АҢлатма язуы



Скачать 85.39 Kb.
Дата06.05.2016
Размер85.39 Kb.
КЕРЕШ

Бал кортлары борынгы заманнардан ук кешегә файда китерүче булып саналган. Кеше бал кортына уңайлы булган оя ясаган, ә кортлар исә кешене бал һәм балавыз белән тәэмин иткән. Ул вакытта бал шикәрне алыштырган, ә балавыз яктылык чыганагы материалы буларак файдаланылган. Бал һәм балавыз белән кеше налоглар түләгән.

Умарта кортлары – иң яхшы дәвалаучылар: бал туклыклы, ул бактерияләрне үтерә, аның составында күп төрле витаминнар бар. Ә корт сөте йөрәк эшчәнлеген яхшырта, аппетитны һәм организмның чирләргә каршы торучанлыгын арттыра. Иң кыйммәтле дару булып бал корты агуы санала. Хәзерге вакытта умартачылык авыл хуҗалыгының иң кирәкле тармакларыннан санала: бал, пыльца, перга, балавыз, прополис, корт сөте һәм агуы азык-төлек промышленностендә генә түгел, косметика, медицина һәм төрле техника өлкәләрендә дә кулланыла. Аннан соң, кортлар серкәләндермәсә кайбер авыл хуҗалыгы культураларыннан яхшы уңыш та алып булмый.

Бал корты семьялыгын өйрәнү кешегә аның үрчүе һәм эше белән идарә итүдә, күп күләмдә бал һәм балавыз алуда, кортларны авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндерүдә файдалануда зур ярдәм булып тора. Умарта кортларының үзенчәлеген белү аларны үрчетүнең, файдалануның дөрес алымнарын табарга булыша.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

“Умартачы” түгәрәге программасы 5-9 сыйныф укучылары өчен төзелә. Программа 3 елга исәпләнгән. Беренче елны теоретик өлеше, икенгче , өченче елны теория һәм бал корты белән эшләүнең иң гади күнекмәләре бергә алып барыла. Бал кортлары семьялыгының үзенчәлекләрен, бал продукциясенең кулланылышын өйрәнү, укучыларны умартачылык нигезләре белән таныштыру күздә тотыла. Өйрәнү умарталыгында 5-10 корт семьясы булу җитә. Түгәрәктә хезмәт тәрбиясе алып барыла, бердәмлек, дуслык, бер – береңә ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләнә.

Укучылар түгәрәктә атнага 2 көн шөгыльләнәләр.

Программаның максаты:

Умартачылык нигезләрен, бал кортының үзенчәлекләрен өйрәнү.

Программаның бурычлары:



  • бал кортының биологиясе, аны үрчетү турында мәгълүмәт бирү;

  • укучыларда умартачылык өлкәсенә кызыксыну уяту;

  • бал кортлары белән эшләүдә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыруда ярдәм итү;

  • табигатькә мәхәббәт тәрбияләү;

  • укучыларга һөнәри юнәлеш бирү;

  • сәламәт яшәү рәвеше булдыру.

Расписание: дүшәмбе – 13.15 - 14.45

җомга – 13.15 – 14.45
Тематик план (беренче ел)

п/п


Тема

Сәгать саны

1.

Кереш. Түгәрәкнең максатын билгеләү.

2

2.

Умартачылык һәм бал кортлары белән танышу.

2.1. Бал кортлары һәм аларның яшәү рәвеше турында гомуми мәгълүмәт

2.2. Корт үләннәре.

2.3. Умарта төзелеше.

2.4. Умартачылык тарихы.

2.5. Бал корты семьялыгы.



24

6

4



4

4

6



3.

Умарталыкта көзге эшләр.

6

4.

Корт семьялыгының биологиясе.

4.1. Бал корты төзелеше.

4.2. Бал кортының үз-үзен тотышы.

4.3. Умарта оясы.



18

6

10



2


5.

Умарталыкны җиһазлау.

5.1. Умарта оясының эче.

5.2. Җиһазлар.

5.3. Умартачылар.



16

4

10



2

6.

Умарталыкта кышкы эшләр.

10

7.

Бал кортларын карау системасы.

7.1. Кортның азыгы һәм кортны туйдыру.

7.2. Умарта белән эшләгәндә һәр сезонның үз үзенчәлеге.

7.3. Яңа корт семьяларын булдыру.

7.4. Корт авыруларын булдырмау һәм аларга каршы көрәш.


22

6

8



4

4


8.

Умарталыкта язгы-җәйге эшләр.

8.1. Умарталыкта иртә язда эшләү.

8.2. Умарталыкта язгы-җәйге эшләр.


36

6

30



9.

Бал продукциясе.

4

10.

Йомгаклау.

2

Барлыгы

140



Тематик план (икенче ел)

п/п


Тема

Сәгать саны

1.

Кереш.

2

2.

Умарталыкта көзге эшләр.

2.1.Ояларны җылыту.

2.2.Корт семьяларын туйдыру.

2.3. Корт авыруларын профилактикалау.

2.4.Корт ояларын җыю.


30

6

8



2

14


3.

Умартачыларның кышкы эшләре.

3.1. Кортларның кышлау рәвешен контрольдә тоту.

3.2. Умарта сезонына инструментларны, җиһазларны әзерләү.


30

6

24



4.

Кортларны карау системасы.

4.1. Кортлар белән сезонлы эшләр.

4.2. Корт авыруларын профилактикалау алымнары.


20

12

8



5.

Умарталыкта язгы – җәйге эшләр.

5.1. Умарталарны урнаштыру өчен урын әзерләү.

5.2.Бал кортлары очыш ясый.

5.3.Кортларны карау.

5.4.Кортлар бал җыя.

5.5. Кортларны күзәтү

5.6. Умарталыкта уңайлы, чиста торышны саклау.


56

2

8



8

24

8



6

6.

Йомгаклау.

2

Барлыгы:

140


Тематик план (өченче ел)

п/п


Тема

Сәгать саны

1.

Кереш.

2

2.

Корт семьяларын булдыру, умарталык оештыру.

30


3.

Куркынычсызлык кагыйдәләре. Умарталыкны дизенфикцияләү, санитария кагыйдәләре.

20


4.

Умарталарны карау. Бал кортларының табигый азыклары.

30


5.

Бал кортларын оя белән күчереп йөртү.

10


6.

Бал продукциясе. Аның үзлекләре.

18

7.

Бал продукциясе белән ничек дәваланырга?

20

8.

Ничек умартачы булырга? Умартачылык буенча уку йортлары.

6

6.

Йомгаклау.

4

Барлыгы:

140

ЭЧТӘЛЕК

Кереш.

Укучыларны түгәрәк планы, расписание белән таныштыру. Инструктаң үткәрү.



Умартачылык һәм бал корты белән гомуми танышу.

Бал кортларының яшәү рәвеше. Бал кортларының кеше тормышында роле, бал продукциясе. Бал кортлары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре. Корт үләннәре. Умарта оялары. Умартачылык үсеше. Бал корты семьялары.



Умарталыкта көзге эшләр.

Бал кортларының көзге яшәеше. Кортларны кышка әзерләү, аларны туйдыру.



Бал корты биологиясе.

Кортның төзелеше, үз-үзен тотышы. Умарта оялары.



Инвентарь, умарталыкны җиһазлау.

Умарта оялары ясау, материал сайлау. Умартачылар белән тәҗрибә уртаклашу.



Умарталыкта кышкы эшләр.

Бал корлары ничек кышлый. Кышлау өендә температура.



Бал кортларын карау системасы.

Кортларны туйдыру. Сироп, канди әзерләү. Яңа корт семьялары булдыру. Корт авыруларын булдырмау өчен профилактика чаралары.



Умарталыкта язгы-җәйге сезон.

Умарта ояларына күзәтү. Ояларны киңәйтү. Корт үләннәре. Һава торышы.



Йомгаклау.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ



  1. М.Ф. Шеметков “Справочник пчеловода”, 1967, Минск.

  2. Николаевский В.М., Гарифуллина Ә.Х., Гамзов А.А. “Умартачыга ярдәмгә”, 1986, Казан.

  3. Бабина Н.В. “Пчеловодство”, 1996, Минск.

  4. А.Комаров “Пособие пчеловода – любителя”, 2004,Москва.

  5. Интернет – ресурслар.


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница