Әтнә таңы” газетасы №15 (1208) 26 февраль, 2005 ел Карама



Скачать 35.91 Kb.
Дата23.04.2016
Размер35.91 Kb.

Әтнә таңы” газетасы №15 (1208) 26 февраль, 2005 ел

Карама

Дөньяның төньяк ярымша­рында, уртача киңлекләрдә ка­раманың 30 га якын төре үсә. Шуның 12 төре БДБ илләрендә (элекке СССР) очрый. Әтнә районында караманың шома карама (вяз гладкий) дигән бер генә төре үсә.

Шома карама - биеклеге 20-30 метрга, диаметры 1 метрга җиткән агач. Яшь карама кәүсәсенең төбендә кабыгы шома, ә юан, карт караманың кабыгында тирән буразналар, ярыклар барлыкка килә, кабыгының тышкы ягы кубып төшә. Кәүсәнең төптәге кабыгы куе соры төстә, өскә менгән саен ачык соры төскә керә бара. Кәүсәдән өскә күтәрелгән, ботаклар нәзегәйгән саен кабык шомара бара, ачык кызгылт-көрән төскә керә. Ботаклары кәүсәдән туры почмак ясап диярлек чыга, кәкре-бөкре, сын­дыруы авыр, сыгылмалы.

Киң яфраклы агачлар рәтенә кергән карама бездә тоташ урманнар хасил итми. Һәр урында ул сирәк. Карамадан гына торучы, узган гасырның 50 елларында утыртылган буй урманнар (посадкалар) бар. Юан карамалар бик сирәк очрый. Әледән-әле булып торган көчле салкыннар карама агачын өшетә, корыта. 1968-1969 елның кышында булган бик көчле салкыннардан соң, басуда аерым үсеп утырган, урмандагы карамалар, Түбән Көек авылы урамындагы 2 юан карама корыды. Соңгы икесенең диаметры 70-80 см иде. Шушы салкыннардан соң Ары урман хуҗалыгында салкыннан корыган имән, өрәңге, карама агачларын кисеп утын хәзерләдек. Өрәңге җитмәгәч, миңа күбрәк карама утыны туры килде. Карама утынын яру өчен өйдәге барлык балта саплары сынып бетте. Карама агачы каты, әйләнмәле, гаять авыр ярыла. Карама агачы күбрәк бөгелгән әйберләр (дуга), чана карамалары, чалгы куллары ясау өчен кулланыла.

Мариларда дини мәҗүси бәйрәмнәрне (обряд) үткәрү өчен элекке урманнардан кал­дырылган урыннар - кирәмәтләр бар. Аңлатмалы сүзлектә кирә­мәт - табына торган илаһи көч, яки карама төреннән булган агач дип бирелә. Мариларда, мәҗүсилекнең бер төре буларак, кирәмәт агачын аллалаштыру, шуңа табыну йоласы бар. Хәзер дә, безнең якларда әйләнмәле, ватылмый, ярылмый торган агачка, бигрәк тә карамага, кирәмәт, диләр. Кире, көйгә ки­тереп булмый торган кешегә дә, шул карамага охшатып, кирәмәт, дип әйтәләр. «Карамага кагылсаң, кулың корыр», - ди халык. Бу әйтем дә мәҗүсилектән калганга ошый. Шуңа да басуда үсеп утыручы аерым карамаларга кеше кагылмый. Югары Көектәге бер хуҗалыкның бәрәңге бакчасы кырыенда карама үсә. Кешеләр бу карамага да кагылмыйлар, «җенле карама», марилардан калган карама, диләр.

Карама яфрак ярганчы чәчәк ата. Кечкенә генә яшькелт-кызыл төстәге чәчәкләр бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнә. Безнең якларда карама уртача 28 апрельдән (1973-2003 еллар) 7 майга кадәр, 10 көн дәвамында чәчәк ата. 1975 елда карама 11 апрельдә чәчәк ата башласа, ә 1976 елны ул 15 майда гына чәчәккә күмелгән.

Яфрак уртача 8 майда фор­малаша башлап, 28 көн эчендә, 4 июньдә тәмамлана. Көннәр җылы торганда яфрак чәчәк атып бетергәнче үк чыга башлый, ә көн салкын булса, аны чәчәк атып бетергәч чыгара. Иң иртә яфрак 1975 елның 22 апрелендә күренә.

Караманың диаметры 1 см булган түгәрәк орлыгы, дөрес­рәге, орлык һәм аның канатчыгы, уртача 4 июньдә өлгерә. Орлык, җил ярдәмендә, агачтан шактый еракка очып төшә, коела. Уңай шарт булганда алар тишелеп тә чыгалар. Ләкин дым җитмәгәндә орлыклар тиз һәлак булалар. Шуңа да меңләгән орлыктан санаулылары гына яңа үсентегә нигез салалар. 1995 елда карама орлыклары 24 майда коела, 1981 елда 2 июльдә генә коела башлый. Орлыклар 21 көн дәвамында, уртача 23 июньгә кадәр коелалар. Караманың уңышы - орлыклары 1989, 1995, 2003 елларда бигрәк тә күп булды. Орлыклар тишелешен бик тиз югалталар. Карама, орлыктан гына түгел, киселгән төптән чыгып та үрчи ала. Тамырдан чыгып, вегетатив юл белән бик сирәк үсә.

Карама - талымсыз, тиз үсә торган агач. Шәһәрнең газлы һавасында да үзен иркен тота. Баш бармак юанлыгы караманы яз көне, агачка зыян китермичә, күчереп утыртырга мөмкин. Карама орлыгы текә яр, чокыр, ерым кырыйларына төшеп бик тиз үсеп китә. Хәзер 50 нче елларда буй урманнарда утыртылган карамалар, юанаеп, каен белән бер биеклеккә җитеп киләләр.

Карама яфраклары башка агачларның яфракларына кара­ганда тизрәк саргая башлыйлар. Агачта сары, кызыл, ал, куе кызыл - төрле төстәге яфракларны күрергә була.

Карама - көзге урманның бер бизәге. Агач яфрагы безнең якларда уртача 22 августта саргая башлый. Ел коры килгәндә яфраклар иртә (1976 ел, 2 август), дымлы булганда соң (1982 ел, 2 сентябрь) саргая. Уртача 17 сентябрьдә яфраклар тулысынча саргаеп бетәләр. Рәссам көз аларны ай дәвамында төрле төсләргә буйый.

Карама уртача 3 сентябрьдә кышка хәзерләнә, яфракларын коя. Кайбер коры елларда яфраклар тагы да иртә (1975 ел, 14 август), дымлы елларда шактый соң (1982 ел, 20 август) коела башлый. Уртача 9 октябрьдә карамада бер яфрак та калмый. Иң иртә яфрак коелып беткән вакыт – 1981 елның 1 октябре, иң соңгы вакыт – 2003 ел, 16 октябрь. Агачтан берән-сәрән генә коелган яфраклар, кинәт салкыннар башлангач, бер атна эчендә (7-13 октябрь, 2000-2003 еллар) күпләп коелып та бетәләр.




Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов.

Югары Көек авылы, фенолог.


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница