Гөлкәй Бәйрәмегез котлы булсын, Табыныгыз мул булсын, Күңел шатлык белән тулсын, Ял көнегез гөрләп торсын. Динә



Скачать 17.24 Kb.
Дата28.10.2016
Размер17.24 Kb.
АБ Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе.

Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакытта

Килә сезне хөрмәт итәсе.

Сезгә булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.




Гөлкәй

Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын,

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял көнегез гөрләп торсын.

Динә

Гел яхшыга өйрәтәсез –

Тыңлыйбыз сезнең сүзне.

Һәр эштә үрнәк Сез безгә,

Хөрмәт итәбез Сезне.

Ирек

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызламасын аяк-кулларыгыз.

Озын гомер бирсен Сезгә ходай,

Рәнҗетмәсен кыз һәм улларыгыз!

Дилә

Еллар үтә диеп борчылмагыз,

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау-сәламәт булып озак яшәү -

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

АБ Кем ул даһи? Кулга китап алып,

Белем ишекләрен ачучы?

Авыр чакта ярдәм кулын сузып,

Моңсулыктан саклап калучы?

Маяк булып, белем диңгезендә

Яктырта ул кара төннәрне.

Адаштырган кара урманнардан

Саклап калган әллә кемнәрне.

Белем илен әгәр иңлим дисәң,

Кирәк безгә һәрчак – мөгаллим.

Һәрчак аның эзләреннән атла,

Киңәшемне шулай төгәллим.



Илсөя.

Көзләр җитте диеп моңаймагыз,

Мәңге горур булып калыгыз.

Кояш кебек янып яшәдегез,

Йолдыз кебек балкып яныгыз.

АБ

Гомер үтә дибез, юк, үтми ул.

Без үтәбез гомер юлыннан.

Барыр юлың һәрчак якты булсын,

Үкенмәслек булсын соңыннан.

Менә тагын бер ел үтте дибез,

Без картаймый кем соң картайсын?

Йөрәк унсигездә әле һаман,

Гомерлеккә шулай саклансын.

Үтик әле гомер юлларыннан,

Куандырсын безне һәр көне!

Сәламәтлек сорыйк без Ходайдан,



Ашыктырмыйк әле гомерне!


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница