Әтнә таңы” газетасы 7 август, 1999 ел Каен



Скачать 50.73 Kb.
Дата23.04.2016
Размер50.73 Kb.

Әтнә таңы” газетасы 7 август, 1999 ел

Каен

БДБ илләрендә каен агачының 40 төре үсә. Татарстандагы яфраклы агачлар арасында каен урманы мәйданы дүртенче урында (11%). Әтнә районы һәм анын тирәсендә ике төрле каенны очратырга була. Иенке яки сөялле каен (береза бородавчатая или гювислая), бөдрә яки кара каен (береза пушистая).

Иенке каен биеклеге 30 метрга, ә кәүсәсенең диаметры 80 см.га җиткән агач. Кара каен биеклеге 1 метрдан алып 20 метрга җиткән куак яки агач булырга мөмкин. Иенке каен корырак урыннарда үсә, яктылыкны ярата. Шома ак каерылы, карт агачларда кәүсәнең аскы өлеше карасу-соры төстә. Яшь ботаклары кызыл-көрән, вак, сумалалы сөялләр белән капланган. Картрак,
15-20 еллык сөялле каеннарның ябалдашлары җиргә таба салынып, иелеп торалар.

Кара каенның бер яшьлек чыбыклары мамыклырак, йомшак, ботаклары бер­вакытта да иенке булмый, өскә карап кына үсә. Кара каен дымлырак, торфлырак, сазлыклырак урыннарда үсәргә ярата. Иенке каенга караганда күләгәгә чыдамрак. Кара каенның агачы карасу төстә була.

Бу ике төр каенны саташмыйча бота­никлар гына төгәл аера алалар. Алар бер-берсенә бик нык охшаганнар. Безнең якларда нигездә иенке яки сөялле каен үсә. Бу ике төр каенның яшәү формалары да куллану өлкәләре дә бер үк. Шуңа күрә алга таба каен дип кенә язырбыз.

Киселгән нарат һәм чыршы урман­нарын, янгыннан соң делянканы каен һәм усак бик тиз яулап ала. Ә менә каен, яктылык яратучан агач буларак, чыршы һәм нарат астыңда, күләгәдә үсә алмый. Каен коры­лыкны жиңел кичерә. Ферма, гараж түбәләрендә — кирпеч корылмаларда 2 метр биеклеккә җиткән каен үсентеләренең очравы шуны раслый.

Каен бер өйле үсемлек, ягъни ата чәчәкләр дә ана чәчәкләр дә бер үк агачта. Кыш көне каен агачында алкалар барлыкка килә. Яз көне шушы алкалардан сары тузан коела. Бу — каенның чәчәк атуы. Яшел алкалар — җимешле (ана), ә сарылары серкәчле (ата). Каен бер үк вакытта чәчәк ата һәм яфрак яра башлый. Каен яфрак ярып бетергәнче, агачлар арасында җил яхшы искәндә чәчәк атып калырга тырыша. Чөнки каен чәчәкләре җил ярдәмеңдә серкәләнә. Безнең якларда каен уртача 4 майда (1971-1998 еллар. Югары Көек авылы), яз иртә килгәндә 22 апрельдә (1975 ел), ә соң килгәндә 18 майда (1971 ел)чәчәк ата. Бер атна, 10 көн эчендә каен чәчәк атып бетерә (уртача 13 майда).

Шушы ук вакытта, 3 майда каен яфрак яра башлый. Иң иртә яфрак ярган вакыт —1975 елның 16 апреле, иң соң вакыт— 1971 елның 18 мае. Бер ай дигәндә (30 май) агачның яфрак пластинкалары тулы­сынча формалашып бетә.

Яз көне кар эреп бетәр-бетмәс каен кышкы йокыдан уяна. Туклыклы сыекча — каен суы тамырдан кәүсә буенча югары күтәрелә. Каен суы уртача 15 апрельдә хәрәкәтләнә башлый. Ләкин 1992 елда каен суын 6 апрельдә эчеп карасак, 1979 елны мондый бәхет 1 майда гына килде.

Каен орлыгы җәйнең иң эссе вакытында (27 июль) өлгерә һәм коела. Кечкенә генә канатлы орлыкларны җил төрле якка очыртып алып китә. Каенның 5000 орлыгы 1 грамм тарта. 1 гектар жиргә 100 миллион каен орлыгы коела. Шартлар уңай булганда яз көне алар тишелеп чыгалар яки уңай шартны көтеп, тишелешне саклап, туфракта яталар. Каен орлыгы көз буе, ә кайбер елларны кыш уртасына кадәр коела. Коелган орлык кар өстеннән шактый еракка сәяхәткә чыга ала. Кар өстеңдәге чокырдан учлап каен орлыгы җыеп алырга мөмкин.

Каен агачы 150 елга кадәр яши. Ор­лыктан һәм киселгән төптән чыгып үрчи. Орлыктан чыгып үскән каен күп тапкыр тизрәк үсә. Урманда бер төптән чыгып үскән 4-5 төп каен төптән кәкре булып, авыш үсә. Каен­ның тамырлары өстә генә урнашкан, шуңа күрә шактый үскән каеннарны бер урыннан икенче урынга жиңел күчереп утыртырга була. Кайбер кошлар, мәсәлән, четет, каен орлыгы белән туклана. Шул рәвешчә алар каен орлыгын тараталар. Мәктәпнең география мәйдан­чыгыңда шлактан эшләнгән рельеф макеты бар. Янәшәдә үскән каеннан макет өстенә орлык коелып дистәләгән каен үсентеләре үсеп чыга. Ел саен йолкып торам, ә каен үзенекен итә, шушы коры урында кабат үсеп чыга. Каен туфракка һәм дымга артык таләпчән түгел, аның өчен яктылык мөһим.

Каен җырларда җырланган, шигырь­ләргә кергән бик матур агач булса да, татар авылларыңда каралгы-кура янына утыртыл­мый. Урыс авылларында һәр йорт, чиркәү янында каен үсә. Игътибар белән карасаң, ап-ак кар өстендә канатлы каен орлыгы кечкенә тәрене хәтерләтә. Бәлкем, безнең бабайлар, шуңа да, артык кычкырмыйча, каен утыртсаң кайгы килә, дигәннәрдер.

Җәй ахырында (27 август) каен яфрагы саргая башлый. Кайбер корылыклы еллар­ны каен 20 августта ук (1991 ел) саргая башласа, дымлы елларны агачта сары яфрак 10 сентябрьдә (1982 ел) генә күренә. Башка агачлардан аермалы буларак каен яфрагы бары тик сыек сары төскә генә керә. Бер айдан аз гына артык вакыт (3 октябрь, 38 көн) эчеңдә каенда бер генә яшел яфрак та калмый. Беренче кыраулар, салкыннар башлангач яфраклар саргаю тизләнә.

Саргайган яфраклар агачта озак тормый, коела. 3 сентябрьдә җирдә беренче коелган сары яфраклар күренсә, 23 октя­брьдә каенда бер яфрак та калмый. Елга карап бу срок 11 октябрьдән (1991 ел) 30 октябрьгә (1975 ел) кадәр тирбәлә. Көз көне буйдан-буйга сузылган сап-сары каен по­лосалары басуларга кабатланмас ямь өсти.

Каен агачы кешеләргә бик күп төрле файда китерә. Медицинада каен бөресе, каен тузыннан алынган дегет, каен яфрагы, каен суы, каен гөмбәсе-—чага, каен күмере кулланыла. Каен бөресеннән алынган эфир мае, сумала ликер-аракы һәм парфюмерия промышленностеңдә файдаланыла. Каен суы татлы, тәмле, файдалы эчемлек, яфракларыннан тукымаларны ману өчен яшел һәм сары буяу алалар. Мунча һәм ындыр себеркесен кайсыбыз гына белми. Тузга язмаганны сөйләмә, диләр. Бик борынгы заманнарда, әле кәгазь булма­ганда, каен тузына язганнар. Каен тузыннан җиләк һәм гөмбә җыю өчен бик матур, жинел савытлар да ясарга була.

Бер төп каен бер көнгә 6 чиләк, ә 1 гектар каен урманы 1500 тонна суны парга әйләндерә. Әйләнә-тирә һаваны дымлы тота, тузанны йота. Каен агачы фитонцидлар— очучан матдәләр бүлеп чыгара. Агач тирәсендә булган микробларны 20-25 минут эчендә үтерә. Каен яфрагы һавадагы зарарлы матдәләрне тотып кала. Җәй көне яңа бәйләнгән мунча себеркесен өйгә алып керсәң, өй эче хуш ис — каен исе белән тула.

Көртлек кыш көне каен һәм зирек алкалары белән туклануга күчә. Куяннар кыш көне каен чыбыгы очларын яратып ашыйлар. Бал кортлары чәчәк атучы каеннан сары төстәге серкә (пыльца) җыялар, каен суын эчәргә киләләр. Каен суыңда шикәр бар, квас һәм сироп эшләү өчен кулланыла.

Каенның үзагачы каты, нык, авыр, ак төстә. Каеннан фанера, мебель, чаңгы, машина детальләре, мылтык һәм инстру­мент, балта, чүкеч саплары, арба һәм чана өлешләре, столярлык инструментлары ясыйлар. Ныклык соралган урыннарда каен кулланыла. Каен агачы дымлы урыңда бик тиз чери, каен такта калҗая.

Каен агачын, пила чүбен, калдыкларын химик юл белән эшкәртеп метил спирты, уксус, ацетон, скипидар алалар. Агач спиртын лак, формалин һәм ислемай эшләүгә тотыла. Агач спирты синтетик каучук эшләү өчен иң кирәкле чимал.

Арба һәм чана тәртәсе, кырыйлары, мунча һәм ындыр себеркесе, утын өчен күп каен киселә. Агач каен суы өчен күпме күз-яшь түгә. Әйләнә тирәгә ямь биреп торучы зифа ак каеннарны киләчәк өчен дә калдырыйк.



Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов.

Югары Көек авылы, фенолог.


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница