Экосистемалар. Махсус сакланылучы табигать территорияләре (IX сыйныфта экология дәресе) Фәния ӘХМӘтова



Скачать 118.16 Kb.
Дата30.10.2016
Размер118.16 Kb.
2015 ел – Татарстанда парклар һәм скверлар елы
Экосистемалар. Махсус сакланылучы табигать территорияләре

(IX сыйныфта экология дәресе)



Фәния ӘХМӘТОВА,

Лениногорск районы Сугышлы төп мәктәбенең биология укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы


Максат:

белем бирү: биологик күптөрлелекне экосистема дәрәҗәсендә саклау максатында оештырылган, милли, мәдәни, дөньякүләм әһәмияткә ия булган махсус сакаланылучы табигать территорияләренә системалы караш тәрбияләү, Татарстанның тыюлык фонды белән таныштыру;

үстерү: укучыларны өстәмә әдәбият, справочниклар белән эшләргә, әйләнә-тирәлектә тикшеренү эшләре башкарып конкрет ситуацияләрне анализларга, теоретик белемнәрне практикада кулланырга өйрәтүне дәвам итеп мөстәкыйль фикерләү күнекмәләрен үстерү;

тәрбияви: «Бөтенесе дә бер-берсе белән бәйләнгән» принцибына нигезләнеп, әйләнә-тирә ландшафтка антропоген факторның йогынтысын бәяләү, туган җир табигатенә сакчыл, җаваплы караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Терәк белемнәр: популация тыгызлыгы, биологик төрлелек һәм экосистеманың стабильлеге, яшәү тирәлегенә җайлашу, биосферада кешенең роле.

Яңа белемнәр: тыюлыклар, милли парклар, заказниклар, табигать һәйкәлләре.

Җиһазлау: «Тере табигатьнең оешканлык дәрәҗәләре», «Россиядә тыюлыклар» дигән таблицалар, Татарстанның схема-карталары, гербарий һәм коллекция нөсхәләре, мультимедиа проекторы, видеороликлар.

Дәрес барышы

I. Белемнәрне актуальләштерү: тестлы биремнәр.

Тестлы биремнәр 2 вариантта интерактив тактада үткәрелә.



I вариант.

Дөрес җавапларны сайлап алырга.

1. Фәнгә экосистема һәм экология терминнарын керткән галимнәр:

ш) К.Ф.Рулье; и) В.И.Верннадский; э) А.Тэнсли; к) Э.Геккель.

2. Экосистемаларны даими күзәтеп тору:

л) табигый процессларны күзәтеп тору; м) табигатьне даими саклау; о) экология мониторингы; п) экология экспертизасы.

3. Кызыл китапка кертелгән умырткалы хайваннарның санына йогынты ясаучы төп фактор:

а) табигый дошманнар булу; б) браконьерлык; в) азык җитешмәү; с) яшәү урыннары җимерелү.

4. Халыкара Кызыл китапка кертелгән кош:

ж) ак ябалак; и) аккойрык бөркет; з) бүдәнә; к) зур ак челән.

5. Экосистеманың неорганик матдәләрдән органик матдә синтезлаучы компоненты:

р) редуцентлар; т) консументлар; с) продуцентлар; у) гетеротрофлар.

6. Популяциянең чиксез үрчүен тоткарлый:

с) ата һәм ана затлар чагыштырмасы; т) тышкы тирәлек факторлары йогынтысы; у) ана затларның физиологик үзенчәлекләре; ф) төрле буын затлары арасындагы бәйләнеш.

7. Дөрес язылган туклану чылбырын билгеләргә:

в) чикерткә – кәлтә – үлән – куян; г) ерткычлар – тояклылар – бактерияләр – үсемлекләр; д) үлән – төлке – тычкан – ябалак; е) суүсем – дафния – балык маймычлары – алабуга – акчарлак.

8. Таркалып бара торган яфрак белән тукланалар:

к) консументлар; м) редуцентлар; л) симбионтлар; н) продуцентлар.

9. Төрләр саны арту белән экосистеманың тотрыклыгы:

а) арта; ә) кими; б) үзгәрми;



II вариант.

Дөрес җавапларны сайлап алырга.

с) Тундра экосистемасында су күп тупланган.

б) Дала экосистемасы төрләргә ярлы.

а) Кызыл китап – сирәк, югалту куркынычы булган үсемлек һәм хайваннар турында белешмәләр җыелмасы.

е) Төрле төрдәге затлар арасында төр эчендә көрәш бара.

к) Биотик шартлар – тере компонентлары тәэсире белән бәйләнгән тирәлек факторы.

л) «Биоценоз» терминын Мёбиус керткән.

ф) Гөмбәләр һәм бактерияләр – конcументлар.

а) Саннар пирамидасы – экосистемада продуцентлар, консументлар, редуцентларның санын исәпләп чагыштырма ясау.

в) Суның химик составы – биотик фактор.

р) Экологик оптимум – төрнең иң зур яшәү сәләтенә ия булырлык шартлары.

у) Доминанат – бергәлектә аучылыкны алып торучы төр.

г) Экологик куыш – организмның «һөнәре».

а) Яшәү урыны – бер төрдәге затлар төркеме, биоценоз биләүче һәм яшәү өчен кирәкле барлык шартлары булган коры җир яисә сулык өлеше.

Дөрес җаваплар I вариантта э, к, о, с, и, с, т, е, м, а II вариантта с, а, к, л, а, р, г, а хәрефләре белән цифрланган. Экосистема һәм сакларга төшенчәләре арасындагы бәйләнешне анализлау.

БМОның әйләнә-тирәлек һәм аның үсеше программасында (Рио-де-Жанейро, 1992) биологик төрлелекнең бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган экологик, генетик, икътисади, фәнни, рекрецион һәм белем хәзинәсе булуы турында әйтелә. Шул ук вакытта биологик төрлелекнең антропоген фактор йогынтысында ярлылануы күп кенә халыкара документларда теркәлгән. Әлеге глобаль проблеманы тудыручы сәбәпләрне алдан күрергә һәм хәл итәргә кирәк. Экосистемаларда экологик тигезләнеш булдыру механизмы катлаулы һәм төрле. Бөҗәкләр белән серкәләнүче үсемлекләр – серкәләндерүчеләрдән башка, ә ерткыч кошлар һәм имезүчеләрдән башка яши алмый. Шуның өчен популяцияләрне саклауның иң ышанычлы юлы – аларны экологик тигезләнештә булган экосистемаларда саклау, ягъни махсус сакланучы территорияләр системасы булдыру.

Махсус сакланылучы территорияләр белән бәйләнгән табигатьне саклау буенча халыкара конвенцияләрнең һәм килешүләрнең (ЮНЕСКОның Биологик тереклек һәм бөтендөнья табигый мирасы турындагы конвенцияләре; МСОП – Бөтендөнья табигатьне саклау берлеге; Кыргый табигатьнең бөтендөнья фонды һ.б.) роле зур.

Татарстанның «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы Законының 10 нчы бүлегендә ТРның табигать-тыюлык фонды (58 нче маддә) билгеләнгән.



(Мультимедиа проекторында «Кеше һәм әйләнә-тирәлек» дигән видеоязма карау.)

Махсус сакланылучы табигать территориялђре



II. Теманың структур анализы.

Табигать џђйкђллђре

Заказниклар

Милли парклар

Тыюлыклар

Дендрология Ботаника Яшел Кызыл китапка Парклар бакчалары зоналар кертелгән төрләр
Татарстанның табигать-тыюлык фонды.

Схема буенча китап тексты фрагментлары, белешмәлекләр, карталар белән мультимедиа проекторында эшләү. Мөстәкыйль эш.



1. Дәүләт табигать тыюлыклары – табигый үзгәрешләрне һәм күренешләрне, үсемлек һәм хайваннар дөньясының генетик фондын, үсемлекләр һәм хайваннарның аерым төрләрен һәм бергәлекләрен, гадәти һәм уникаль экологик системаларны саклау һәм өйрәнү буенча фәнни- тикшеренү һәм экологик-мәдәни учреҗдениеләре ул.

Табигать тыюлыклары территорияләрендә махсус сакланылучы табигать комплекслары фәнни, экологик әһәмияткә ия булган объектлар (җир, су, җир асты байлыклары, үсемлекләр, хайваннар дөньясы), гадәти һәм сирәк ландшафтлар хуҗалык кулланышыннан тулысынча алына. Россия Федерациясендә 99 табигый тыюлык урнашкан, шуларның 21е биосфера резерваты статусын алган. Һәр тыюлык үзенчәлекле. Мәсәлән, Әстерхан дәүләт тыюлыгында – су кошлары, лотос; Воронеж дәүләт тыюлыгында – кондыз, хопер; Ильмен тыюлыгында минераллар саклануда. Дөньяда 300 биосфера тыюлыгы исәпләнә, шулардан Татарстанда Идел-Кама тыюлыгы бар. Ул Татарстан хөкүмәте карары белән 1960 елда оештырылган һәм ике өлештән – Раифа һәм Саралан участокларыннан тора.



Сорау. Ни өчен биосфера тыюлыклары иң әһәмиятле тыюлыклар булып санала?

2. Милли парклар – үз территорияләрендә махсус экологик, тарихи әһәмияткә ия булган, табигатьне саклау, фәнни һәм мәдәни максатлар һәм туризм өчен билгеләнгән фәнни-тикшеренү учреҗдениеләре ул.

Россиядә милли парклар 1985 елда оештырыла башлый. Беренче булып Сочи милли паркы, шуннан соң Поши утравы (Лосиный остров) барлыкка килә. Хәзер илдә 7 млн га территориясе булган 34 милли парк эшләп килә. 1998 елда 3 милли парк: Югыд Ва (Коми Республикасы), Байкал алды һәм Байкал арты парклары ЮНЕСКОның табигый һәм мәдәни мирасы турындагы Бөтендөнья конвенциясе юрисдикциясенә кертелә. 1999 елда тагын 4 объект: Коми урманнары, Байкал күле, Камчатка вулканнары, Алтайның Алтын таулары ЮНЕСКО исемлегенә теркәлә.

Татарстанда Түбән Кама милли паркы 1991 елда оештырылды. Мәйданы – 26 112 га. Аның төп максаты: Кама буенда әлегә кадәр сакланып калган табигать комплексларын һәм бу җирдәге гаҗәеп матурлыкны бозылудан саклау, аларны кешеләргә күрсәтү, бу урыннарда оешкан төстә ял итү мөмкинлекләре булдыру.

3. Заказниклар – табигатьнең аерым компонентларын саклау, торгызу һәм яңарту, гомуми экологик тигезләнешне тәэмин итү максатында бүленеп алынган җир.

Заказник территориясендә хуҗалык эшчәлеге, ял итү һәм заказникны оештыру максатларына каршы килүче һәм мохиткә зыян китерүче эшчәнлек алып бару тыела. Россия территориясендә 123 млн га мәйданлы 65 федераль әһәмияткә ия булган табигый заказник, 46 млн га мәйданы булган 4000 төбәк заказнигы бар.

Татарстанда исә 17 дәүләт табигый заказнигы исәпләнә. Безнең Лениногорск районында Шөгер дәүләт аучылык заказнигы һәм 512 га мәйданлы 16 энтомологик заказник («умарталык зоналары») эшләп килә. Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 2000 елда «Степной» заказнигы оештырыла. Ул аерым урнашкан 31 участоктан тора. Заказник төзү урман-дала һәм дала участокларындагы флора һәм фаунаны сакларга, аерым төбәктә һәм районда экологик торышны яхшыртырга мөмкинлек бирә. («ГПКЗ Степной резерват редких растений» дигән видеоязма карау.)

4. Табигать һәйкәлләре табигый объект, еш кына тарихи күренешләр һәм шәхесләр белән бәйле, зур булмаган сакланылучы табигый территория итеп аерып куела (карт агач, гадәти булмаган чишмә, кыя, үсемлекләр төркеме һ.б.). Россиядә мәйданы 19 мең га булган 28 табигать һәйкәле бар, ә региональ әһәмияткә ия булганнарының саны – 7,5 мең. Шулай ук 50 ботаника бакчасы һәм 20 дендропарк федераль закон тарафыннан саклана.

Татарстанда 131 табигать һәйкәле исәпләнә. Безнең Лениногорск районында алар өчәү: Дала Зәе елгасы (озынлыгы 240 км), Чишмә (Шушма) елгасы (озынлыгы 259 км), Түбән Чыршылы суыр колониясе (мәйданы 100 га).



Сорау. Авылдан 2 км ераклыкта алтынтуй чәчәге үсә. Балалар чәчәкләрне өзәләр, ә авыл көтүе шушы тирәдә йөри. Чәчәкнең популяциясен саклау өчен нинди чаралар кулланырга кирәк?

Үтелгән материалны ныгыту.

ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасын куллану.

III. Иҗат эшләрен яклау.

Укучылар үзләренең ел дәвамында үткәрелгән тикшеренү проектларын яклый:



  1. «Дала» дәүләт табигый заказнигының (ДТЗ) «Юлтимер» участогонда үткәрелгән төрләрен ачыклау һәм көтүлекнең йогынтысын күрсәтү.

  2. «Дала» ДТЗның «Керкәле» участогындагы тау битләрендә дала һәм болын бергәлекләрен өйрәнү» – фитоценозларның биотоп үзенчәлекләрен өйрәнү, үсемлек ассоцияцияләрен билгеләү, синонтроп төрләрне өйрәнү.

  3. Сугышлы территориясендәге «Наратлык» табигать һәйкәле – нарат урманын торгызу буенча үткәрелгән эшләр.

Тикшеренү эшләрен анализлап, билгеләр куела.

IV. Экологик экспресс-информация. Укучылар чыгышы.

Табигатьне саклау, тыюлык эшләре Россия дәүләтенең (XI–XVIII гасырлар) законнарында чагылыш таба: 1072 ел. Җиргә, урманнарга, кыргый хайваннарга карата тыелган эшләр башкарган өчен җаваплылык. Кондызларны күчкән урыннарыннан кире кайтару, урманны яндыру һәм кисү өчен штраф түләтү каралган.

Петр I тарафыннан урманнарга, агачларга (имән, карагай, чаган, карама), кыргый хайваннарга, елга суларын саклауга нык игътибар бирелгән. М.Ломоносов, С.Крашенников, П.Рычков, А.Болотов табигатьне саклау эшенә зур өлеш керткән.

XIX–XX гасырларда табигый ресурсларны саклау системасы җимерелә башлый, урманнар киселү нәтиҗәсендә кошларның, күп кенә җанварларның саны кими, ләкин шушы чорда табигатьне саклау эшендә яңа этап башлана, халык арасында агарту эшләре көчәя, төрле фәнни оешмалар барлыкка килә.

Г.Кожевников тыюлык эшләренең фәнни принципларын эшли, И.Бородин – Россиядә табигать һәйкәлләрен саклау эшенә нигез салучы галимнәр: А.Семенов-Тян-Шанский, Д.Соловьев, Г.Морозов һәм В.Сукачевлар тарафыннан 1920 елларда гамәли эшләр башкарыла. 1921 елда махсус сакланылучы территорияләр турында Декрет кабул ителә. Табигатьне саклау эшчәнлеге законнар тарафыннан ныгытылу дәвам итә.

1980 елда хайваннар дөньясын саклау законы кабул ителә; 1983 елда СССРның Кызыл китабы чыга. Ә 1981 елда дәүләт тыюлыклары, милли парклар, табигать һәйкәлләре, заказниклар турындагы нигезнамә кабул ителә һәм раслана.

Дөньядагы иң зур саклана торган территорияләр: Гренландия милли паркы (7 млн га), Ботсванада – Үзәк-калахар резерваты (5 млн га), Аляскада – «Арктика капкалары» резерваты (3 млн га).

Көньяк-Көнчыгыш регионының (9492 км2) экологик халәтен Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләре билгели, 1, 2 нче төркемнәрдәге түбән бонитлы катнаш урманнар өстенлек итә. Татарстанда табылган нефтьнең 70%ы шушында табыла һәм «кара алтын» әйләнә-тирәлеккә йогынты ясавын дәвам итә.

Регионда махсус сакланылучы территорияләрнең мәйданы – 61,151 км2 (13 объект).

7 ботаника һәйкәле (215,2 га), дала зонасы өчен хас булган 60 төрле сирәк очрый торган үсемлек Әлмәт, Кәләй, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат, Чирмешән урман хуҗалыклары – регионның уникаль рельефы һәм бай табигате турында сөйлиләр. Монда поши, куян, сусар, боҗыр, суер, көзән, Европа байбагы, көртлек һ.б. хайваннарны очратырга мөмкин. Регионда 4 аучылык заказнигы (96,3 мең га) бар: Әлмәт (болан-кәҗә) – 20,4 мең га, Бөгелмә (болан-кәҗә) – 45,9 мең га, Шөгер (суыр) – 27,9 мең га. Биләр дәүләт комплекслы заказнигы – 2,1 мең га промысел хайваннарының санын көйләүдә зур роль уйныйлар. Регионда РФнең һәм ТРның Кызыл китапларына кертелгән төрләрне очратырга мөмкин: дала бөркетләре, лачыннар, аккойрык бөркетләр, сары торналар, ябалаклар, Дала Зәе елгасында форель, хариус һәм гольян балыкларын күрергә була.



Дөньядагы сакланылучы территорияләр, милли парклар:

• Европада – «Бавария урманы» (Германия), Камарг (Франция);

• Австралиядә – «Зур Барьер рифы», «Какаду»;

• Африкада – «Серенгети» (Танзания);

• Америкада – «Зур Каньон», «Денали» (Маккинли тавы);

• Азиядә – «Корбет» (Һиндстан);

• Россиядә – «Куршск толымы», «Беловежск урманнары», «Валдай», «Кенозер».

V. Дәрескә нәтиҗә ясау һәм укучыларның эшләрен бәяләү.

Экосистема хайван һәм үсемлек төрләренә никадәр бай булса, алар әйләнә-тирәлеккә шулкадәр күбрәк җайлаша, ягъни экосистеманың генофонды никадәр күбрәк һәм төрлерәк булса, ул шулкадәр тотрыклырак та, ныграк та, ышанычлырак та була. Бүгенге көндә экологик проблема глобаль проблемаларның берсе: дәресләрдә бу турыда күп сөйләшәбез, тикшеренү проектлары, рефератлар язабыз, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз, урманнарын, сулыкларын тикшереп торабыз, халык арасында экологик белемнәрне таратуда эзлекле эш алып барабыз, чөнки бу проблемага беркем дә битараф түгел.



Өй эше. Б.Р.Миркинның «Экология России» дәреслегендәге 59 нчы параграфны укырга, тема буенча фотопрезентация ясарга. Популяцияләргә тәэсир итүче факторларны ачыкларга.

Сорау. Тыюлыкларның берсендә экологлар көтү йөртү һәм печән чабу эшләрен тулысынча тыярга киңәш итәләр. Алар нинди максатны күздә тотканнар?


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница