8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне”



Скачать 38.75 Kb.
Дата05.05.2016
Размер38.75 Kb.
8 Март –

Халыкара хатын-кызлар көне”


5 нче сыйныф укучылары белән үткәрү өчен концерт программасы



1 нче укучы.

Килеп җитте 8 нче Март,

Әниләр, бу сезнең көнегез.

Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлау кабул итегез.
2 нче укучы.

Бүген бәйрәм – 8 нче Матр,

Әниләр бәйрәме.

Язгы кояш бүләк итә

Алсу нурлар бәйләмен.
3 нче укучы.

Бу бәйрәмне һәрбер җирдә

Зурлап каршы алалар.

Бәхетле елмая бүген

Җирдәге бар аналар.
Хор: “Бәйрәм бүген” җыры.
1 нче алып баручы.

Тагын үтте бер кыш,

Тагын җитә язлар.

Киткән кошлар кайтыр,

Яз кояшы назлар.
2 нче алып баручы.

Көнгә ничә тапкыр “Әни” дибез,

Рәхәт тә соң “Әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр

Тирә-юньгә бүген таралсын,

Кемнәр болар – бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.
1 нче алып баручы.

Ә хәзер малайлар башкаруында татар биюе карагыз. Бу аларның бәйрәм бүләге булып ирешсен.


4 нче укучы.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда, йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң элек

“Әннә” дип ачылган бит.
5 нче укучы.

Кояшлы көннәре белән

Ямьле март килеп җитте.

Бу җырны безгә бүләккә

Ямьле яз бүләк итте.
(Җыр башкарыла.)
Бер төркем малайлар чыгалар.

1. Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп тәмле итеп.
2. Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч тәмле ул –

Кирә эшләп ашарга.


3. Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем;

Әни эштән кайтканчы дип,

Бөтен эшне бетердем.


4. Бүлмәләрне җыештырдым,

Бар җир ялт итсен әле.

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.


(Масаеп ике малай чыга.)

Бергә.

Ә без, ә без...


1. Әни таңнан эшкә киткәч,

Бөтен эшне эшләп беткәч,

Нәрсә эшлик икән диеп

И баш ваттык, баш ваттык,

Ахырда җаен таптык.

Банкадагы вареньены

Ялт иттердек бергәләп.

Чүлмәктәге каймакны да,

Табадагы коймакны да

Ашап куйдык бергәләп.


2. Безнең бәхеткә,

Сөт тә никтер әчегән,

Шуңа күрә без ул сөтне

Салып бирдек мәчегә.

Чират җитте ак майга да –

Өлеш чыкты Акбайга да.


1. Аннан савытларны юып,

Тезеп куйдык өстәлгә.

Тагын эздәп баккан идек,

Савыт беткән өстәргә.


2. Савыт-сабалар өстәлгә

Таудай өелсен әле.

Чиста савытларны күреп,

Әни сөенсен әле.


1. Сөенер шул, ә нигә?

Ул савытларны барыбер

Юасы бит әнигә.
1 нче алып баручы.

Әниләренә бигрәк яхшы ярдәм итәләр икән безнең малайлар, әйеме, Миләүшә?


2 нче алып баручы.

Биюгә дә бик оста әле алар. Карап үтәбезме?


1 нче алып баручы.

Әйдә соң.


(Малайлар татар биюен башкаралар.)
Укытучы әниләр һәм балалар катнашында уеннар уйната:

  1. Викторина.

  2. Артык урындык”.

  3. Чәчәк бәйләме”.

  4. Иттарткыч сүтеп җыю (вакытка).

  5. Йәмгак урау.

  6. Вак кисәкләргә бүлегән рәсемне җыю.


Малайлар :

1. Зурлыйбыз, һәрчак мактыйбыз,

Хатын – кыз йолдызларны:

2. әниләрне

3. әбиләрне

4. мәктәптәге апаларны,

5. үзебезнең кызларны

Бергә.

Тагын бер кат һәммәгезгә

Чын күңелдән зур рәхмәт.
(Кызларга бүләкләр бирү.)
1 нче алып баручы.

8 нче Март көнендә

Әнигә бүләк бирәм.

Аның матур, яшь булып

Озак яшәвен теләп.

2 нче алып баручы

Гел шат яшә тормыш кочагында

Беркайчан да берүк моңайма.

Яшәгәнең кадәр күп мәртәбә

Яшәсәң дә әле олыгайма!

(Әниләргә бүләк тапшыру.)



1 нче алып баручы.

Барыгызны да чәй өстәленә дәшәбез.


Йомгаклау.

2 нче алып баручы.

Биедек тә, җырладык та,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп, уйнап алдык,

Матур көйләр көйләдек.

1 нче алып баручы.

Бәйрәм киче бетеп килә,

Әниләргә әйтик шуны.

Сәламәтлек, бәхет телик,



Һич белмәсеннәр бочуны.


База данных защищена авторским правом ©bezogr.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница