачык.

[22] Рәгыять – бер дәүләтнең халыклары; кул астындагы кешеләр, масса.

[23] Бакадыр – бага тор, карый тор.

[24] Гафил – зиһенсез; надан.

[25] Кем ирсә – кеше.

[26] Зәхменә (зәхем) – ору; чагу.

[27] Гакрәб – чаян.

[28] Гөһәрбар – гәүһәрдәй, кыйммәтле.

[29] Фәһме – акылы, зиһене.

[30] Азар кылыр – рәнҗетер.

[31] Хәзәр кыл – саклан.

[32] Сорды – сорау бирде.

[33] Фазыйлрагы – әйбәтрәге, файдалырагы.

[34] Зөһер – төш (вакыты).

[35] Азар кылмау – рәнҗетмәү.

[36] Өвлә – өйлә.

[37] Хәятындан бирак – тереклегеннән (яшәвеннән) бигрәк.

[38] Хакыйкать – чын.

[39] "Бер генә мәртәбә күңелне рәнҗетсәң дә".

[40] Кау (каудан) – коры үлән.

[41] Кәйхөсрәү – Иранның борынгы шаһларыннан берсе.

[42] Сәйр иткәйләр – йөрерләр; сәяхәт кылып торырлар.

[43] Йир үзә – җир өстендә.

[44] Илдән илгә – кулдан кулга.

[45] Рәван – бик тиз.

[46] Көрәш гыйльмен – көрәш ысулын.

[47] Тикмә бер көн – һәр көнне.

[48] Сахибҗәмал – гүзәл, матур.

[49] Мөтәгаллекъ булып – мавыгып, дуслашып.

[50] Вилаять – ил, өлкә.

[51] Санәгатьдә – осталыкта.

[52] Мәкам – урын, мәйдан.

[53] "Дәүләтнең терәкләре, олуг руханилары, әмирләр вә вәзирләр җыелдылар".

[54] Тәссаувыр итте – уйлады, күз алдына китерде.

[55] Гизләү – яшерү.

[56] Дәфегъ итә – кире кага, каршы тора.

[57] Гари кубты – хупланды, алкышланды.

[58] Хилгать – бүләк ителгән өс киеме.

[59] Мәламәт – шелтә.

[60] Батыйль – ялган, нигезсез.

[61] Галиб – өстен, җиңүче.

[62] Дәкыйка – монда: өлеш, элемент.

[63] Мәсәл – элек мәкаль төшенчәсендә дә кулланылган.

[64] Яри (яр) – дус.

[65] Зафәр – җиңү.

[66] Вафа – тугрылык.

[67] Гакыйбәт – ахырда, ахыр чиктә.

[68] Нишанә – мишень.

[69] Корла – мәртәбә, тапкыр.

[70] "Бик каршында күкрәккә куйган кулга караганда".

[71] "Алдында – юаш куй кебек шәфкатьле дус".

[72] Биркә (бәркә) – сусаклагыч; бассейн; кое.

[73] Мавәрәд – эчә торган, татлы.

[74] Мордар – пычрак, яраксыз.

[75] Сүкәл – авыру, хаста.

[76] Әфгаленә – эшләренә, гамәлләренә.

[77] Ихтираз кылдым – тыелдым.

[78] Хәрф – хәреф, сүз.

[79] Уенчак – уен, кызык.

[80] Хәлаик – халыклар.

[81] Салих – изге.

[82] Күтүргән – күтәргән.

[83] "Моны фәлән кеше сүкте".

[84] Сүкенечне – сүгүне.

[85] Йомрык – йодрык.

[86] "Чытык йөзленең кулыннан бал вә тәмле каймак ашаганчы".

[87] Хәнзал – ачы (өлгермәгән) кавын.

[88] Төрш – чытык.

[89] Гамьгин – кайгылы.

[90] Эше багланмас – эше туктап калмас.

[91] Җәваһир – "җәүһәр" сүзенең күплек санда бирелеше.

[92] Сәва – тин.

[93] Сөккәр – шикәр.

[94] Бәдиһә назым итте – озак уйлап тормыйча (экспромт белән) шигырь әйтте.

[95] Хуҗа Исхак – XIV йөздә яшәгән Алтын Урда шагыйре.

[96] Алгыйчы – алучы.

[97] Дәраһим – дирһәм (акча берәмлеге) сүзенең күплек санда бирелеше.

[98] Гакыйл – акыллы.

[99] Тәмәгъ – комсызлык, нәфес.

[100] Тикән – тигәнәк; чәнечкеле үлән.

[101] Икке җаһил – ике надан.

[102] Мәҗалисдә – мәҗлестә, җыелышта.

[103] "Барлык сөйләүче туктап калгач".

[104] Уздан – гүзәл.

[105] "Ул иде гүзәл яр, шат күңелле".

[106] Вафасыз – тугрылыксыз, ышанычсыз.

[107] Дилрәба – йөрәкне теткәләүче; гүзәл яр.

[108] Алныңда – алдыңда.

[109] "Яңакларыңның балкышы юкка чыкты".

[110] Солтане Чин – Чин (Кытай) солтаны.

[111] Кылгасән – кылырсың.

[112] Җәмалың – гүзәллегең.

[113] Ягъни "элеккеге дәүләтең (матурлыгың) белән эреләнмә".

[114] Эздәгәй – теләгәй.

[115] Шивә – монда: назлылык, матурлык.

[116] "Матурлыгыңны күреп, изге зат синең гыйшкың юлына төште".

[117] Каум – у кабиләм – нәсел-нәсәбем.

[118] Камусы – һәммәсе.

[119] Гөле бәдән – гөл тәнле.

[120] Сәндән борын – синнән элек.

[121] Йомрык – йодрык.

[122] Илеңдән – кулыңнан.

[123] "Үзгә кеше кулыннан татлы шикәрне ашауга караганда".

[124] "Соңрак, үкенеп, кулын тешләгән".

[125] Хикайәте мәнзумә – шигъри хикәят.

[126] Ари – саф, дөрес.

[127] Һәмишә – һәрчак.

[128] Яр-у мәүзүн – зифа буйлы яр.

[129] Аркун – акрын.

[130] "Каза кинәт каршы җил китерде".

[131] "Көймәне дулкын орып суга әйләндерде".

[132] Игрәменә – чоңгылына.

[133] Гамь дәменә – кайгылы вакытка.

[134] Илең сон – кулың суз.

[135] Гыйш (гайш) – кәеф-сафа; тереклек.

[136] Йарын (йәрен, җәрен) – тиз вакытта, иртәгә.

[137] Рәсмен – гадәтен.

[138] "Һәр остаз үз кыйсмен (фәнен) белгән кебек".

[139] Дәрига – кызганыч, үкенеч.

[140] "Күземнең бәбәге хәлсезләнде (йомылды)".

[141] Нәфәс әрмәк – сулыш алмак.

[142] Әхрәс – тынсыз, телсез.

[143] "Җиһан табынының күп төрле нигъмәтеннән".

[144] Бәс – җитте; булды.

[145] Җәррах – хирург.

[146] Кыяс ит – чагыштыр.

[147] Хали – буш.

[148] Вафа эстәмәгел – тугрылык теләмә.

[149] Гөл үзә – гөлдә, гөл өстендә.

[150] Рөстәм – Иран халыкларының легендар каһарманы. Фирдәүсинең "Шаһнамә" әсәрендә үзәк персонаж.

[151] Инҗенеп – рәнҗеп, әрнеп.

[152] Буйлә – болай.

[153] "Коры кәкре агач утсыз төзәлмәс".

[154] Һәйбәтле – таләпчән, кырыс.

[155] Инсан – кеше.

[156] Кинәдән хали – үчтән (мәкердән) азат.

[157] "Үзе тыйнак вә теләк – омтылышы олы".

[158] Җөмлә – барлык, бөтен.

[159] Чичәк – чәчәк.

[160] Яшь ут бөтмеш – яшь үлән үсеп чыгар.

[161] "Юмартларның кулында бер акча да юк, Байларда (исә) акча күп, юмартлык юк".

[162] Тохмны шүрә йиргә икте – орлыкны тозлы җирдә икте.

[163] "Мал җыйды, әмма ашамады".

[164] Җаһил – надан.

[165] Тиҗарәт – сәүдә.

[166] Мәлк – патшалык.

[167] Сонып – сузып.

[168] Азар булыр – рәнҗер.

[169] Монафикъ – икейөзле.

[170] Хосумәт – дошманлык, кимчелек.

[171] Рәфикъ – иптәш.

[172] Гаксен – киресен.

[173] "Күрсәтсә юлны уң яктан сиңа".

[174] Кортылмагай – котылмас.

[175] Аның беләдер – аның беләндер.

[176] Азар кылыр – рәнҗетер.

[177] Сөфрә – табын.

[178] Мордар – үләксә.

[179] Сөкүт – дәшмәү.

[180] Кәмале фазл – камил тәрбия.

[181] Фәзыйхәт – оятлы, оят.

[182] Куз – чикләвек.

[183] Йөңүллек – җиңеллек.

[184] Пәнҗә тотмак – монда: көрәшмәк.

[185] "Патшага сукбай иптәш булырмы?"

[186] Кави – көчле.

[187] Иңән асан – бик ансат.

[188] Яхшы сагышлаб элек – әүвәл яхшылап уйла.

[189] Ядән – җәядән.

[190] "Надан арасында утырган галим күзсезләр арасындагы якты шәмгә охшар".

[191] Хәрҗ итеб – уздырып.

[192] Сәһл (сәһел) – җиңел, юк.

[193] Агрыттың – үпкәләттең, рәнҗеттең.

[194] "И ничә көннәр кирәк ачы җимеш татлы аш булсын өчен".

[195] Ләгыль – кыйммәтле таш.

[196] Чөст – үткен.

[197] "Аяктан төшүченең (бәхетсезнең) кулын тотучы бул!"

[198] Хилгать – бүләк итеп бирелгән өс киеме.

[199] Сөхбәт итмәймән – аралашмыйм, сөйләшмим, дуслашмыйм.

[200] Мөнәҗҗәс итәр – пычратыр.

[201] "Кояш никадәр биек булса да, Бер юк кына болыт (аны) күренмәс итәр".

[202] Икърар кылгай – раслар.

[203] Кәлб – эт.

[204] Монафикъ – икейөзле.

[205] Имам Газзали – XI-XII гасырларда Иранда яшәгән мәшһүр философ, дин галиме. Татарлар арасында ул бик танылган булган.

[206] Мәнзиләт (мәнзәләт) – дәрәҗә, югарылык.

[207] Тәфәрреҗ – күңелле, уңай.

[208] Ляҗәрем (ляҗәрәм) – һичшиксез.

[209] Мәнзил – йорт, тору урыны. Биредә "бу дөнья" мәгънәсендә.

[210] "Һиҗри вакыты белән 793". (Безнеңчә 1391 ел.)

[211] Гыйльмендә – шигырь гыйлеме күздә тотыла булса кирәк.

[212] Әүвәле шәүвәл – шәүвәл аеның башы, ягъни 1391 елның август башы.

[213] Хәтем улды – төгәлләнде.

[214] Намә – әсәр; язу.

[215] Мөддәгый – дәгъвачы, гаепләүче.

[216] Дәмбедәм – һәрчак, берөзлексез.

[217] Хәсуд – көнче.

[218] "Юмарт кеше һәрчак егетлек (кешелеклелек) күрсәтер".

[219] Китабәт кятибен – китапны язучыны.

[220] Гани кыл – бай кыл.

[221] Кыл нәзар – кара, бак.

[222] Йазукларын ярлыга – гөнаһларын кичер.

[223] "Чөнки бу "Гөлестан" – мәңгелек яз".

[224] Төгәлсезлек киткән булса кирәк. Чынлыкта Алтын Урда ханы Туктамыш 1406/1407 елда һәлак була (тәрҗемәче искәрмәсе).

[225] Кашына – янына; башына кайгы төшкән дигән мәгънәдә (Н. Л.).

[226] Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен Н. Коперник (1473 – 1543), Д.Бруно (1548 – 1600) кебек галимнәр ачкан дигән караш яшәп килә. Ләкин моның XIV йөздә язылган әдәби әсәргә килеп керүе галәм турындагы материали­стик карашларның Шәрыкта тагын да иртәрәк таралуына өстәмә бер дәлил булып тора (X. М.).

[227] Киз – монда: җайлы вакыт (Н. А.).

[228] Ягъни 1971 елда.

[229] Алыстан – ерактан, элеккегедән.

[230] Йәсен – җәясен.

[231] Йазида – далада.

[232] Киз – мәртәбә, тапкыр.

[233] Кыйа – кыеп ала торган; үткен.

[234] Зөлфенә – чәченә (чәч бөдрәсенә; чәч толымына).

[235] Усанмасмы – оялмасмы.

[236] Кана – туймас; комсыз.

[237] Гамзә – (күз) кысу; назлау.


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница