Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге



Скачать 19.65 Kb.
Дата23.04.2016
Размер19.65 Kb.
Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге”

темасына класс сәгате.

Сыйныф җитәкчеләре: Исмәгыйлова Рания Равиловна

Зиннәтуллина Дәринә Ринатовна



Тема: Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге.

Максат: БДБ илләренә керүче дәүләтләрнең төрле сфераларда үзара яхшы мөнәсәбәтләрен күрстәтергә.

Бурычлар:

  1. БДБ илләренең оешу тарихы белән таныштыру.

  2. Укучыларда милли төрлелеккә карата толерант, гуманлы караш тәрбияләү.

  3. Үзара мәдәни мөнәсәбәтләргә өндәү.

Җиһазлау: БДБ дәүләтләре буенча презентация, рәсемнәр.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

  2. Теманы аңлату.

  1. СНГ – Содружество Независимых Государств.

БДБ – Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге.

1991 елның 8 декабрендә Белоруссиядә СНГның берләшүен хәбәр итәләр. Анда Россия, Белоруссия илләре керә, 11 декабрьда Кыргызстан белән Әрмәнстан, 13 декабрьда Казахстан, Үзбәкстан, Таджикистан, Төркмәнистан кушыла. Шул ук айның 21 нче числосында БДБ составына барлыгы 12 республика кергән була. 1992 елның 22нче гыйнварында Минск шәһәрендә БДБның Уставы кабул ителә.



  1. БДБ эшчәнлегенең максатларын ачыклау.

  2. 6нчы сыйныф укучыларының чыгышы.

Һәрбер ил турында кыскача мәгълүмат бирәләр. Илләрнең башлыклары белән таныштырып китәләр. Укучыларның докладлары презентация белән үрелеп бара. Экранда һәр дәүләтнең флагы, гербы, биләп торган җирләре, ил белән идарә итүченең рәсемнәре күрсәтелә.

  1. Практик эш.

  1. Балалар яңадан бер кат илләрнең флаглары белән танышалар. Аерым игътибарны БДБның флагы һәм гербына юнәлтәләр. Анда ясалган рәсемнәргә карап, нәрсә күргәннәре буенча әңгәмә алып барыла.

  2. Һәр укучы альбом бите һәм төсле карандашлар алып, БДБның эмблемасын ясый. Бу эшкә 5-10 минут вакыт бирелә. Балалар эш белән мәшгуль арада, яңадан бер кат БДБ эшчәнлегендә һәр илнең бурычлары турында информация бирелә.

  3. Укучылар ясаган рәсемнәрен иптәшләренә күрсәтеп, үзләренең эшләре белән таныштыралар.



  1. Өй эше.

Бер ил сайлап алып, альбом битенә флаг ясап килергә.

  1. Актуалҗләштерү.

БДБ составына кергән илләр белән танышу икенче класс сәгатендә дәвам итә.

  1. 5 һәм 6 сыйныф укучылары ясаган флагларын күрсәтәләр, кыскача информация сөйлиләр.

  2. 7нче сыйныф укучылары дәүләтләрнең милли киемнәре белән таныштыралар.

  3. Алдагы дәрестә алган информация буенча, укучылар берничә сорауга җавап бирәләр.



  1. Йомгаклау.

  1. Дәрес барышы һәм үткән материал буенча әңгәмә алып барыла.

  2. Укучылар үзләренә ошаган һәм ошамаган якларын җиткерәләр.


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница