Отчет җыелышында катнашучы барлык иптәшләр!



Скачать 29.83 Kb.
Дата28.10.2016
Размер29.83 Kb.
Хәерле көн хөрмәтле Рауиль Шәйдәүләтович, хөрмәтле президиум һәм отчет җыелышында катнашучы барлык иптәшләр!
Бүгенгесе көндә 1528 кешелек халкы булган, 427 хуҗалыклы Олыяз авылы ңирлегендә 2012 нче елда эшләнгән эшләре белән кыскача гына таныштырып утәм.

2012 нче елда 18 бала дөньяга килсә, 20 кеше вафат булды. Шуның 13 Оляздан, 6 кеше Балыклыдан, 1 кеше Югары Казаклардан. 2011 нче ел белән чагыштырганда бераз гына чигенкерәк. Җирлектә барлыгы 731 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 265 савым сыеры. Халыктан барлыгы 9767 ц сөт җыелды һәм аның акчасын бирудә тоткарлыклар булмады. Республикада булган максатчан программаларда актив катнашырга тырышабыз. Бүгенгесе көндә ике гаилә фермасы уңышлы гына эшләп киләләр Галиев Рафиста 46 баш терлек булса,шунын 30 ы савым сыер Аглиуллин Фәнистә 47 баш,шунын 20 е савым сыеры.

“Яшь гаилә” программасы буенча 3 хуҗалык йорт салып чыкты, 6 ветеран квартиралы булды 77 хужалык 18 031000ЛПХ кредиты алып, каралты-кураларын ныгыттылар. Бюджеттагы чыгымнарга килгәндә, 35 000 өч авылда сабантуйдагы спорт ярышларына бирелде.10447 сум плотинаны дэулэт теркэве уткэрергэ,10200 сум балалар бакчасына йормэуче балаларга янаел пакеты очен , 17000 сум сум учреждениелэргэ яна ел бэйрэме уткэру очен ,4650 район спартакиадасында катнашучыларга тотылды.

Жирлектә туган бөтен сорауларны депутатлар активистлар белән берлектә чишергә тырышабыз. Өлкәннәр белән безнең ветераннар советы рәисе Нургали абый актив эш алып бара, аларның моң зарларын, теләкләрен безгә ул житкерә һәм Нургали абый белән берлектә барын да уңай хәл итергә тырышабыз. Рәхмәт аңарга. Яшьләр белән дә тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Бу бигрәк тш спорт өлкәсендә чагыла. Спорт уеннары оштырганда кулдан килгәнчә ярдәм итергә тырышабыз. Соңгы вакытта хоккей уеннары бик активлашып китте.Оч авылда хужалык ярдэме хэм халык ярдэме белэн хоккей коробкалары ясалды. Алдагы елга Олыязга бер хоккей коробкасына тырышып булса, яхшы булыр иде. Бу өлкәдә безнең Назмиев Ильсур, Фаттахов Динар, Фаляхов Айратлар актив эш алып баралар. Яшьләр темасын кереп киткәч, җирлектәге татарча көрәшне дә аерым әйтмичә булмый, чөнки ул Назмиев Ильсур тырышлыгы белән безнең көрәшчеләребез җирлекнең чын горурлыгына әйләнделәр. Рәхмәт аңа.Менэ куптэн тугел генэ район башлыгы призына уткэрелгэн корэш ярышында жирлек командасы беренче урынны алып кучмэ кубокка ия булды.

Клубларда төрле мероприятиләр, концертлар оештырыла. Ләкин клубларга халыкның пассив йөруе генә борчуга сала. Күп кешене телевизордан аерып булмый.

Җирлектә башкарылган эшләргә төп ярдәмне “Урал” хуҗалыгы бирә. Нинди генә эш оештырсак та, бер каршылыксыз аның ярдәмен тоеп яшибез.Узган 2012 елда да 30000 сумга хоккей формасы,35000 сумга Олыяз клубына аппаратура,чишмэлэр,коелар ремонтларга 61100сумлык ярдэм курсэтелде.

Быел отчет елында иң зур вакыйга дип әйтер идем, мәктәп тозелеп килә. Сентябрьга, Алла бирса, укулар шунда башланыр дип, зур өмет баглыйбыз. Моның өчен инде барыбызның тырышлыгыбыз кирәк булачак. Үзебездән торганын, Рауиль Шәйдәүләтович, барны да эшләрбез дип ышандырасы килә.

Тормыш булгач төрле хәлләр була. Бары да шома гына бармый. Гаиләдә тавыш чыгып, яшьләрдә үзара аңлашмаган яки аракы белән артык мавыгып тавыш чыккан очраклар булгалый.Хэзерге вакытта жирлектэ яшэуче 14 кеше профилактик учетта тора,шуларнын 8е спиртлы эчемлеклэр кулланучы,2 се тормэдэ утырып кайткан хэм 2се мэжбури эшкэ тартылган кешелэр.Шулай ук ике авыр гаилэ КДН комиссиясендэ каралып,учетка бастырылды. Проблемаларны участок инспекторы белэн берлектэ хэл итэргэ тырышабыз. Бар кешегә дә ярап бетеп булмый инде ул. Аның өчен упкә саклап йөрисе юк. Эчүчелек җирлекне дә, гаиләне дә бизәми, балаларга да яхшы үрнәк түгел.



Ә гомумән алганда җирлегебездә хезмәт сөючән, һөнәрле, тырыш халык яши. Һәрбер хуҗалыкта диярлек җиңел машина, өйләре нык, каралты-куралар таза, тулы мал белән. Урта, кече бизнес белән шөгыльләнүчеләргә бөтен мөмкинлек тудырылган. Дәүләт тарафыннар тудырылган нинди генә программалар юк. Фәкать, акыллы тырыш хезмәт кенә кирәк. Районнан читкә чыгып, Россия төбәгендәге кайбер авылларны күргәч, бездәге тормышка шөкер итеп кенә яшәргә икән дип уйлыйсын.

Инде һава торышлары яхшы булып Газинур Хатимович җитәкчелегендәге хуҗалыгыбыз шушылай аягында нык басып торып, булган уңышларыбызга сөенеп, аларны тагын да арттырып, эшләргә, яшәргә насыйп булсын. Һәрберегезгә дә гаилә тынычлыгы, тигезлек, сәламәтлек, сабырлык телим. Бер-берегезне югалтмыйча, һәрберегез эштән гаиләгез янына сөенеп, куанып кайтып керергә насыйп булсын! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница