"Габдулла Тукайның язмышы." 1 нче алып баручы



Скачать 46.07 Kb.
Дата11.11.2016
Размер46.07 Kb.
"Габдулла Тукайның язмышы."
1 нче алып баручы.

...Үзем үлсәм дә,гаҗиз исемем үлмәсен,югалмасын,

Минем тырышлыгым hәм эшләрем бушка

китмәсен .

Әгәр милләт мине,илтифат итеп,

искә алса,-

Шул минем максатым,теләгем hәм бәхетем.
Класстан тыш чарасы "Пар ат" җырыннан

башлана.



2 нче алып баручы.

Тукай җыры безнең белэн килде,

Җыры ялкын аның бүген дә.

Тукай...Ул бит безнең якты йолдыз

Поэзиянең аяз күгендә.
1 нче алып баручы.
-Әйе,Тукайның язмышы бик катлаулы.Әйтерсең лә

үзенең гомерен аз икәнен алдан ук сизгән,йөрәге

типкән вакытта мөмкин кадәр күбрәк язып калыр-

га ашыккандыр иде.Безнең халкыбызга зур әдәби

мирас калдырган бит.
2 нче алып баручы.
Тормыш Габдуллага шактый рәхимсез була.

Бер-бер артлы диярлек әти-әнисе үлеп китә.

Шул сәбәптән аның бер гаиләдән икенчесенә

күчеп йөрүе башлана.Казанда да яшәп карый,

тагын Өчилегә кайта,аннан Кырлайга алып

китәләр...

(Кечкенә Тукай чыга)
"Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен сөйли.

(шул вакытта Су анасы чыгып утыра,чәчләрен та-

рый.)
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак,

Шул тарак берлән утыра тузган сачын тарап.

(Авыл малайлары Тукай янына йөгереп киләләр hәм

сорыйлар:

-Бу кем?


-Мин - Су анасы.

Малайлар куркып таракны урлап качалар.)

Су анасы: Качма!качма! Тукта!тукта!и карак!

1 нче алып баручы.
Ниhаять, язмыш Габдулланы Җаек шәhәренә

китереп чыгара.Җаек - Г.Тукайны шагыйрь

итеп житлектергән кала . "Мөтыйгия,,мәдрә-

сәсендә алган белем , үзлегеннән күп уку ,биредәге

әдәби иҗат мөхите аның таланты ачылуга ярдәм

итә.


(Шул вакытта зур Тукай тәрәзәгә карап

"Милли моңнар” шигырен сөйли)

Җыр җырлана.

2 нче алып баручы.
Шагыйрь төшенкелеккә бирелми.

Аны татар халкының мәркәзә-Казан көтә.

Бу аның күңелен күтәреп җибәрә .

Казанда яшәгән алты ел вакыт аның иҗатында

иң нәтижәле hәм бай чор:"Бәйрәм бүген,, ,

,,Туган авыл ",,Туган тел" бик күп әсәр-

ләр биредә иҗат ителә .

(укучылар шигырьләрне сөйлиләр)

Тукай сөйли :

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә ;

"Без китәбез ,сез каласыз!"-дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә .

" Туган телем “ җыры башкарыла .


1 нче алып баручы.
Күп шигырьләр иҗат иткән бөек иткән

шагыйребез Г.Тукай.Аның турында башка

язучылар да шулай ук язганнар .

Әлмәт шәhәренең язучысы С.Сөләйманова

язган шигырен искә төшереп китик.

("Туган илгә тугрылыкны”... дип аталган шигырен укучы

сөйли).

2 нче алып баручы.
Кичәбез тәмамлана "Туган як” җыры белән.

Хәбибуллина Резеда Алик кызы,



Әлмәт шәһәре,2 нче лицей


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница